Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ерык авызлы энекәшем

Энекәшем Нәсимне әйтәм. Энәгә җеп тагылгандай, ми­нем арттан йөри. Җитмәсә, мин нәрсә эшләсәм, ул да шу­ны кыланган була.

Мин койма башына менсәм, ул да шунда үрмәли, текә ярдан инешкә сикерсәм, ул да минем арттан сикерә. Табын янына утыргач кына... Мин вакы­тында туеп, вакытында торып китәм. Ә Нәсим өстәлгә куелган савытларның төбе ялтыраганчы тырыша. Үзе кы­зарып чыга, үзе мыш-мыш килә, әмма барыбер кулын­нан кашыгын төшерми. Әни дә ачуланмый тагын үзенә.

«Ярты кашык аш калганчы, яман корсак ярылсын, шу­лай бит, улым», — дип үсендереп кенә җибәрә. «Сулай», — ди Нәсим моңа каршы, авызын ерып.

Әй, аптырамас идең лә аның күп ашавына да... Ти­мерче Зиннәт малае Фәргать ачуны китермәсә... Нәсим­не ияртеп урамга чыгуымны саклап кына тора, пожар баш. Тәтел-тәтел үртәргә үк ябыша. «Капкорсаклар чык­ты, ырый, ырый, капкорсаклар чыкты...»

Быел Фәргатьләргә фатирга Минзәлә шоферын керт­теләр. Фәргатьнең үзенә охшаган. Пожар башлы, сип­келле бер абый. Машинасы биек, тәгәрмәчләре Нәсим буе гына түгелдер. Машина тирәсендә буталып йөргән өчен безгә яхшы сүз дә, яманын да әйтми үзе. Мәгәр машина­га утырып йөрү теләге эчләребездән йөзләребезгә чыгып, дөрләп-ялкынланып торса да, безне күрмәмешкә салы­ша. Капка төбендәге чирәм өстендә таралып яткан вак-төяк тимер-томырларын җыеп бирүебезне көтеп тора да, машинасын кабызып, безне җылымса төтен болыты эчендә калдырып, амбар ягына элдерә.

Билгеле инде, Фәргать ачуын бездән ала. Имеш, ми­нем капкорсаклы энекәшем генә гаепле, имеш, шул гына боза бөтен эшне. Ул тагылып йөрмәсә, без икебез дә ма­шина түрендә киерелеп йөрисе малайлар икәнбез... Ә ни­гә?! Дөрес сукалый бит чынлап та Фәргать. Машинадан тәгәрәп төшеп калмас дип кем ышандыра ала Нәсимне? Туп та — туп, ул да — туп... ерык авыз. Ишегалдында ялгызы гына калып уйнаса, тилгән күтәреп китәр дип курка үзен әллә тагын! Гомер буе шулай өлкән абыйсына тагылып йөрергә уйлый торгандырмы...

Басу ягыннан берсен-берсе уздырырга тырышып мо­торлар гөрләшкән көннәр иде. Мине кемдер тәрәзә ка­гып уятты: «Әнәс, Әнәс, чык әле, уян әле», — дип кыч­кыра үзе. Мендәрдән күтәрелеп карасам, рамнар арасын­да (кояш дип торам) Фәргать башы кызарып тора. «Чык әле, Әнәс!» — дип кычкыра Фәргать, кулын изи. Урыным­нан сикереп торып, күлмәк белән чалбарымны йөгереп ба­рышлый гына кидем дә ишегалдына атылып чыктым. Фәр­гать күз ачып йомган арада хәлне төшендереп бирде.

Теге өметсез дигән шоферлары бик үк өметсез түгел икән әле. Бүген станциягә бодай илтеп карарга уйлаган­нар икән дә, шофер Фәргать белән мине дә утыртып ба­рырга ризалык биргән.

Булды гына инде, булды гына. Күктән көткәнне җир­дән бирде. Тегеләйгә алты чакрым, болайга алты — була­дыр унике чакрым. И-их, бар икән рәхәт күрәселәр! Без чыклы чирәм өстендә гөрләшеп торган арада, өйдән Нәсим уянып чыкты. Кулларын җилкәсенә кушырып куй­ганлыктан, күлмәге күтәрелгән, күлмәк астыннан кенде­ге күренеп тора.

Нәсим ерык авызга карагач, Фәргатьнең чырае кар болыты төсенә керде, мин дә коелып төштем. Үземне җы­лы су өстеннән йөзеп барганда искәрмәстән генә салкын агымга килеп чыккандай хис иттем.

—  Нәсим, акыллым, — дип сүз башладым мин, тавы­шымны мөмкин кадәр ягымлырак итәргә тырышып, — әни, эшкә киткәндә, мине уятып әйтеп калдырды, Нәсим бүген беркая да бармасын, чебешләрне сакласын, тилгән апкитәр юкса, диде.

— Ә кая безнең себесләр? — дип, авызын ерып җибәр­де Нәсим.

—  Чебешләр... ни... чебешләрне тавык бүген басып чыгара, диде әни.

Ул арада Фәргать, җитди-борчулы карашын өй кые­гына юнәлтеп, мине җиңемнән сөйрәде:

—  Әйдә, әйдә, вакыт юк минем сезнең сатулашканны тыңлап торырга, машина көтә.

Мин Фәргать артыннан атладым. Нәсим сүзсез генә безгә иярде.

—  Кая барасың?! — дип җикеренде Фәргать, кинәт артына борылып.

Мин Нәсимне кычкырып кына җиңеп булмаячагын белә идем. Шуңа күрә эшне һаман да яхшылык белән көйләүдә иде өметем.

— Нәсим, акыллым, — дидем мин, ниһаять, соңгы ча­рага керешергә мәҗбүр булып, — баздан каймак алып чыгып бирсәм, иярмәссеңме безгә?!

Нәсим, телен чыгарып, иреннәрен ялап куйды. Ияр­мәм дигән мәгънәне аңлатып, башын селкеде.

Фәргатьнең йөзе яктырып китте.

Мин баздан әнинең май язарга дигән каймагын сосып чыктым.

Нәсим коштабак өстенә иелеп каймак белән мавык­кан арада, без, җил кебек ыжылдап, бәләкәй капкадан кибет тыкрыгына чыгып сыздык.

Әмма Нәсим безне кибет янына җиткәнче үк куып тотты. Үзе мыш-мыш килә. Авыз-борыны, иякләре кай­макка баткан. Яшелле-зәңгәрле күзләрендә яшерен шат­лык балкый.

— Ә-ә! Әле син шулаймы?! — дип, ата каз кебек ысыл­дады Фәргать, Нәсимне, ачык күлмәк изүеннән тотып, койма буена тарта-тарта. — Туктале, әби-бабаң күрсәт­мәгәнне күрсәтим әле менә мин сиңа хәзер.

Фәргать, бер кулы белән Нәсимнең күлмәген тоткан килеш, икенче кулы белән кычыткан сындырып алды һәм Нәсимнең ялангач аякларына күпме кирәк... Үрле-кырлы сикерде Нәсим, әмма тавышын-тынын чыгарма­ды. Шул кирәк аңа, абыйсы әйткәнне тыңласын икенче. Шулай да эчтән генә Нәсимне кызганып куйдым. Биг­рәк кансыз инде бу Фәргать...

Нәсим тыкрыкта аякларын уып калды. Без ары йө­гердек. Машина, бодай төяп, Фәргатьләр капка төбенә кайтып туктаган иде. Кабинага утыруыбыз булды — шо­фер газга басты. Фәргатьнең әбисе «ашарга» дип кычкы­рып калды. Ашау кайгысы идеме соң бу минутта бездә! Тибрәнү ләззәтеннән, ян тәрәзәләрдән ургылып кергән җилдән, капка төпләрендә кызыгу катыш көнләшү бе­лән карап калган таныш малайлар карашыннан тәмам исергән идек без.

Юл рәхәте сизелми дә калды — бик тиз уза икән ма­шина алты чакрым араны. Әмма иртәрәк сөенгәнбез икән. Станциягә килеп кердек дигәндә, баллонның тыны чык­ты. Алгысы бит, ичмасам, арткысы булса — куш тәгәр­мәчнең берсе ничек тә түзәр иде әле.

— Юләргә акыл кирәкми шул, якын булгач, запас көп­чәк алып тормаган идем, — дип, шофер абый үз-үзен сүкте.

Өчәүләп, кара тиргә төшеп, арткы тәгәрмәчләрнең бер­сен алга күчереп куйганчы, кояш төшлек турысына җи­тә язган иде инде.

Эшне төгәлләп, домкратны бушатып, ачкычларны җы­еп, майлы кулларны әрекмән яфрагы белән сөртеп каби­нага кереп утырырга әзерләнгәч кенә, шофер абый сыңа­рын алгач, ничектер канатсыз кош кебек шыксызланып калган арткы тәгәрмәч янына килде, итек табаны белән сырлы резинага типкәләп карады, сипкелләрен җемелдә­теп башын чайкады һәм, бәхәсләшергә урын калдырмас­лык итеп, болай диде:

—  Булмады бу, малайлар... Монысының да исәбе без­не илтеп җиткерүдә түгел икән. Авылга кайтып килергә туры килә. Бушатабыз бодайны. Бик коры да түгел бу­гай әле ул. Таратып киптерә торырсыз...

Ярар, бушатырга тек бушатырга. Юл читендәге чи­рәмлеккә брезент җәеп, бодайны бушаттык. Тараттык.

Шофер абый безгә агач көрәк, явым-төшем булса дип, тагын бер брезент, карыныгыз ачса, кибет әнә генә дип, бер тәңкә акча калдырды.

Йөге бушатылгач җиңеләеп калган машина доңгыр-доңгыр кузгалып китте дә озакламый үр астына төшеп күздән югалды.

Кичәге яңгырдан соң көн кыздыра. Бодай кибә. Фәр­гать станция кибетенә барып ике кесә печенье алып кил­гәч, дөнья бөтенләй түгәрәкләнде. Телләр әйләнми баш­лаганчы коры печенье чәйнибез дә колонкага барып су эчәбез. Эч күперә, тик нишләптер тамак туймый.

Көн тизрәк үтсен дип, чиратлашып станция бинала­ры яныннан әйләнгәләп киләбез. Бодай болгатабыз. Бре­зент читенә кырын ятып, тегене-моны сөйләшәбез. Әмма ни турында гына әңгәмә куертсак та, ахыр чиктә сүзебез ашау мәсьәләсенә әйләнеп кайта:

—  Их, бер-ике телем ипи булса хәзер!

—  Бер табак бәрәңге, диген... Хәвефне беренче булып Фәргать күрде.

— Яңгыр килә, — диде ул, авызына капкан бодай бөр­текләрен ашыга-ашыга чәйнәп йотып, урыныннан сике­реп торды да күзләрен чекрәйтеп офыкка текәлде.

Мин дә аягүрә бастым. Чынлап та, күкнең Фәргать карап торган ягыннан, берсен-берсе кысрыклап, күгел-җем-кара болытлар күтәрелеп килә иде.

—  Җилгә каршы килә, хәтәр коячак бу... Монысын гына Фәргать әйтмичә дә яхшы белә идем.

Хәзер күк күкри дип уйлап бетерүемә — дөбер-р-р! — тимер юлда тезелешеп торган вагоннар калтыранып куй­ды хәтта.

Ашыга-ашыга бодайны бер күчкә җыеп өйдек. Аскы брезент почмакларын күтәреп, өстән икенче брезентны капладык, аның читләрен ташкүмер, таш кисәкләре бе­лән бастырдык.

Бөтен дөньяны томалап, күк гөмбәзенең буеннан-буе-на дөбер-дөбер килеп яшен ташлары тәгәрәп йөргәндә дә, җилләп-давыллап яңгыр коя башлагач та, тимер күпер астына кереп тирә-юньдәге мәхшәргә карап торганда да, мин: «Ярый әле Нәсимне ияртмәдек, — дип сөенеп бетә алмадым. — Нишләр иде ул монда ач килеш. Аннары менә бу яңгыры...»

Хәер, озакка бармады табигатьнең болай котырынуы. Сыекланып көлсу төскә кергән болытлар, юеш итәклә­рен сөйрәп, Ослан таулары ягына авышырга да өлгермә­де, ялтырап кояш чыкты.

Без, балакларыбызны сызганып, бодай күче янына йө­гереп бардык. Юеш брезентны ачып карагач, бодайны чирәм кипкәч кенә таратырга булдык.

Хәвефнең икенчесен дә иң элек Фәргать күреп алды.

— Карале, машиналарның тәгәрмәчләре дә күренми, — диде ул, олы юлга төртеп күрсәтеп.

Станциядән ерак та түгел ике машина әле артка, әле алга ыргыла, тик урыннарыннан кузгала алмыйлар, ки­ресенчә, моторларын ныграк елаткан саен, тирәнгәрәк чу­ма баралар иде.

— Безнең машина да килә алмый инде болай булгач, — дидем мин, кипкән иреннәремне ялаштыргалап.

Йөзенә курку катыш аптырау галәмәтләре чыккан Фәргать нәүмизләнеп кибет ягына карады.

—  Бер генә тәңкә калдырып китте бит акчасын да, ичмасам...

Үзара сөйләшми-нитми генә бодай чәйнибез, олы юл буена барып, озаклап авыл ягына карап торабыз. Җи-ңелчә генә парланып яткан басуларда ник бер җан иясе кыймылдасын. Үр башында ялгыз комбайн сураеп кал­ган. Инде теге машиналар да моторларын елатмыйлар, юлның икесе ике ягына кыйшаеп ярдәм көтәләр.

Станциядәге кешеләр дә, машиналар да, поездлар да кү­зебезгә күренми инде безнең хәзер — үтереп ашыйсы килә.

Машина кузгалып киткәндә, әбисе Фәргатькә әйтә башлаган, ләкин әйтеп бетерергә өлгерә алмаган сүз ис­кә төшеп җанны бимазалый, эчне тырный, башны әй­ләндерә. «Ашарга» дигән иде бит ул, «ашарга» дип кыч­кырып калган иде... Их... Иртә белән Нәсим иреннәре­нә буялган каймак күз алдына килә дә авыздагы бодай чәйнәлмичә-нитмичә йотыла башлый.

Чалбар каешларын, бер сырга тарттырып, кысыбрак бәйләп куйдык. Фәргать әйтә, шулай бәйләгәч, ашказа­ны үзен тамак тук вакыттагы кебек тыныч хис итә, ди. Ай-һай, белмим... Тынычланса, сазга баткан машина мо­торы кебек еламас иде әле ашказаны...

Олы юлга ничә мәртәбә чыгып, ничә уч бодай чәйнә­гәнбездер, берзаманны үр өстенә ниндидер карамчык кү­тәрелеп килгәнен шәйләп алдык: теләр-теләмәс кенә бә­хәсләшергә тотындык.

—  Машина...

—  Трактор бугай...

—  Ат!

— Ат сиңа! Кеше!

—  Кеше?

—  Кеше шул!..

—  Безнең авылныкы микән?

—  Безнең авылныкы булмыйча...

—  Вокзал ягына борылды.

—  Юк, бу якка төшә...

Юлчыны тагын берничә минут күзәтеп торгач, мин хәлсез тавыш белән пырхылдап көлеп җибәрдем. Фәр­гать сәерсенеп миңа карады.

—  Нәсим ич ул, — дидем мин, эчем авыртса да көлү­дән тыела алмыйча.

— Вәт капкорсак, — дип сузды Фәргать, аптыраудан ни әйтергә белмичә байтак кына сүзсез-өнсез торганнан соң.

Ни өчен икәнен әле үзебез дә тәгаен генә төшенеп җит­мичә, юл читендәге чирәм өстеннән Нәсим каршына йө­гердек.

Кара-каршы килеп туктадык. Без дә елмаябыз, ул да авызын җыя алмый. Йөзе кып-кызыл. Түбәтәен чалбар кесәсенә тыккан. Бер кулында төбе ләпеккә буялган ты­рыс, икенчесендә төенчек. Маңгаена биш тиен акча зур­лыгы балчык кисәге ябышкан, аяклары тубыктан итек кигән кебек — бер генә ак җире дә юк.

Мин Нәсимнең өс-башын күздән кичергән арада, Фәр­гать төенчек белән тырыска үрелде.

—  Ас анда, асны түкмәгез, — диде Нәсим, тырыска ымлап, — әни җибәлде, масина кискә кылын гына килә...

Кулындагы әйберләрне безгә биргәндә, Нәсимнең зәң­гәр сатин күлмәге күтәрелеп, ләпек чәчрәгән кендеге кү­земә чалынды. Шул вакыт минем башыма бер-берсенә бәйләнмәгән ике уй килде: «Нишләп капкорсак булсын әле ул, һәммәбезнеке кебек матур ич аның эче... Кешегә ияреп кенә йөри ала дип торам мин аны тагын... Ә ул әнә — яңгыр димәгән, ерак димәгән — ялгызы чыккан да киткән... Яшен ташы белән бер...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев