Көмеш кыңгырау

Гомерлек истәлек

Уңдык без быел сыйныф җитәкчесеннән.

Спорт ярышларында кем иң алдынгы урынга чыкты? Без! Яңа ел кичәсендә иң шәп концерт программасын кем әзерләгән иде? Без! «Аҗаган» уенында кем беренчелекне алды? Анысы да без! Көзен урманга походка баруларны, кышын атна саен чаңгыга чыгуларны исәпләсәк...

Әйе шул, уңдык без быел сыйныф җитәкчесеннән. Рамил абый — үзе баянчы, үзе җырчы, үзе менә дигән спортчы. Институтны бетереп кайтып, яңа гына эшли башлады әле бездә. Бер көнебез дә аннан башка узмый. Үзе дә безне якын итә, әллә каян күренеп тора. Тәнәфес саен класска очып кереп җитә. Башка укытучылар кебек тирги дә белмиме шунда. Бүтәннәр көнләшеп үләләр инде бездән.

Әле менә уку елы бетүне үзебезчә билгеләп үтәргә булдык. Гомергә истә калырлык итеп. Илләт елгасы буена ял итәргә барачакбыз. Төнне учак янында уздырачакбыз.

Атна буена әзерләндек. Рамил абый малайларга палатка тарттырырга өйрәтте. Мин дә шунда буталдым. Ни әйтсәң дә, сыйныфыбызның старостасы бит мин, һәммәсен дә белеп торырга тиешмен. Иптәшләр үзләре дә исәпләшә минем белән. Тегесен болай итсәк, монысын болай эшләсәк, дип, гел киңәшләшеп торалар.

Кем нәрсә алып килергә тиеш — һәммәсен дә алдан бүлештек. Бәрәңге каплап пешерер өчен чиләк, су кайнатырга чәйнек, утын турар өчен балта, волейбол тубы, палатка...

Көне килеп җиткәч, һәммәсен дә ишегалдындагы чирәм­леккә өеп куйдык. Үзебез шул тирәдә кырын яттык. Абыйны көтәбез. Башка сыйныфныкылар яныбызга килеп сөйләш­тергән булалар. Кызыгалар инде. Нишлисең, безгә туры килде бит шундый сыйныф җитәкчесе.

Берзаман урам якка мәктәп автобусы килеп туктады. Ишегеннән Рамил абый сикереп төште. Автобус белән бармыйбыздыр ич? Кирәкмәс иде, шау-гөр килеп җәяү баруга ни җитә.

Абыебызның адымы сүлпән иде. Йөзе дә борчулы кебек тоелды. Ни булды икән? Сүзен дә дәресен өйрәнмәгән укучы сыман башлады.

—  Ни бит әле, балалар, — дигәч, тамагын кыргалап тор­ды. — Планнар үзгәреп тора бит әле. Бүген укытучылар кол­лективы белән барабыз икән. Урманга, ял итәргә. Дирек­торның әмере шундый. Хәзергә таралышып торырсыз инде. Бүтән вакытка калдырырбыз...

—  Ник, алдан билгеле түгел идемени ул?! — дип, ачу белән кычкырганымны сизми дә калдым.

Рамил абый монысына да җайлап кына җавап бирергә тырышты:

—  Кичә әйткәннәр. Шәһәрдә идем бит, белми калдым. Сез үпкәләмәгез инде, ярыймы? Бүтән вакытта...

—  Алай икән! — Бусын янымда басып торган Самат әйтте. Ул һәрчак шулай мин башлаганны җөпләргә ярата. — Күр­мисезме, күпме нәрсә төяп килдек. Хәзер кире таралы­шыйкмы?

Күрми дә калганбыз, яныбызга директор апа килеп баскан икән. Төссез күзләре белән ямьсез итеп карап кычкырып ук җибәрде:

— Бу ни тагын! Нинди әрепләшү! Син юл куеп бетердең боларга, Рамил!

Ачуыбызны эчкә йотып, ишегалды уртасында басып кал­дык. Үз ишләре белән барасы киләдер инде анысы... Без дә аңа чит түгел бит! Кичә белми калган икән, бүген безнең бе­лән барырга тиеш иде! Вәгъдә биргәч... Без гаеплемени?!

Һәммәсе дә эченнән генә шулай тиргәнгәндер бу минутта. Шунда капыл гына башыма бер уй китереп бәрде.

—  Беләсезме, нишлибез? Үзебез генә китәбез! Нәни ба­лалар түгел лә без! Син, Самат, бар, тиз генә абыеңның матаен сорап кил. Башкалар хәзергә шушында торып торсын. Автобус киткәч, кузгалырсыз. Теге карт шомырт агачы төбендә очрашырбыз.

Палатканы матай артына бәйләдек. Тагын нәрсә бар, бул­дыра алганча төядек. Саматның гитарасын, үземнең магни­тофонны мин кочаклап утырдым. Мәктәп капкасыннан җил­дереп чыгып киткәндә, укытучылар автобуска төялешә генә башлаганнар иде әле. Алар бит олы юлдан барачаклар. Без — турыдан, мотоциклга сукмак та җитә аңа.

Укытучыларның ел саен кайда ял итүен беләбез. Илләтнең борылып кергән урынында бик матур аланлык бар. Үзебез дә шул тирәне күздә тоткан идек. Тегеләрдән алда барып җитәргә кирәк. План барып чыкса, соңыннан иптәшләрне карт шомырт агачы яныннан барып алырбыз.

Килеп җитү белән, иң элек палатка корып куйдык. Ашык-пошык эшләнгәч, әллә ни шәп килеп чыкмады инде үзе. Ярап торыр. Кырыена гитара элдек. Каршыдагы ауган агач өстенә магнитофонны урнаштырып, бар көченә кычкыртып куйдык. Үзебез палатка артындагы куаклыкка кереп яше­рендек. Мәктәп автобусы килеп җитәр дә, укытучылар, монда башка кешеләр урнашкан дип белеп, бүтән җир эзләп китеп барырлар...

Килеп җиттеләр. Башта озын итеп гудок бирделәр. Сел­кенмибез дә. Аннары, ишекне киң итеп ачып, дәү гәүдәле директор апа лапылдап сикереп төште. Эчтәгеләр шаулаша башлады. Ул да булмады, директорның зәңгәрле-күкле та­вышы яңгырады:

—  Рами-ил! Синекеләр булырга тиеш бу, чык әле бире! Билгеле инде, Рамил абый палатканы шунда ук таныды.

Гаепле кеше сыман, сак кына килеп, магнитофонны сүндереп куйды. Иелә төшеп, әкрен генә:

—  Чык, Рәшидә, — дип эндәште.

Чыктык. Рамил абыйның хыянәтенә тагын бер кат йөрәк әрнеде. Күңелләрдә — ачу да, курку да, үпкә дә. Сыкрана-сыкрана, палатканы җыйдык. Директор апа өзми-куймый тир­гәнеп торды. Күбрәк Рамил абыйга эләкте. Аның педагог түгел­леген, бу профессияне ялгыш сайлаганлыгын, андыйларга мәктәптә урын булырга тиеш түгеллеген кабат-кабат әйтте.

Мотоциклны кабызып, саубуллашмый да китеп бардык.

Күңел ачу кайгысы калмаган иде инде. Шулай да иптәшләр алдында хәсрәткә батып утыру ярамас. Үзем башладым бит.

Карт шомырт агачы төбенә урнаштык. Малайлар, су буена төшеп, учак тергезеп җибәрделәр. Кызлар белән табын әзерләдек. Мин, чыбык-чабык җыям дигән булып, урман эченә кердем. Кызлар алдында күз яшьләрен агызып утырып бул­мый бит. Ә елыйсы килә... Староста дигәч тә...

Самат күреп калган икән, артымнан керде.

— Ярар инде, борчылма, җавабын икәүләп бирәбез бит, — ди.

Җавап бирүдәмени хикмәт?! Кызуланырга ярамый дип өйрәтә мине әби югыйсә. Безне бер тиргәрләр дә, бетәр.

Менә Рамил абый... Көне-төне безнең өчен дип чапты, ә без нишләдек?.. Ахыры ничек булып бетәр әле тагын, директор апаның усаллыгы бөтен районга билгеле...

— Ну, ничек, урнаштыгызмы? — дигән тавышка икебез дә сискәнеп киттек.

Агачларны аралый-аралый, аркасына биштәр аскан Рамил абый чыгып килә иде! Тавышы көр, үзе дә, күзләре дә елмая иде! Мин, йөгереп барып, аның муенына асылынудан чак кына тыелып калдым...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: