Көмеш кыңгырау

Гөлдергү һәм көртлек

Алинә әнисе белән шәһәр читендәге урманга чаңгы шуарга чыкты. Тирләде, пеште, әнисе артыннан калышмады.

Менә урман уртасындагы калкулыкка килеп җиттеләр. Хәзер ял итә-итә түбән төшәсе дә төшәсе. Әнисе, кар тузаны уйнатып, түбәнгә атылды. Алинә дә таяклары белән этенеп ыргылмакчы иде, югарыда нәрсәдер пырхылдады. Алинә күтәрелеп карады.

Агач башыннан, кояшта җемелди-җемелди, карлар коела, менә алар керфекләргә, биткә куна башладылар. Өс-башны ап-ак итеп, карлар коелып бетте, инде агач башы ачык күренә. Карале, ниндидер бер зур кош утыра түгелме соң анда?! Авылдагы әбисенең күркәсе кадәр булыр.

Кош янә пырхылдады, зур канатлары белән агачлардан карлар коеп, читтәрәк утырган усакның аскы ботагына барып кунды. Якыннанрак карыйм әле дип, Алинә чаңгысын борды. Кош чыннан да күркәгә охшаган иде. Кабарынган, күперенгән. Менә хәзер «гөлдертү» дип кычкырып та җибәрсә, Алинә аны барып кочып алыр.

«Әй, Гөлдергү, мине эзләп авылдан килдеңме, сагындыңмы? — дияр. — Мине алып кайтырга дип әбием җибәрдеме?» — дияр. Зур кош «гөлдергү» дип кычкырырга ашыкмады, кыз якынаюга тагын да читкәрәк барып кунды. Алинә кабат аның артыннан китте. Шулай бик күп тапкырлар кабатланды...
 

Ниһаять, Алинә адашканын аңлады. Үзенең эзе буйлап китәр иде — монда андый эзләр бик күп, чаңгы эзләре челтәр шикелле, аркылы-торкылы.
Бераздан әнисе килеп эзләп тапты аны.
—   Кызым, нишләп минем арттан бармадың, нишләп монда килдең? — диде.
Алинә табылу шатлыгыннан әнисен кочып алды.
—  Әнием, мин күркә күрдем, әбиемнең күркәсе Гөлдергүне. Ул мине авылга алып кайтырга килгән бугай. Әнә теге агачта мине көтеп утыра.
Әнисе Алинә күрсәткән якка карады. Елмаеп кызының башыннан сыйпады.
—   Көртлек дигән урман кошы ул, кызым. Киләсе атнага авылга кайтырбыз, яме...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: