Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Ике рәхмәт - бер көчек

Беркөнне Фәндүс маңгаенда ап-ак йолдызы булган кап-кара йонлы бәләкәй генә көчек күтәреп кайтып керде.

Икесе дә пычракка батып беткән иде, боларны күрүгә, әнисе ачуланып борынын җыерды:

—  Фу-у... Каян таптың бу нәрсәкәйне? Өйгә эт кертмиләр, бар, чыгарып ташла аны!

Әллә туңудан, әллә куркудан, көчек дер-дер килә иде. Фәндүс аны тагын да кысыбрак тотты.

—  Әни, беләсеңме, аны чокырга ташлап киткәннәр. Әллә үзе егылып төште микән? Шундый кызганыч тавыш белән шыңшып ята, мескен. Көчкә чыгардым...

Әнисе бераз гына йомшара төшкәндәй булды:

— Ярар, әнә сөт эчер дә урамга чыгарып куй. Берәрсе алып китәр әле. Йә хуҗасы үзе эзләп табар.

—  Урамда туңып үлә бит ул, әни! Бүген генә менә шушы почмакта ятып торсын инде!

Әнисе, ни әйтергә белмичә, бер улына, бер көчеккә аптырап карады:

—  Сал, алайса, астына бер иске пәлтә. Бер кичкә генә булса инде. Әтиең дә яратмас...

Фәндүс Шукбайны (ул аңа кушылачак исемне юлда кайт­канда ук уйлап куйган иде: шуклангандыр, шуңа чокырга таш­лап киткәннәр инде аны) урнаштырып кына бетергән иде, урам якта машина гөрелтесе ишетелде. «Әти кайтты!» — дип, Фәндүс аның каршысына ук чыгып йөгерде.

—  Беләсеңме, әти, — дип аңлата башлады ул, аны күрә-кү-решкә ашыга-ашыга. — Шукбай бер генә кич безнең өйдә йоклап торсын инде, яме? Ә иртәгә мин аны ишегалдына чыгарырмын.

Әтисе нинди Шукбай турында сүз барганын аңлап өлгер­гәнче, өйгә кереп җиткәннәр иде инде.

—  Ә-ә! Шушы көчекне әйтәсеңмени? Ярар, йокласын соң. Тик иртәгә син аны хуҗаларына илтеп бирерсең.

—  Нинди хуҗаларына? Чокырдан табып алдым бит мин аны. Юк аның хуҗалары!

—  Юк булса, юк булыр. Башта эзләп кара әле. Йә әнә кибет стенасына белдерү язып эл. Үзләре килеп алырлар.

Фәндүс бик күңелсезләнде. Йокларга ятканчы, көчек тирә­сендә бөтерелде. Аннары да урынында әллә никадәр борса­ланып ятты.

Әтисе бер генә әйтә ул! Иртәгесен малай башта тирә-күршеләргә йөреп чыкты. Берсе дә көчек югалтмаган иде. һәрберсенә куркып кына керде, шатланып чыкты.

—  Этнең хуҗасы юк, — дип хәбәр итте ул аннары әни­сенә. — Мин аңа ишегалдында оя ясап бирәм, яме?

Әнисе «Нишлисең инде синең белән?» дигән сыман иңнә­рен сикертте. Аннары үзе дә чыгып булышты, такталарын тотышып торды. Көчекне яңа өенә күчерделәр, әнисе аның каршысына тәлинкә белән аш чыгарып утыртты.

—  Мескенкәем, кемнәр генә ташлап калдырган икән соң сине? — дип башыннан сыйпады. Тегесе дә, аңа иркәләнгән сыман, оеп кына ятып торды.

Кичен әтисе Фәндүс корып куйган ояны мактады. «Булды­расың икән!» — диде. Алай да кибет стенасына белдерү элеп куярга онытмаска кушты.

Язса да язды, язмаса да язды Фәндүс ул белдерүне. Ябыштырып куйгач, ярты сәгатьләп кибет тирәсендә йөреп торды. Кешеләр укыдылар да киттеләр, укыдылар да киттеләр.

—  Берсенең дә эте югалмаган, — диде ул әнисенә, өйгә кайткач. Аннары кичкә кадәр Шукбай янында кайнашты, алып киткәнче уйнап калыйм диюе булгандыр инде. Ашатты, эчертте, астын җыештырды, урамда йөртеп кертте. Аннары икәүләп теге белдерүне кире барып алып кайттылар.

—  Шукбайның хуҗасы табылмады, — диде Фәндүс, әтисе эштән кайткач.

—  Ярар, табылмаса, үзебездә калыр, — дип рөхсәт итте әтисе. — Тик яхшылап тәрбияли күр үзен. Эт уенчык тү­гел ул.

Фәндүснең түбәсе күккә тиде. Шукбай белән бик тиз дус­лаштылар алар. Дусты аны көн саен мәктәпкә кадәр озата бара. «Аннары да кайтканыңны көтеп җиткерә алмый», — ди әнисе. Бер ай дигәндә, көчек үсте, тагын да мату­райды, көрәйде. Фәндүс аны командалар үтәргә өйрәтә башлады.

Беркөнне шулай уйнап ятулары иде, чәче-башы тузгыган бер малай капкадан башын тыкты.

—  Акмаңгаймы бу? — диде ул, исәнләшми-нитми генә эткә төртеп күрсәтеп.

Фәндүснең бу тәкәллефсез малайга ачуы чыкты.

—  Нинди Акмаңгай ди, Шукбай ул! — диде.

Шукбай да, колакларын тырпайтып, нечкә генә тавышы белән өргән кыяфәт чыгарды.

—  Менә бит, менә! — диде таныш түгел малай. Аннары көчекне күтәреп алды да маңгаендагы «йолдыз»ына төртеп күрсәтте. — Безнеке ул! Әти чыгарып җибәргән аны. Ачуы килгән вакыты булган. Кибет стенасындагы белдерүне күргәч тә безгә әйтмәгән. Хәзер менә үзе үк таптыра. Жәллим, ди, зерә чыгарып җибәрдем, ди.

Фәндүс «ә» дә, «җә» дә димәде, Шукбаен күтәреп алды да күкрәгенә кысты. Тәки алып китәрләр микәнни? Чыгарып кына җибәрмәгән аны бу малайның әтисе, чокырга ук илтеп ташлаган. Ачуы килсә, тагын чыгарып ташлармы?

Әнисе чыкмаса, эш зурга китәсе иде. Нәрсә булганын бел­гәч, ул улына җайлап кына аңлатты.

—  Безнеке түгел бит ул, нишләтәсең инде, — диде. — Әтиең белән сөйләшеп, икенче көчек алып кайтырбыз сиңа, — дип юатты.

Кирәкми аңа икенче көчек! Алып китәсе булгач, ник алдан-рак килмәгәннәр? Бөтенләй ияләнеп беткәч...

Теге малай килеп ябышкан иде инде Шукбайга, Фәндүс кулларын ычкындырды. Үзе менә-менә елыйм дип тора. Шук-бай да өрү түгел, кызганыч итеп шыңшыган тавыш чыгарды. Үзе каерылып-каерылып Фәндүскә карый. «Ник читләргә би­реп җибәрәсең мине?» диюедер инде. Теге малай бер кулы белән этне кочаклаган иде, икенче кулы белән кесәсеннән зур гына шоколад тартып чыгарды.

—  Мә, бу сиңа, Акмаңгай өчен! — диде.

Нәрсәгә кирәк Фәндүскә аның шоколады! Ул һаман да Шукбайга күзләрен мөлдерәтеп карап торуында булды. Теге малай шоколадны эт оясы өстенә куеп чыгып китте.

Абзар артына чыгып та елады Фәндүс, йокларга яткач, мендәренә капланып та шыңшыды. Әти-әнисе сүз әйтмәде. Юатмадылар да, тиргәмәделәр дә. Шукбайны да, Фәндүсне дә жәлләгәннәрдер инде.

Икенче көнне Фәндүс теләр-теләмәс кенә мәктәпкә барырга чыккан иде — аптырап китте: каршысына кичәге малай килә иде. Кулына Шукбайны күтәргән. Үзе, юлыннан тукталмыйча гына:

—  Әйдә, кер әле кире, — диде. — Мә көчегеңне! Төне буе елап, шыңшып чыкты. Беребезгә дә йокы бирмәде. Әтинең бик ачуы чыкты, күземә күрсәтәсе булма бүтән, диде. Оныткан инде ул безне. Шактый вакыт узды бит!

Фәндүс Шукбайга ничек килеп ябышканын да сизмәде. Тегесе дә, аның кулына күчкәч, нишләргә белмәгәндәй кыланды. Әле битен ялый, әле башын күккә таба сузып өргән сыман итә.

Теге малай капкага таба борылган иде инде, Фәндүс ул кичә эт оясы өстенә куеп калдырган шоколадны үрелеп алды.

— Мә, сиңа, Шукбай өчен! — диде.

Теге малай шаркылдап көлеп җибәрде. Ник көлгәндер инде? Аннары шоколадны «чырт» иттереп икегә сындырды да яртысын Фәндүскә сузды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев