Көмеш кыңгырау

Фиәк, Ниәк һәм Пиәк

Фаил Шәфигуллин хикәясе.

Әнкә күркәнең үз баласы берәү генә иде. Берәү генә булгангадыр, ахры, шаян, иркә иде. Төнлә әнкәсенең култык астына кереп йокларга ярата, култык астында яту туйдыр­са, әнисенең җилкәсенә менеп кунакларга да күп сорамый иде Пиәк. Кара, әйтергә оныт­канмын икән — күркә баласының әнисе куш­кан исеме Пиәк иде. Кичләрен ояда, челтәрле тәрәзә аша моңсу ай караган мизгелдә, әнкә күркә кинәт кенә уянып, җәһәт кенә башын борып, ягымлы тавыш белән:

—  Пиәк! — дип эндәшә. Пиәк, син мондамы, янәсе.

—  И-и-е, — дип җавап бирә аңа Пиәк йокы аралаш.

Әнкә күркә үзенең Пиәгеннән тыш әле та­гын үрдәк бәбкәләре дә үстерә. Алары сап-сары иде. Алары икәү — берсе Фиәк, икен­чесе Ниәк исемле.

Фиәк белән Ниәкне дә бик ярата әнкә күркә.

Пиәк кебек иркә булмасалар да, төнлә җилкәсенә кадәр менмичә, канат астына кереп йокларга риза булсалар да, ярата ул алар-ны. һе, яратмый теге: Фиәк белән Ниәкне дә йомыркадан үзе басып чыгарды ла ул.

Көннәр буе ашамый-эчми ояда саргаеп утырды. Йомыркаларның сәеррәк булуына бик исе китмәгән иде әнкә күркәнең. Ә менә йомыркалар борынлап, чебиләр чыгып, ике чебие оядан төшкәч үк сулы тәлинкәләргә ке­реп киткәч, бераз гаҗәпсенде, дөресрәге, кур­ка калды ул. Батып үлмәсеннәр тагын дигән сыман, сыгылмалы муенын әле тегеләй, әле бөл ай боргалады, үрдәк бәбкәләрен күзәтте. Әле инәлеп, әле үпкәләп, әле ачуланып, нәни сары йомгаклардай бәбкәчләрен үз янына ча­кырды, тамак төпләрен голдырдатып, су белән уйнауның куркыныч икәнлеген аңлатырга тырышты:

— Фиәк! Ык кор-р!.. Ниәк! Ык кор-р!..

Фиәк, балакаем, чык корыга, янәсе! Ниәк, балакаем, чык корыга!

Фиәк белән Ниәктән күрә Пиәк тә суга керергә уйлаган иде бугай, озын тәпиен тә­линкә читенә дә куйган иде инде ул, тик шул минутта карт әтәч койма артында шундый та­выш-гауга куптарды ки, нәни чебиләр, нәни бәбкәләр генә түгел, дөнья күргән тәҗрибәле тавыклар да, бер мизгелгә һуштан язарга җитеп, җиргә сеңеп тордылар. Аннары кинәт ишегалдында коточкыч шау-шу купты. Кош-кортларның һәркайсы үз телендә:

— Качыгыз, кач! Тилгән! Тилгән килгән! Качыйк, котылыйк-кытыйк, — дип кычкыр дылар һәм күз ачып йомганчы лапас асла­рына, сәрви, карлыган төпләренә кереп пос­тылар.

Баш өстеннән тавышсыз гына кара күләгә шуып үткәндә, әнкә күркә үзенең нарасыйла­рын чатырдай киң канатлары белән каплап алырга өлгергән иде инде.

Әллә күркәнең җәелгән канатларын күреп сугышырга әзер икән бу дип уйлады инде, шул китүеннән тилгән кабат әйләнеп килмәде. Тирә-як тынычлангач, әнкә күркә дә канат­ларын җыйды, тәлинкәгә карады, тик Фиәк белән Ниәкне күрмәгәч, сискәнеп, муенын уракландырды, канат каурыйлары арасын­нан сыңар күзе генә күренеп торган Пиәгенә эндәште:

—  Пиәк!

—  Иик!

—  Кая Фиәк, кая Ниәк?

—  Пи-ик, иик!..

Әнкә күркә уңга күз салды, сулга күз салды, аннары тагын муенын уракландырды, үзенең төз аякларын күрде, аяклары янында сары йомгаклар күрде. Сары йомгаклар аша ипләп кенә атлап үтте.

Артына әйләнеп караса, сары йомгаклар йомгак булмаганнар икән, Фиәк белән Ниәк булганнар икән. Менә үрдәк бәбкәләре, өсләрендә чиксез бушлык күреп, куркышып, «пи-пип-пип» дип елый-елый, әнкә күркә артыннан йөгерделәр, тагын аның аякларына килеп сыендылар. Пиәк тә каурыйлар ара­сыннан шуып төште һәм күз ачып йомганчы Фиәк томшыгына кунарга маташкан черкине кабып йотты, черкигә Ниәк тә үрелгән иде, ләкин аның кызыл соскычлары буш һаваны гына шыкылдатып кисте.

Ул көнне Пиәк, Фиәк һәм Ниәк черки куып бик озак уйнадылар. Фиәк белән Ниәк тәлинкә янына килеп челтер-челтер су эчкәндә, әнисеннән күреп, Пиәк тә койма буендагы кы­чыткан яфракларыннан авыз иткәләде.

Тагын берничә көннән әнкә күркә балала­рын җим эзләргә, җим табарга өйрәтте. Әмма бу һөнәргә Пиәк кенә һәвәс булып чыкты. Әнисе күрсәткән җимне кабып йоткан саен, кечкенә канатларын җилпегәндәй итеп, сөе-неп-һаваланып кычкыра торды:

— Йәк-йәк-йәк! Йәк-йәк! Йә-әк!

«Шәп, шәп, шәп! Мин шәп!» дип куануы иде инде Пиәкнең бу.

Фиәк белән Ниәкнең күзгә төртеп күрсәткән җимне дә күрмәүләре, әллә күреп тә күрергә теләмәүләре гаҗәпләндерде әнкә күркәне. Пиәген бер читкә этәреп тә карады ул. Мәгәр юкка гына, дөнья бәһасе ризыкны кызыл ярылы тәпиләре белән таптап кына киттеләр дә тегеләр янә тыпы-тыпы сулы тәлинкә яны­на йөгерделәр. Башларын суга тыгып чупыр­дашып алдылар да соскычтай томшыкларын югары күтәреп кылкынгалап тордылар. Анна­ры тагын әнкә күркә чакырган җиргә йөгереп килделәр һәм тагын җимне күрмичә дулап уз­дылар да, кырт кына борылып, сулы тәлинкә янына элдерттеләр. Хикмәт дисәң дә хикмәт инде! Ни бар икән соң ул тәлинкә төбендә?

Әнкә күркә эре адымнар белән тәлинкә янына килде, томшыгын суга тыгып алды. Ипи валчыклары! Тәлинкә төбе ипи валчык­лары белән тулы икән! Фиәк белән Ниәк ачка тарыгып йөридер дип, юкка борчылган икән лә әнкә күркә. Болай булгач, тамаклары тук инде аларның.

Әнкә күркә тынычланып калды. Олы ка­натларын җилпеп, киртә өстенә очып кунды, кечкенәләренә биектән торып акыл өйрәтергә кереште:

—  Киәк, крак, ирәк, риәк, рәк, рәк... Бер-берегез белән тату яшәгез. Бер-берегезне рәнҗетмәгез, үзара дус булыгыз ягъни.

— Ие-ие-ие, әни, дөрес әйтәсең, — дип, әнисе артыннан киртәгә сикереп менәргә тырышты Пиәк.

Фиәк белән Ниәк тә Пиәк сүзләрен рас­ладылар:

—   Пи-пип-пи, пип-пи-пи... Сүзең дөрес, әни. Без дус булырбыз, әни.

Балаларының шундый ягымлы, сүз тың-лаучан булуларына сөенеп бетә алмады әнкә күркә. Шатлыгыннан нишләргә белмәгәч, канатларын шапыл-шопыл иттереп кагынып куйды, күкрәген киереп, бар дөньяга аваз салды:

—  Яхшы сүзегез өчен рәхмәт сезгә, бала­кайларым! Игелек күрегез!

Пиәк, Фиәк һәм Ниәк көннән-көн исәйделәр, матурайдылар. Аларның бала йон­нарын йомшак каурыйлар каплады. Фиәк белән Ниәкнең көннәр буе суга чумып ятула­рына да исе китми инде хәзер әнкә күркәнең. Суда рәхәт икән үзләренә, әйдә чыпырдый бирсеннәр. Чыпырдыйлар-чыпырдыйлар да чыпырдап туйгач чыгалар ич әле, суда ку­нып калмыйлар. Кояш баеп, челтәр тәрәзәле өйләренә кергәч, инде балалар өчесе дә әнкә күркәнең җылы канатлары астына кереп чу­малар, иркәләнеп-назланып пипелдәшәләр һәм озак та үтми татлы йокыга талалар.

Оя почмагына кунача да куелган югыйсә. Ләкин балалары чыкканнан бирле әнкә күркәнең бер генә мәртәбә дә куначага ме­неп йоклаганы юк әле. Әллә теләми, әллә бәбкәләрен кызгана шунда — белмәссең...

Баш очыннан кызыл күзле тимер кош гүелдәп үтә. Ерак басулардан карт тупыл ботакларына кайтып кунаклаган каргалар, нидәндер куркып,  ябалдашларны шаула тып, һавага күтәреләләр. Ишегалды буенча, трас-трас басып, сыер үтеп китә. Хуҗа ха­тын чиләкләр чылтырата. Кайдадыр эт өрә. Күркә баласы Пиәккә дә, үрдәк бәбкәләре Фиәк белән Ниәккә дә канат астында җылы, рәхәт, тыныч.

Кояшлы иртәләрнең берсендә, күркә гаи­ләсе шулай тыныч-тату гына яшәп ятканда, авыл читендәге камышлы күлдән әнкә үрдәк кайтты. Өйдәгеләр бөтенләй югалтканнар иде инде аны. Баксалар, югалмаган икән. Күлдә сый мул булган, күрәсең, симергән әнкә үрдәк, чибәрләнгән. Тавышына кадәр җырлап тора. Башка үрдәкләр кебек «бак-бак» дип кенә кычкырмый, «брат-брат» дип, дөнья яңгырата:

— Брат-брат, арт!

Менә, янәсе, мин дә бар әле дөньяда.

Ярар, кайтты әнкә үрдәк. Хуҗаларны шатландырды. Өй нигъмәтләреннән — бо­даеннан, бәрәңгесеннән авыз итте. Аннары ашыгыч  адымнар  белән  бакчага чыкты, әнкә күркә тирәсендә сөенешеп йөргән шаян бәбкәләрне күреп алды, гаҗәпләнүен яшер­мичә кычкырып җибәрде:

—  Ба-ак! Исемегез ничек сезнең?

— Фи-фи-фиәк минем исемем, — диде Фиәк, тотлыга-тотлыга.

—  Туганыңның исеме ничек?

—  Ни-ни-ниәк...

—  Брат, — дип башын чайкады әнкә үр­дәк. — Шундый исем буламы? Брат...

—  Ие, — дип, Пиәк тә сүзгә катнаша баш­лаган иде дә, әнкә үрдәк аңа шундый итеп җикерде, теге бичарага әнкәсе артына кереп шылудан гайре чара калмады.

—   Ә син тик тор! Күркә баласы белән сөйләшмим мин, үрдәк бәбкәләре белән сөйләшәм. Бак син аны! Фиәк, әйдәгез ка­мышлы күлгә. Анда бакалар күп.

—  Пи-пи-пи, ни әйтер бит әни, — дип, әнкә күркәгә карады Фиәк.

Ниәк тә аның сүзен кабатлады:

—  Ни-ни... ни әйтер бит әни?

— Бак! — диде әнкә үрдәк мыскыллы тавыш белән. — Күркә нишләп сезнең әниегез бул­сын? Менә мин булам сезнең әниегез. Бак, ничек әйбәт мин!

Фиәк белән Ниәк еларга тотындылар.

—  Син түгел безнең әни, менә бу безнең әни, пи-пи-пи-пи... Менә безнең әни, — дип, әнкә күркә тирәсендә бөтерелделәр алар.

Әнкә үрдәк, ниһаять, әңгәмәгә катнашмый­ча, авыз эченнән генә нәрсәдер җырлый-җырлый, җим караштыргалап йөргән әнкә күркәгә эндәште:

— Бир миңа Фиәк белән Ниәкне! Мин алар-ны камышлы күлгә алып төшәм.

—  Бирмә, әни, бирмә, — диде Пиәк, еларга җитешеп, — мин кем белән уйнармын ан­нары?

—  Ниәк, Фиәк, тыңлагыз мине, — дип сүз­гә катнашты шунда әнкә күркә сабыр тавыш белән. — Сез инде зур үстегез, тиздән үз көнегезне үзегез күрә башларсыз. Камышлы күлгә барасыгыз килә икән — барыгыз, мин тотмыйм. Миңа «әни» дип эндәшмәсәгез дә үпкәләмәм. Чөнки сез, чынлап та, үрдәк йо­мыркаларыннан чыктыгыз. Туктале, Пиәк, еламый тор, әйтеп бетерим. Менә шулай, балакайлар. Үзегезнең язмышны үзегез хәл итәр вакыт җитте сезгә.

—  Пи-пи-пип, синең яннан беркая да кит­мибез без, әни, — диештеләр, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, Фиәк белән Ниәк.

— Пип, син безне үстердең, салкын төннәрдә, җил-яңгырларда канат астына алып юаттың, җылыттың, иркәләдең, әни, пи-пи-пи-пи, без сине дә, Пиәкне дә ташламыйбыз, әни. Безгә бергә-бергә күңелле, әни.

Әнкә үрдәк башын иеп кычытканнар ара­сына кереп киткәч, әнкә күркәнең күзләреннән сәйлән тамчыларыдай ике бөртек яшь атылып чыкты. Әллә әнкә үрдәкне кызганып елый инде әнкә күркә, әллә шатлык яшьләре то­маландырган иде күзләрен — Пиәк тә, Фиәк тә, Ниәк тә бу хакта әниләренең үзләреннән сорарга базмадылар.

Ә нигә сорап торырга? Кояшлы яшел бакчада алар тагын бергә, алар тагын бәхет­ле иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: