Көмеш кыңгырау

Галош кыйссасы

Шунда инде минем белән гаҗәеп хәлләр башлана. Такта янында безгә дәрес аңлаткан яшь кенә, чибәр генә, класстагы барлык малайлар яшертен генә гашыйк булган рус кызы Людмила Петровнаның тавышы акрынлап тоныклана, ераклаша башлый...

Радик Фәизовның "Ак каз" повестыннан өзек

Әй, ул урта мәктәптә укыган елларның авырлыгы! Без­нең Дусым авылы белән Олы Әтнә арасы биш чакрым. Бо­лын аша үтә торган юл язын-көзен баткак. Без Наил дус белән көн саен, ары-бире ун чакрым юл үтәбез. Көзге яңгыр­ларда, кышкы бураннарда. Ә аякларыбыздагы чабата аша, юеш җиргә чыгып басуга, шунда ук су үтә. Ул чабаталар шул заманның билгесе, символы иде инде. Юл читенә кара­саң шулар ята, хәтта телеграмм баганаларында да тишек чабаталар эленеп тора. Бик күп чабаталар! Әтнә базарына атна саен тирә-як авыллардан, Маридан күп кешеләр килә. Аларның юлда чабаталары тишелә. Алар аякларын чише­неп, яңасын кияләр дә, искесен киндерәләреннән бер-бер-сенә бәйләп, телеграф чыбыклары өстенә чөеп кенә җибә­рәләр. Тегеләр шунда асылынып та кала. Ул елларда хөкүмәтнең берсеннән-берсе хәтәр, катгый фәрманнары тапшы­рыла торган чыбыклар өстендә җилдә чайкалып торган бу чабаталар шул чорның әләмнәре булган икән...

***

Көн саен Әтнәгә, тегендә-монда ун чакрым атлый башла­гач, минем өчен тагын бер җәфа туды. Сугышның шаукы­мы, үзе туктагач та, тагын берничә елларга барды бит әле аның. Ул елларда безнең өйдә ипи юк иде. Гел бәрәңге дә бәрәңге. Мин соңыннан фәнни китаплардан укып белдем, ризыклары гел бәрәңгедән генә торган кешенең канында күпмедер микъдарда спирт барлыкка килә икән. Инде спирт үзе булгач, теге бичара көне буе аз гына кызмача булып, мәлҗе­рәп йөри икән. Мин иртән йокымнан сәгать алтыда торып, коры бәрәңге белән чәй эчеп чыгам да, ерак юл үтеп, салкын­нан җылы класска кереп утырам. Шунда инде минем белән гаҗәеп хәлләр башлана. Такта янында безгә дәрес аңлаткан яшь кенә, чибәр генә, класстагы барлык малайлар яшертен генә гашыйк булган рус кызы Людмила Петровнаның тавышы акрынлап тоныклана, ераклаша башлый... Менә бу чибәр кыз үзе безнең авыл көтүчесе, сугышта алган контузиядән авызын сагыз чәйнәгәндәй гел селкетеп тора торган Кәрим абыйга, ә кулындагы күрсәткеч таягы чыбыркыга әйләнә. Мин инде үзем­не класста түгел, ә үзебезнең авыл болынында итеп күрәм. Әнә, якында гына сыерлар, сарыклар утлап йөри. Ә мин би­ектә, йомшак печән өстендә ятам. Шулкадәр рәхәт, җылы! Ми­нем торасым да, селкенәсем дә килми... Әмма шунда бик ерак­тан, әллә кайдан Людмила Петровна тавышы ишетелә:

— Фаизов, не спи!

***

Наилнең әтисе Закир абый баш конюх, әнисе Нәсимә апай, аннан килеп апайлары — барысы да колхозда эшлиләр. Нә­симә апа, бик йомшак күңелле, күндәм, сабыр холыклы ха­тын, урак урырга бик оста. Бригада алдынгысы булып, мак­талып йөртелә. Нәсимә апайның бик серле тоелган, сәер бер гадәте бар. Урак урган яисә бик бирелеп нәрсәдер башка эш эшләгән җиреннән ук кисәк тораташ кебек катып кала һәм бер-ике минут кына йоклап ала. Аннан, берни булмагандай, тагын эшендә була. Соңыннан мин укып белдем: мондый кисәк килеп тоткан йокы бик күп эшләгән кешеләрдә күзәтелә һәм талган организм өчен бик файдалы, табигатьнең аны сак­лау чарасы икән. Менә шулай барысы да эштә булгач, Наил­ләрнең йортында ипи өзелмәде. Әмма укулары Наил дуска да бер дә җиңел булмады. Аның да өстендә бишмәт, аягында ча­бата. Берзаман килеп, Наилгә киез итек алдылар. Көн саен ун чакрым юл йөреп, бу бичара киез итек күпмегә чыдарга тиеш була? Тиз генә тишелмәсен дип, аңа галош та кидереп куйды­лар. Шулай барабыз беркөн иртән Әтнәгә. Күрәм, Наилнең бер аягындагы галошы юк —төшеп калган! Киттек кире боры­лып, галош эзләп. Ул инде чакрым ярымда ук төшеп калган булып чыкты. Шуннан ары үттем бит мин Наил дусның үзәгенә. Азрак барган саен кычкырып җибәрәм:

—  Галош!

Дустым сискәнеп китә, ялт итеп аягына карый. Ә анда галошлар һәркайсы үз урынында. Бу провокация кабатлана торгач, дустымның тәмам ачуы чыга, ул мине куа башлый. Әмма бу хәлләр инде онытылгач, икенче көнне, мин тагын кычкырам:

—  Галош!

Мин әнә шулай кеше үртәргә ярата торган чуар холыклы идем. Кайчак юл буйлап җай гына сөйләшеп кайтканда, мин Наилнең әйткән һәр сүзен кабатлый башлыйм. Тәмам җен ачуларын чыгарганчы шулай кабатлыйм. Шунда инде ул мине куып тотып ала, яхшы гына тукмап ташлый. Тик, мин шаян, бу сабакны бик тиз онытам шул.

***

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: