Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Гөләпләр керфеге

***

Офыкта кызгылт бөркет алтын канатларын җәйгән. Күк гөмбәзе әле яңа гына юган тәрәзә пыяласы сыман зеңләп тора. Бөркет канатларын аз гына кагып алыр да, җем-җем итеп торган каурыйлары бөтен дөньяга таралыр сыман. Агачлар арасына качкан җил малае миңа телен күрсәтә... Без әтәй белән сусыл үләннәрне ерып урманга кереп барабыз. Урманның мыш-мыш сулыш алганы ишетелә.

Минем тамагыма төер утыра. Тезләнеп офыктагы бөркеткә кулны сузасым, күкрәк куышлыгында яралган гади дә, бергә тезелгәч сәер дә яңгыраган сүзләрне кычкырасым килә:

Кояш, цык, цык!

Көндез дә, төнлә дә цык!

Синең өцен һәр цакта

Минем тәрәзә ацык.

Өстендәге катлам-катлам гасырлар басымын җиңеп миндә, күрәсең, мәҗүсилек бәреп чыккандыр. Табигать белән япа-ялгыз калган кыргый кеше...

 Минем өйрәнчек шигырьләр һәрвакыт шулай табигатькә эндәшү белән башлана иде: «Яңгыр, яңгыр!» яисә «Җил! Кил монда...» Бу самими юллар телемне ачкан сүзләрдән тезелә. Мин әле әдәби телнең барлыгын белмим. Цык-цык... Гүя һун бабаларыбызның дагалы тояклары Рум юлларының ташларына бәрелә. Хәер, Алтын Урда ханнары да «ц»ылаштырып «сүләшкән», дип язалар бит...

Мин әле шигырьнең вәзенен дә чамаламыйм. Шигырь сабыйлык туфрагында ботаклы-чатаклы куак булып үсеп чыга. Куакларны ерып, үз сукмагымны эзлим, гөләпләрнең керфегенә килеп төртеләм... Әдәбиятның киң, сикәлтәле юлына килеп чыккач, мин шул сукмагымны сагынып елармын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев