Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Яңа жанр: Күмәк хикәя

Менә шундый кызыклы жанр уйлап таптылар «Көмеш кыңгырау» хәбәрчеләре.

Менә шундый кызыклы жанр уйлап таптылар «Көмеш кыңгырау» хәбәрчеләре. Һәм барысы бергәләп иҗат итеп, газетабыз өчен кызыклы хикәя тәкъдим иттеләр. Хикәя тәүге хисләр турында. Сез дә укып карагыз әле, яме!

Җәйнең соңгы якшәмбесе...

Бүген 26нчы август. Җәйнең соңгы якшәмбесе. Вакыт — чапкын экспресс. Урамда төн, нидер еракта-еракта, әйтерсең, башка җиһанда җемелди, күктәге һәр йолдыз — җәемнән күңелле хатирә... 

Өнемме бу, төшемме?!

Йолдызлар җемелдәвенә карап барып, августның салкын кичендә, мин клубка менеп киттем. Чатта миңа Фирүзә күренде. Бүген авыл яшьләре өчен дискәтүк оештырылачак бит, ул да шунда бара, ахрысы. 

Күз явын алырлык иде ул! Матур итеп киенгән, җиңелчә генә бизәнгән үзе... Арабызда калын дивар урнашса да, аның гүзәллеген күрер идем мин, мөгаен... Аның белән күзгә күз очрашырга оялып, шым гына бер куак астына постым. Фирүзә каяндыр күреп алып, мине арттан килеп куркытмасынмы! Куаклыктан ничек сикереп чыкканымны хәтерләмим дә! Шул мәлдә, бар куркуымны онытып, батырлыгымны бер учка җыеп, зәңгәр кузләренә үрелеп карадым. Төпсез диңгез кебек иде алар... Аптырап күпме басып торган булыр идем әле, Фирүзәнең: «Әй, Әмир, нәрсә мөкиббән китеп торасың? Киттек биергә!» — дигән яңгыравык тавышыннан һәм салмак кына җилкәмә кагылуыннан сискәнеп, уянып киттем. 

Ә клубта — дискәтүк!

Йокыдан уяну белән, мине татлы хисләр чорнап алды. Димәк, бүген ничек тә мин Фирүзәгә хисләремне аңлатырга тиеш. Әмма кайдан кыюлык табарга? 

Мин йокыдан айный алмыйча, әле озак кына салкын бүлмәдәге җылы юрганга төренеп утырдым. Озак кына уйланып утыргач, бүген, чыннан да, авыл клубында яшьләр өчен дискәтүк буласы исемә төште... Көндәлек авыл эшләренең җәһәтрәк тәмамланганын көтү зарыктыргыч булды да инде. Сәгать телләренең бөтенләй рәхимсез булуын шунда аңладым... 

Әмма көтелгән минутлар якынлаша барды бит. Ниһаять, кичке җиденче китте! Аңлар микән ул минем хисләрне, кабул итәрме икән? Әгәр ихласлыгымны тиешенчә күрсәтә алмасам? Төштәге кебек барысы да җиңел булсын иде, ә! Тормыш һәм төш арасында, әйтерсең лә, әллә ничә километрларга сузылган озын, сикәлтәле юл бар шул...
Һәм, ниһаять...

Яшьләр көлешә-көлешә аръякка таба агыла башладылар — миңа да соңга калмаска кирәк! Әллә... бүген бармасам да ярыймы? Юк, мин хисләремне Фирүзәгә җиткерергә тиеш!.. Ни булса да, шул булыр дип, мин өйдән чыгып киттем. Күк гөмбәзен шәфәкь нурлары каплады. Әйтерсең алар да мине рухи көч белән канатландырып, үсендереп торалар иде.

Мин килгәндә дискәтүк башланган, кызлар һәм малайлар бер түгәрәккә җыелганнар иде инде. Күбесе — шәһәр кунаклары. Сүз уңаеннан, Фирүзә дә «городская» бит, әбисе янына Бөгелмәдән кайтып йөри ул. Килеп басуым гына булды — акрын музыка башланды. Кыюлыгымны җыеп, киттем Фирүзәгә таба. «Биибезме, Фирүзә?», — диюемә, ул бик тиз риза булды. Мин кыюсыз булсам да, ул кыюрак булып чыкты. Мин бер кулымны иң өстенә, ә икенчесенә янга сузып, биюне дәвам итмәкче булган идем, аңа болай бик гади кебек тоелды ахры, кулларымны үзенең биленә куймасынмы! 

Көтелмәгән финал

Мин моны ук көтмәгән идем. Алай итеп өлкәннәр генә бии дип уйлый идем. Кешеләр безне генә күзәтәләр кебек тоелды миңа. Мин уңайсызландым. Бию беткәч, аны кызлар янына алып барып калдырмакчы идем дә...
— Әйдә, бергә фотога төшик әле! — дип бәйләнә башлады Фирүзә миңа. 
Мин фотога төшәргә риза булдым. Шул арада ул фотоны үзенең «аватаркасы» итеп куйды да:
— Ә хәзер син минем йөргән егетем буласың, әйдә, өемә озатып куй әле, — диде.
Мондый кискенлекне мин үземә ошаган кыздан ничектер көтмәгән идем. Капма-каршы хисләр чорнап алды мине. Берсе — шундый чибәр кызга хисләремне ачу теләге. Икенчесе — бу кадәр тәвәккәллектән куркып калу. Безнең хисләр — нәфис, алар әкрен-әкрен генә үсә барырга тиеш иде кебек...
— Фирүзә, юк мин синең егетең була алмыйм, — дидем мин. 
— Ник, Әмир, йөри торган кызың бармы әллә? 
— Юк, мин үземне әле... яшьрәк дип саныйм, синең белән мөнәсәбәтләргә әзер түгелмен.
Мин шулай Фирүзә белән таныштым да, ташлаштым да. Тик Фирүзә генә үзенең аватаркасын барыбер алып атмады әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев