Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Яңа башына

Кичә, якшәмбе көнне, әни миңа шәһәрдән бик матур куртка алып кайтты.

Кичә, якшәмбе көнне, әни миңа шәһәрдән бик матур куртка алып кайтты. Күпме сорап, әнине йөдәтеп бетергәч, ниһаять, мин дә курткалы булдым. Зәңгәр төс яратканымны белә шул ул. Ә фасоны! Әле минем мондый затлы, зәвыклы куртка күргәнем дә юк иде.

– Кыйбатлы кибеттән алдым, базарныкы түгел, — диде әни. 
– Үзеңә киеп туздырырга язсын, улым. Саклап кына ки, материалы плащевка – ерта күрмә, — диде, куртканы кулыма биргәндә. – Киеп карале, таманмы икән? Чекларны ташламаска куштылар, ярамаса алыштырып кайтырбыз, – диде ул, акча янчыгындагы чекларны, барлап, кире салып куйды. 

Туган көнең дә җитә, бүләк булыр, дияргә дә онытмады.
– Улым, иске яңаны саклый. Уйнарга иске куртаңны киярсең, – дип тә өстәде. 
– Ярар, рәхмәт, – дидем, күп сөйләми генә.

Әни шулай сөйләнгәләп утырганда мин куртканы киеп тә куйдым. Көзге каршында бөтереләм. Яратам мин яңа кием кияргә. Шатлыгым эчемә сыймый. Шулай булмый, көн дә яңа куртка алып тормыйлар бит. Бик сирәк эләгә ул. Чөнки без өч бала. Яңа киемне энем дә, сеңлем дә ярата.Әни минем курткадан күзләрен ала алмый.

– Бигрәк матур булган, үзеңә үлчәп теккәннәр диярсең, – диде ул елмаеп, шатлыгымны тагы да үстереп. 
Сеңлем белән энемнең дә күзләре кызган. Минем курткага кызыгып торуларында шигем юк.
– Бир әле, Илшат, киеп кенә карыйм әле, – ди энем.
– Сиңа зур булачак, – дидем, куртканы бирәсем килмичә.
– Киеп кенә карасын инде, бир, – диде әни.

Энемә дә таман гына. Бигрәк шәп инде. Сайлый белә безнең әни киемне, сүз дә юк.
– Минем дә куртка искерде, миңа да әйбәт бит бу, – дип шыңшый башлады энем.
– Илшатка атап алгач аңа булсын инде, сиңа да алырбыз.Түземсезләнмә, – диде әни.
Менә шулай, мин курткалы булдым.Тышы плащевка булса да, эче бик җылы. Мехы да бар.

– Иртәгә мәктәпкә киеп барам, – дидем, кычкырып, барысы да ишетсен дигән кебек.

Мәктәптә малайлар курткамны күрмәделәр. Чөнки чишенү бүлмәсе беренче катта. Класска кием белән керергә ярамый. Куртканы чишенү бүлмәсендә калдырдым. Ярар, күрерләр әле. Кызыгырлар әле минем курткага. Кызыкмаслык түгел шул.

Мәктәптән кайтып, ашап алгач, тауга барырга уйладым. Көн дә, укудан кайтып, ашаганнан соң, малайлар белән шул тауга җыелабыз. Кыш көне караңгы тиз төшә. Караңгыга чаклы уйныйбыз. Әти-әни эштә. Алар эштән кайтканда өйдә булырга кирәк. Ансын беләбез. Мин яңа куртканы кия башлауга сеңлем:

– Әни уйнарга яңа курткаңны кияргә кушмады, – дип акыл өйрәтә башлады.
– Мин үзем беләм, – дидем сеңлемә, сүз әйтерлеген калдырмый.
– Иске курткаңны ки. Әнигә шалтыратам да әйтәм, – дип мине куркытмакчы булды. 
– Әни ачуланмый, мин тау шумыйм, болай гына барам. Чананы да алмый. Малайларны күрәсем бар иде, – дигәч,сеңлем дәшмәде.

Яңа курткадан тауга киттем. Минем куртканы күргәч малайларның күзләре дүрт булды.
– Ничек соң, куртка? – дип сорадым Ленардан.
– Матур булган, котлы булсын! – диде ул.

Чын күңеленнән әйттеме икән, белеп булмый шул. Әллә куртка тәэсире: белгән юк – кәефем бик шәп иде. Әйтерсең миңа канатлар үскән. Очам гына. Таудан очып төшәм, очып менәм. Малайлар чанада. Көн дә җылы, язга ерак булса да яз исе килә кебек. Күктә кояш балкый. Сирәк кенә, ак күбектәй, болытлар күренгәли. Шуларның берсе зур кошка охшап тора. Канатларын җәеп җибәргәндәй ул. «Менә мин нинди биектә очам. Мин болыт түгел, чын кош. Миннән калышмагыз, әйдәгез минем арттан!» – дип очарга чакыра кебек.
Шул болытларга сокланып дөньямны оныттым.

Иң биек, иң текә тауга менеп киттем. Тау өстендә катыргы кәгазь кисәкләре таптым. Шуларга утырдым да аска очтым. Шәп. Җил белән узышабыз. Мин уздым бугай аны. Менә бит, чана да кирәкми икән.

Әллә яңа куртка ярдәм итте, шулай итеп, мин тауның иң биегеннән шудым. Малайлар анда менәргә җөрьәт итмәделәр. Ну шуып та күрсәттем. Миңа карыйлар да:

– Ну класс, – дип кычкыргалап алалар.

Шуып туйгач, мин малайларга барып кушылдым. Кайтырга вакыт җиткән иде.
Битләр ут кебек кызган, арылган да. Кайтырга чыккач, артымнан килүче Марат минем куртканың ертык икәнен күреп алган. Ертык кына булса иде... Салып карасам: куртканың арты буеннан-буе аерылып төшкән. Мин шуган тауда агач куаклары үсә иде. Аларны кар каплап бетерә алмаган күрәсең. Алар кар өстендә тырпаешып торган булган. Эх, анда куаклык икәнен белә идем бит. Ничек баштан чыккан соң? Минем хәлне малайлар аңлады.

– Әниеңә ничек әйтерсең? – диде Ленар борчылып. 

Үзем дә шул турыда уйлый идем. Кара кайгыга калдым. Куртканы бик кызгандым. Нинди матур, җаны гына юк иде бит! Нигә әнине тыңламадым? Сеңлем кечкенә булса да яхшы киңәш биргән бит. Кызлар кечкенәдән шулай акыллы буладыр инде. Эх, ялгыштым. Ничекләр акланасы булыр, белгән юк. Шулай уйланып кайтканда, җәй көне булып узган
бер хәл исемә төште. Әни туфлиенең үкчәсен сындырып кайткач булган иде ул. Әнинең борчулы икәнен күреп әти:

– Кайгырма, тапкансың борчылыр әйбер. «Яңа башына» булсын, – дигән иде.
Бу уйлар, бераз гына булса да, хәсрәтемне җиңеләйтте. Шулай да кәефсез генә өйгә кердем.

– Нәрсә булды сиңа, әллә курткаңны ерттыңмы? – дип кычкырды Айгөл.
– Каян белдең? – дип соравымны сизми дә калдым. 
– Күзләрең әйтте, – диде ул. – Мине тыңламасаң шулай була ул. Әни кирәгеңне бирә хәзер, – дип тә өстәде.

Кызгану хисе юк икән сеңлемдә дип уйлап куйдым. Бераздан суынды булса кирәк.

– Кайгырма, кайгырып кына булмый ул, иске курткаң да бик шәп әле, – дип куйды.
Эхе, иске куртка белән йөрергә. Акыллы киңәш.

Сеңлем, әни ишектән керүгә, начар яңалыкны җиткерде. Ышанырга да, ышанмаска да белми торганда, куртканы әнигә тоттырды.
– Нигә тыңламадың, улым, сүземне? – диде әни үртәлеп.
– Гафу ит, моннан соң тыңлармын, – дидем акланып.
– Әрәм иткәнсең, шул төрле киемне, – диде ул. 

Әтинең сүзләре исемә төшеп: 
– Ярар, кайгырмыйм әле, яңа «башына» булсын, – дидем.
– Нәрсә сөйлисең, Илшат, сиңа көн дә куртка алырга без бит миллионерлар түгел, – диде әни, ачуланып.

– Син түфлиеңнең үкчәсен сындырып кайткач, әти әйткән иде, хәтерлисеңме? – дип әнинең исенә төшерәсе иттем.
– Улым, ул туфли бик тузган иде, мин аны ике сезон кидем, – дип акланды әни. – Ә син бер көн дә кия алмадың.

Мин ни әйтергә дә белмәдем. Әнине назлы сүзләр әйтеп юатасым килгән иде. Башыма бер генә юньле фикер дә килмәде.

– Акчаны суга салдың, улым. Шөкер,үзең исән-сау, – диде ул.

Әти бик ачуланмады. Күп сөйләшми ул. Бер әйтә – берәгәйле әйтә.

– Кайчан акыл керер инде син башсызга?! – дип кенә куйды ул.

Акыл керсен иде тизрәк дип уйлап куйдым үзем дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев