Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Гап-гади кеше

Заһирә Гомәрова хикәясе.

Эссе, коры дала. Кечкенә генә авыл. Авыл читендәге бер өй янында кое бар. Бу өйдә оныгы белән бабай яши. Кое чыгырындагы озын бауга чиләк бәйләнгән. Юлаучылар киләләр дә, чыгырны әйләндереп, чиләкне коега төшерәләр, су алып эчәләр, бабайга рәхмәт әйтеп, үз юлларына китеп баралар.

Әмма көннәрдән бер көнне бау өзелә, чиләк, чылтырый-чылтырый, тирән кое төбенә китә. Бабайның башка чиләге юк икән. Су алып та, эчеп тә булмый хәзер.

Икенче көнне иртән бабайның өе янына атлы юлаучы килеп туктый. Салам астыннан чиләк күренеп тора.

Юлаучы бер коега карый, бер – оныгы белән бабайга. Аннан атына чыбыркы белән суга да китеп бара.

– Бу нинди кеше? – дип сорый оныгы бабайдан.

– Бу кеше түгел, – дип җавап бирә бабай.

Төш җитәрәк бабайның өе янына икенче бер юлаучы килеп туктый. Аның арбасында да салам астында чиләк бар. Абзый кеше чиләкне ала, бауга бәйли. Су алып үзе дә туйганчы эчә, бабайга да, аның оныгына да эчертә. Калган суны коры комга түкәннән соң, чиләкне баудан чишеп алып, салам астына яшерә дә үз юлына китеп бара.

– Нинди кеше бу? – дип сорый оныгы бабайдан.

– Әле бу да кеше үк түгел, – дип җавап бирә бабай.

Кичкырын бабайның йорты янына өченче юлаучы туктый. Ул арбасыннан чиләк ала да аны бауга  бәйли.   Су  алып   эчкәннән  соң,   бабайга рәхмәт әйтеп китеп тә бара. Ә чиләк бауга бәйләнгән килеш кала. Рәхәтләнеп тагын су эч хәзер. Бабай да, оныгы да эчсен, арып-талчыккан, сусаган юлаучылар эчсен.

– Нинди кеше бу? – дип сорый оныгы бабайдан.

– Гап-гади кеше, – дип җавап бирә бабасы.

Заһирә Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев