Фирдәвескәй, кара күзкәй...
Мин - Актаныш егете. Фирдәвес исемле.
Мин - Актаныш егете. Фирдәвес исемле. Егет дигәч тә, пәһлевәндәй берәүне күз алдына китермәгез тагын. Мин гап-гади бер егет – унбер яшьлек. Быел бишенче сыйныфка барырга җыенам.
Менә шул. Җәен минем апам кияүгә чыкты. Әни әйтмешли, без аны Казанда укып йөри дип уйлаган булсак, ул анда “мәхәббәт куертып йөргән икән”. Каникулга икәү кайтып төште болар, “мәхәббәт төенчеге” белән бергәләп.(Монысы әни сүзләре).
“Кияүгә чыгам, рөхсәт бирегез,”- ди апам.
Әти белән әни башта бик дулады. Әни бигрәк тә инде.
“Нинди кияү тагын!? Элек институтыңны бетер!”-ди.
Теге егет (миңа җизни тия инде!) әллә нинди вәгъдәләр бирә, малай! Теле телгә йокмый – сиптерә генә! Имеш, икесе дә әбизәтелне читтән торып укыячак. Имеш, авыл мәктәбендә икесенә дә урын бар икән. Яшәп торырга бер йорт та бирәләр , ди.
“Ярар, укытып карасыннар инде. Хәзерге замана балалары белән эшләүне бик җиңел дип белә болар!” (Бусы әни сүзләре).
Менә шул. Аннан төрле мәшәкатьләр башланып китте: никахтыр, кыз озатулар, туйлар, килен токмачлары, тагын әллә ниләр шунда.
Җизниләр авылында әллә кем булып йөрим, мин сиңа әйтим. Җизни мине : “Кайнеш, кайнеш!”-дип кенә тора. Кадер-хөрмәт зур. “Кода!”-дип тә җиппәрәләр үземә. Рәхәт икән ул, малай, кунак булып йөрүләр!
Шунда бер “заразы”сы туй ашына таракан булып төште бит! Кем дисәң – җизнинең энесе! Җизни аның белән: “Монысы - минем энекәш! Мировой егет!” - дип таныштырган булган иде дә... Апа да әйтә: “Сиңа кода тия инде”,- ди.
Һи-и-и-и, “мировой егет” , имеш! Буйга миннән дә кечерәк. Мондыйларны мин тэквандо түгәрәгендә – әл-л-ү-ү-р! Тик апа мине бик нык кисәтте: ”Тәртибең примерный булсын! Йөземә кызыллык китермә!” – ди. Йөрим шулай, “примерный егет” булып.
Теге миңа әйтә бервакыт: “Сиңа нишләп кыз исеме куштылар? Әллә син кызмы?Фир-дә-вес! Ха-ха-ха!”- ди.
Шундый ачу чыкты, малай!
Нишләп кыз исеме булсын, ди. Безнең Актанышта ике йортның берсендә – Фирдәвес. Тэквандо тренеры Фирдәвес абыйны күрсәңме! Мускуллар – во-о-о! Кара пояс! Күрсәтер ул сиңа кызлар исемен! Тагын математика укытучысын алыйк. Күзләрен кысып, бер тамак кырып куйсамы! Бөтен экс, игрикларың үз урынына баса. Сабантуй батыры Фирдәвес абыйны алсак тагын. Дүрт потлы тәкәне аркасына чөеп, мәйданны йөгереп кенә узды. Уйлап та бирми! Кирәк дисәләр, йөз тапкыр да урар иде әле. Аннары... Аннары... Фирдәвес бабай! Үзенең чәчләре ап-ак, ә үзе-е-е – Ге-ро-о-й! Әфган сугышыннан орден алып кайткан!
Кызлар исеме, имеш... Апага биргән вәгъдә булмасамы! Мин аны Фирдәвес абый өйрәткән алым белән әллә кайчан нокаутка җибәргән булыр идем. Ярамый шул. Түзәм инде.
Бервакыт яныма килде теге. Дуслашмакчы була ахры. Елмайган була үзе.
-Син мондый җыр беләсеңме? –ди.
Җырлап та җибәрде. Тавышы матур икән тагын.
“...Кашың кара, буең зифа,
Керфегең бөгеләдер.
Синең өчен, җан кисәгем,
Фирдәвескәй, кара күзкәй,
Үзәгем өзеләдер”...
Көчкә генә түзеп тордым , малай! Билләһи! Андый җыр барын белми дә идем әле.
Шуннан китте инде. Мине күргәч, авызын кыегайта да:
-Фирдәвескәй, кара күзкәй! – дип пышылдый теге.
Апага биргән вәгъдәләр очты. Мин дә түзеп тормадым.
-Писталит! – дидем тегеңә.
Ник дисәгез, яңа кодамның исеме – Маузер!
Тапканнар исем! Маузер, имеш. Шул да булдымы исем! Менә хәзер “писталит” булдың инде.
Инде үзем атакага керештем. “Писталит! Писталит!” дип, күзен дә ачырмыйм тегенең. Кызара, бүртенә. Әздән генә елап җибәрми инде. Бирәм генә кирәген:
-Писталит!
Теге бер сүз әйтергә өлгерә алмый. “Писталит!” дип, хәзер авызын томалыйм.
Шулай итеп, шактый үртәштек. Болай да кызык түгел икән. Ни дисәң дә, без бит – кодалар! Туганнар булып чыгабыз, лабаса!
Башлап үзем кул суздым тегеңә:
-Әйдә, дуслашыйк, Маузер! – мин әйтәм.
Ул да кул бирде.
-Дус булыйк, Фирдәвес! – ди.
Миңа ни... Мин риза! Рәхәтләнеп! Ике-өч көндә шундый дуслаштык үзе белән. Агылый белән тагылый кебек без хәзер. Гел бергә. Мин аны тэквандо серләренә өйрәтә башладым. Буйга кечкенә булса да, ничава егет икән Маузер. Шундый җитез! Тренер Фирдәвес абый күрсәме, ике куллап үз түгәрәгенә алыр иде!
Җыр дигәндә, Маузер җырларны бик күп белә икән. Әллә нинди “Йолдызлык” бәйгеләрендә катнашып урыннар да алган әле. Сиптерә генә инде! Илһам Шакиров диярсең!
Теге җырга килгәндә... “Фирдәвескәй , кара күзкәй” не әйтүем... Шәп җыр! Бөтен җыр да шундый булсын иде әле. Мин дә өйрәндем аны.
Менә шул. Мин яңа дус таптым. Әй лә! Без туганнар бит әле! Долорес апамның ире Клерман җизнәмнең энесе лә ул – Маузер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев