Көмеш кыңгырау

Игелек

Илдар кышкы матур көннәрдә авыл янындагы урманда чаңгыда йөрергә ярата. Кайбер чакта ма­лайлар белән дә барыштыра.

Күп очракта ялгызы йөри. Чөнки малайлар урман арасында узышуга ка­раганда таудан шууны артыграк күрәләр.

Көннәрнең язга авышкан чагы. Каты кар өсте­нә чәчелгән бәс бөртекләре, кояш нурлары астында елык-ялык ялтырап, күзләрне камаштыра. Урманга җан кергән: кайдадыр ерактарак көртлек гөрелдәп куя, кечкенә аланлык читләрендә боҗырлар, нәрсә­дер эзләп, бер-бер артлы йөгерешәләр. Чаңгычыны күрү белән, уктай атылып, һавага күтәреләләр. Сандугачка тартым тавыш чыгарып, песнәк нидер көйләп ала. Ерактан ук шыгырдыкны ишетеп, куак төбендә шомраеп утырган озын колак атылып килеп чыга да, эзен югалту өчен боргалана-боргалана, еш­кынлыкка таба томырыла.

Илдарга шушы күренешләрне күзәтүдән дә ләз­зәтле тамаша юктыр сыман. Күкрәк киереп саф һава сулап, бозланып каткан чаңгы юлыннан акрын гына шуып бару күңелгә дәрт, беләккә көч бирә ке­бек.

... Малай кинәт туктап калды. Ниндидер ят тавыш колагына килеп керде. Ни булыр бу? Кемдер сызла­на, ыңгыраша, хәтта чинап ала. Эт тавышы булырга тиеш! Илдар аваз килгән якка китте. Уйсулыктагы куак янына килеп җиткәч туктап калды: соры зур эт алгы аяклары белән капкынга эләккән...

Күрше авылныкы булса да, Илдар этне таны­ды. Маэмай да аның кемлеген сизенде, ярдәм өмет итеп, малайның күзләренә ялварып карады. Илдар этне капкыннан азат итте. Ләкин мәхлук алгы аягы­на баса алмый. Йә сынган, йә сөяге чатнаган дигән фикергә килеп, Илдар ярдәм итү чарасына кереште. Корыган имән агачының кайрысын кубарып алды, аның ныклырак өлеше белән эт аягын ике яклап кы­сып, кулъяулыгы белән бәйләде.

Урман читенә чаклы алар бергә чыктылар. Ан­нары, эт күрше авылга китә торган юлга каерды. Ара ерак түгел иде. Мәхлук авыл башына кергәнче, Илдар аның артыннан карап калды.

Кыш бетте, ямьле җәй җитте. Илдар кышкы урманда капкынга эләккән эт турында күптәннән онытты. Хәзер бала-чага су буена ашыга. Әти-әниләре чакырып алмаса, көнозын кайтмаска риза алар.

Беркөнне гаҗәеп вакыйга булды. Илдарның өч яшьлек сеңлесе Әлфия дә, балаларга ияреп, су буе­на килгән. Кайту ягына чыккач кына, кинәт яр ише­леп, бала суга тәгәри. Нәкъ шушы мәлдә сеңлесен эзләп су буена килеп кенә элгәшкән Илдар бар кө­ченә сөрән салды:

— Әлфия бата!.. Әлфия бата!.. Коткарыгыз!..

Үзе кычкыра, өстен чишенә-чишенә, елгадан бата-чума агып баручы сеңлесе артыннан яр буйлап йөгерә. Илдар суга керергә өлгерми дә калды. Каршы як ярдан соры зур бер эт елгага сикерде, берничә ыргылуда бала янына килеп җитеп, аны, күлмәгеннән сөйрәп, бу якка алып чыга башлады. Кызга ярдәм кирәк түгел иде инде. Су йотарга өлгермәгән кыз аягына тиз басты. Шулчак кына Илдар һушына килде һәм бу тирәдән ерагаеп ба­ручы эт артыннан йөгерде. «Маһ-маһ!» — дип, аны чакырды. Үзенә эндәшкәнне чамалап, эт туктады, койрыгын  болгый-болгый,   Илдарны  каршылады. Аны таныган иде инде ул.

— Рәхмәт сиңа, маэмай! — диде Илдар, этнең муеныннан кочып. Эт, нидер әйтергә теләгәндәй, башын югары күтәреп чинап алды. Әйтерсең ул «Артык бернәрсә дә кылмадым. Авырлык килгәндә без бер-беребезгә ярдәм генә иттек» дия кебек иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: