Көмеш кыңгырау

Гап-гади Инсаф

Җир йөзендәге барлык малайларның да исемнәре була. Җирән чәчлеме ул, кара чәчлеме, чебен тимәс чер итәрме, каты йодрыклы сугыш чукмарымы — барыбер.

Сиңа исемең, туган­чы ук, әллә кайчан табылган. Табылган гына да түгел — тагылып ук куелган була.

Мине тотканнар да Инсаф дип йөртә башлаганнар. Миңа барыбер. Хет әллә кем дип атаган булсыннар иде. Исемнәр күп бит. Дөнья тулы малайлар, дөнья тулы исем. Шулай булса да, берсе дә ялгышмый, буталышып бетми. Хәбир дисәң, Хәбире «ә» ди, Җәмиле тик тора. Җәмил дисәң, анысы «җә» ди, Хәбире тик тора. Бу әти-әниләр шулкадәр исемне кайдан гына уйлап бетерәләрдер, аптырарсың.

Башка малайлар беләләр микән, юк микән, мин үземә нишләп Инсаф диюләрен әллә кайчаннан бирле беләм. Бер елны, мин салкын тидереп авырып ятканда, авылыннан әби килгән иде. Ул шунда миңа көчли-көчли, әрли-әрли кипкән җиләк кайнатып эчерде. Инсафның ни икәнен дә ул әйтте. Әбисенең сүзен тыңлап, әче җиләк суын күбрәк эчкән, әмма тәрәзә бозын яламый торган әдәпле малайларны Инсаф дип йөртәләр икән.

Газиз Мөхәммәтшинның «Без әле җирдә яшибез» әсәреннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: