Көмеш кыңгырау

Иң зур сер

Игътибарыгызга «Иделем акчарлагы» бәйгесендә җиңү яулаган «Иң зур сер» исемле хикәяне тәкъдим итәбез. Авторы - Рәфидә Галимҗанова.

Рәфидә Галимҗанова – Саба районы Явлаштау авылы кызы. Мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда ук каләм чарлап, «Көмеш кыңгырау» белән дуслашырга өлгерә, газета битләрендә шигырь-хикәяләрен бастыру бәхетенә ирешә. 2017 елда КФУның татар журналистикасы факультетына укырга кергән, хәзер укуын тәмамлап, журналистика өлкәсендә эшли. Быел XXI «Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашып, җиңү яулады.

- Иҗат юлымның башлангычы нәкъ менә “Көмеш Кыңгырау” газетасына барып тоташа. Кечкенә чакта сыйныфташлар белән «Яшь хәбәрче» түгәрәгенә йөри идек. Җитәкчебез Марсилә Мәҗит кызының: «Кызлар-егетләр, иҗат җимешләрегез газетада басылып чыккан бит!» – дигәнең ишетсәк, атна буе газетаны дусларыбызга укыта идек. Шигырь юллары астында үзебезнең исем-фамилияне күрү – әйтеп-бетергесез шатлык иде. Шундый самими һәм шигъриятле балачагым өчен «Көмеш Кыңгыра»” газетасына рәхмәт әйтәм! Нәни укучыларга «Иделем акчарлагы» бәйгесендә 3 нче урынга ия булган «Иң зур сер» исемле хикәямне тәкъдим итәм, ди Рәфидә.

Бүген Айзирәкнең авызы колакта, күзләре ялтыр-йолтыр килә иде. Ялтырамас, әтиең шундый кыйбатлы, затлы самокат алып бирсен дә! Ул сиңа агачтан ясалган, көчәнеп этенеп йөри торган уенчык түгел, ә электрлы! Безнеңчә әйткәндә «электросамокат» була инде. Мин андыйны узган атна Казанда гына күргән идем. Кызлар-егетләр элдереп чапканнар иде дә соң! Мин әнидән калышып, бераз күзләп тә торган идем үзләрен: башта телефоннарын шул самокатка якын китерделәр дә, нәрсәдер «пилт» итеп алгач, җил тизлегендәюк булдылар. Мин авызымны зур ачып карап калдым.

Әнием килеп кулымнан тоткач кына җиргә төштем. Безнең авылда мондый нәрсә озак йөри алмас, юлы да тигез түгел, яңгырлы пычрак көннәрдә әти машинасы белән батып калганны, самокат әйләнер дисезме? Юк, әлбәттә! Андый вак нәрсә белән мавыкмыйм мин. Миңа сәпиде дә, самокаты да кирәкми.

Ә Айзирәкнең әтисе бай аның — капчык-капчык акча эшли. Берсендә әни: «Өенә кайтып та керми, акча дип нишләргә белми инде», — дигән иде әтигә. Әле ярый минем әтием андый түгел — кояш чыкканда мине ияртеп эшкә алып китә дә, әбәдтә бергә кайтып, тамак ялгап алабыз, ә кичен маллар карарга чыгып китә. Мин ул вакытта инде иптәшләрем белән уеннан кайтып җиткән булам.

Бүген өйгә кәефсез килеш кайтып кердем. Шул Айзирәк инде! Малайлар белән ут кызып туп типкәндә, самокаты белән мактану кирәк идеме икән? Әле мактана гынамы?! Безнең каршы командадагы малайларга тотып карарга да рөхсәт бирде! Хәер, Рамиле шунда иде шул — классташлар алар, мәктәптә бер-берсенә тагылып йөрсәләр, каникулда да һаман бергә.

Безнең уен туктатылгач, барысы да самокат карарга ашыкты. Рамил йөреп тә килде әле. Ә минем исем китмәде. Тубымны буш капкага тибеп тынычландым. Сез мине шул кызның самокатына кызыга бу, дип уйлыйсыздыр инде. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: эш бит Айзирәкнең үзендә! Бераз тыйнак булса, ошатыр идем мин аны. Мин игътибар бирмәгәнгә шулай кылана ул! Әтисе алып кайткан һәр нәрсәсен «садик ишегалды»на ташый. Калганнар «аһ-ваһ» килгәч, миңа да төрттереп куя:

— Сиңа кайчан яңа кроссовки алалар соң инде? Тузып беткән әйбер киясең, — диде ул миңа, минем алар янына килмәвемә ачуланып.

— Әллә синең әтиеңнең шуңа да акчасы юкмы? — дип тә өстәде.

Мин эчемнән әти кебек сүгенсәм дә, аңа каршы бер генә сүз дә әйтә алмадым. Тамакка таш кебек тыгылган төерне йотарга тилмердем. Авыр иде. Кыз бала башы белән үзеннән бер яшькә зур кешегә шулай каршы әйтеп торсын әле! Кыз бала бит ул!

Мин тупны ераккарак типтем. Аның артыннан йөгергән арада елап та өлгердем. Үземә әйтелгән авыр сүзләрне болай якын кабул итми идем. Әмма алар йә Рамилдән, йә аның командасындагы берәр малай-шалайдан генә әйтелә иде. Ә бүген Айзирәк минем авырткан җиремә кагылды. Минем әти болай да көн-төн акча эшли бит ул, аңа андый ялтырый торган самокатлар да чит әйбер. Кроссовкины әйтеп тә тормыйм.

Хәер, берсендә әнигә кайтып әйткән идем инде. Шуны искә төшерү белән тагын тамагыма төер тыгыла. Туп тибеп табаны төшеп калган аяк киемемне кулына тотып, идәнгә бәрә-бәрә сулкылдап елаган иде. Өзек-өзек әйтелгән сүзләре дә колакта яңгырый:

— Ник кадерен белмәс булгач…каты уйныйсың…балам?

Әни елаганда мин сүз дәшү түгел, хәтта сулый да алмыйм. Әмма ул шул сүздән кала бер ни әйтмәде, күз яшьләрен сөртте дә, әти эштән кайтышка ашын әзерләргә кереп китте. Мин ертык кроссовкием белән утырып калдым.

…Айзирәкнең уктай кадалган сүзен әле дә оныта алмыйм. Кыз бала бит ул, ичмаса йодрыклап китереп сугып та булмый үзенә! Әле каршы әйтсәң, шундук әтисенә кайтып әйтә торган гадәте бар. Кечкенәрәк чакта күп эләкте инде без — малайларга. Икешәр көн шулар өчен көтү көттек. Шуңа күрә бүген мин кире әйләнеп килгәнче тынычанланырга өлгердем. Минем кызыл күземнән Айзирәк елаганымны аңлаган булса кирәк, самокатын эләктереп, саубуллашмый кайтып китте.

Бу уенчыкны күргән малайлар, футбол уйнарга килгәннәрен онытып, төрле якка таралышты, мин бакча артыннан кайтырга булдым. Ул юлда күңелемә рәхәт бер урын бар минем. Әбием исән чакта миллеккә дә шуннан бара идек. Ул миңа гаҗәеп кызыклы хикәятләр сөйләгәндә, мин егетләр күрмәсә ярар иде дип, кызурак атлый идем. Их, менә хәзер янәшәмдә әбием дә булсамы! Бер кая ашыйкмыйча, рәхәтләнеп тыңлар идем үзен. Әбиемнең яраткан сүзе бар иде: «Улым, үзеңә таш атканнарга һәрвакыт аш белән ат», — дия иде ул. «Аш» белән «ат» ны ул вакытта мин нәрсә икәнен белә идемме инде? Хәзер дә аның шулай дөрес юл күрсәтеп торуы җитми шул. Әнинең дә минем белән сөйләшергә вакыты юк — өйдә торса да, эше мине караганнан да күбрәк. Әтине сөйләдем инде. Әбием шундый бушлыкны тутырып торучы кешем булган икән, ә хәзер барысына да үзем җаваплы: «ташка нәрсә белән атасына да…»

… Айзирәкнең самокат алуыннан соң бер атна вакыт узгандыр, минем туган көнемә дә күп калмады. Ә минем 12 яшемә җитеп, бер тапкыр да туган көнемә дусларымны чакырганым юк. Бу уйларымны әниемә дә кайтып әйттем:

— Күп кеше чакырмыйбыз, әни! Биш-алты малай, бер-ике кызны гына дәшәм, бетте-китте вәссәләм! — дип сикерендем.

Әни, кулындагы даруларны тартмага салды да, диванга утырды: «Улым…» — дип авыр сулавыннан соң, мин тагын нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнемне аңладым. Улым. Бер сүз, ә күпме мәгънә ята иде анда. Мине тудырганнан алып бүгенге көнгә кадәр минем ул сүзне бер-ике тапкыр гына ишеткәнем бардыр. Хәтерләмим дә инде. Әмма аны ишеткәч, шундый авыр рәхәт икән бит! Ул рәхәтлекне кулга алып күккә чөеп тә, туп кебек еракка тибеп тә булмый. Колакка ишетелгән һәр сүздән якын, әмма шул дәрәҗәдә үк авыр икән ул. Әни дә аны миңа икенче төрле итеп әйтә, гәрчә бу сүзне еш кабатлап торса да…

— Улым, туган көн дисең син. Әтиең капка алыштырам дип йөри, бүген шуны карарга китте. Мин бөтен булган акчаны аңа биреп җибәрдем. Дусларыңа нәрсә ашатырбыз соң? — дигән соравын үземә дип кабул итмәдем. Туган көн дигәч, мин өстәлдәге ризыкларны бөтенләй башымнан чыгарганмын бит! Шуңа күрә әнине дә тынычландырдым:

— Әни, ашарга әзерләп мәшәкатьләнмә, без монда озак тормабыз, бер чынаяк чәйдән соң, уйнарга алып чыгармын мин кунакларны!

Мин инде әни ризалашып, миңа йорт эшләре кушар дип уйлаган идем. Әмма ул даруларын кире җыеп алды да, бүлмәгә кереп китте.

Шуннан соң чыкмады. Эше күп иде әнинең, мин дә туган көн дип борчып йөрим! Үзем дә инде, туган көн ел саен килә торган бәйрәм бит ул, әзрәк үскәч тә уздырып булыр иде, дип кире уенга чыгып чаптым. Һәм бик зур хата эшләдем…

Мин килгәндә безнең команда малайлары, туп көтеп, тезелешеп баскан иде инде. «О, Рональду килә!» — дип үртәп тә алдылар әле. Мин эчемдәгесен аларга сиздерергә тырышмадым. Аларны туган көнгә чакырырга телем кычытты. Әгәр барысын да туган көнгә чакырсам, алар бит җыелышып киләчәк. Әнием дә көтелмәгән кунакларга ашарга әзерләргә мәҗбүр булачак. Шәп идея бит? – дип озак уйлап тормадым, дусларыма уемдагысын әйтеп ташладым. Мин әйтмәсәм, алар туган көнемне онытасы да булганнар. Ярый әле вакытында чакырып калдым үзләрен, хәзер әнигә генә әйтәсе калды инде. Ул бик сөенмәсә дә, улы өчен барысын да эшләячәк бит!

Мин әнигә кайтуга ук әйтмәдем — курыктым. Өстәвенә, әти дә аш бүлмәсендә иде.

Бүген туган көн дигәндә әйтермен әле дип, ике көн сузгач кына хәбәр иттем үзләренә. Әни тиргәмәде дә, ачуланмады да. Әти бер-ике сүгенеп куйды инде. Әмма капка алырга дигән күпмедер акчасы кире кайтарганда, минем туган көнне менә дигән итеп үткәрергә була, дип сөйләштеләр. Шуңа күрә әни ашарга пешерү белән мәш килсә, әти ишегалларын караштырды, ә мин икесе арасында буталып йөрдем. Эчемдәге шатлыкны әйтеп бетереп булмый: сөенечтән утырып елыйсы, ә аннары бөтен кешегә ишетелерлек итеп кычкырып көләсе килә. Үз гомерендә туган көн уздырмаган кеше шундый буладыр инде, хәер, андыйлар мин үзем генә кебек тоелды миңа.

Дусларым бер-бер артлы килә тордылар, бүләкләре дә бар иде. Айзирәк тә буш кул белән килмәгән, фасонлы зур пакет бирде үземә: «Үзең генә кара яме», — дип, күз кысты. Минем аңа булган бөтен ачуым да юкка чыккан иде инде, шуңа күрә ихлас сөйләштем, үпкәләмәдем дә. Җыелышып беткәч, өйгә — табын янына уздык. Әни аяк очында гына йөгереп, өстәлгә берсеннән-берсе тәмле ризык тезә: уртада итле бәлеш, ә кырыенда салатлар, мин яраткан чияле компот — барысы да бар. Тулы бәхет өчен бүтән берни дә кирәкми!

Кунакларым да ашап бетергәч кенә телгә килделәр, бик ачыккан булганнар, ахры. Мин туган көн уздыру кагыйдәләрен белмәгәч, минем бәйрәмне Айзирәк үз өстенә алды: һәр кешегә тост әйттерде, бүләкләрне ачтырды. Иң кызыгы – кемнең нинди бүләк алып килгәнен белмәс өчен уен уйнатты – миңа күземне йомарга кушты. Бер пакеттан Айзирәк кроссовки тартып чыгарды. Моны күргәч, кылт иттереп, миннән мыскыллап көлүе исемә төште. Ләкин ул сер бирмәде – күзен дә йоммады. Айзирәк миңа кроссовки бирергә тиеш түгел иде! Ул бит... Айзирәк... Шул мизгелдә туп артыннан йөгергән кебек, хәзер дә берәр тишеккә кереп югаласым килде.

Юк, Айзирәк бүген төртмәле сүзләр әйтмәде, мыскыллап та көлмәде. Каралы-аклы аяк киемен кулыма тоттырды. Минем андый аяк киемен Казанда теге яшьләрдә генә күргәнем бар иде. Шуңа күрә кроссовкины да чит илдән алып кайтканнар дип уйлап, сөендем. Аягыма киеп, сикереп, трюклар күрсәтеп карадым — иптәшләрем рәхәтләнеп көлде инде! Кунакка килгәннәрен онытып, җырлый да башладылар әле. Мин әйтеп-бетергесез бәхетле, ирекле хис иттем. Гадәттә авыл этләрен баудан ычкындырсаң, үзләрен кая куярга белми бәреләләр, үрле-кырлы сикерәләр. Мин дә шундый эт кебек бәхетле идем.

Бу бәхет озак дәвам итмәде. Безнең бәйрәмне кычкырып елаган тавыш бүлде. Ул минем бүлмәдән ишетелә иде... Мин сезгә әйтергә онытканмын икән, минем бит абыем да бар. Әмма ул ятып кына тора. Иртәләрен һәм кичләрен елап алырга мөмкин. Аның өчен барысын да әни эшли. Көнгә санап бетергесез дарулар, аппарат, нерв… Абыем барлыгын минем дусларымның да бик азы гына белә иде, хәер, кемнән яшерәм соң – аның янына минем дә кергәнем юк. Ул бит аңлаешлы итеп сөйләшә белми, күрми дә әле. Әгәр абыем турында Айзирәккә әйткән булсам, миннән мыскыллап көлер идеме икән? Әби әйтмешли, таш атуын дәвам итәр идеме? Ә бүген алар минем газиз, әмма авыру абыем белән таныштылар. Елаган тавышына түзә алмый колакларын каплаучылар да булды. Абыем бик сирәк елый, әмма бүген ул минем бәхетле тавышымны ишетеп сулкылдый иде. Әйе, сизәм бит мин. Әти-әни мине үсендереп, гел игътибар биреп тормаса да, мин аннан күпкә бәхетлерәк! Чөнки мин сәламәт...

Мин эчемнән генә дусларыма әрнеп кычкырдым: «Сез аны бүген күрәсез дә, иртәгә онытасыз. Ә әнием көн саен аның белән яши! Ул дип яши! Бер генә секундка да аның яныннан китүне белми. Аның бер генә улы бар — минем абыем. Ә мин әни өчен инде үскән, үзем өчен җаваплы бала, шуңа күрә «улым» дигән назлы сүзне дә сирәк ишетәм. Көн саен «Мал карарга», — диюләреннән уянам, «Иртәгә атаң белән шул-шул җиргә барасың», — дигән сүзләре белән йокларга ятам. Сезнең бер генә кыйбатлы уенчыгыгыз да аның бу гомеренә тормый. Әтинең эшеннән кергән һәр тиен абыйның даруларына китеп бара. Әгәр ул иртән әнигә елмаеп карый икән, безнең өчен иң зур бәхет шул ул!..»

Мин бу сүзне аларга әйтә алмадым. Абый бераз тынычлангач, кунакларны ишегалдына озаттым. Ул вакытта уйныйсы килү теләге беребездә дә калмаган иде инде. Алар мине сүзсез аңлады кебек. Әмма сиздермәскә тырышып, һәрберсе яңадан туган көнем белән котлап чыкты. Минем өчен гомеремдә беренче һәм онытылмаслык туган көн иде бу…

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 ноябрь 2021 - 20:37
    Без имени
    Елый, елый укыдым. Молодец!