Көмеш кыңгырау

Җен малае

Беренче көнне үк бистә кешеләренең күзенә чүп булып керде ул малай.

Алты-җиде яшьләр чамасында, көнҗәләдәй чәчләре һәрчак тузгып, як-якка тырпаеп тора, авызында алгы тешләре юк, шул сәбәпледерме, сүзләрен санап-санап кына ди­гәндәй, бик саран сөйләшә, кешегә каш астыннан сөзеп карый.

Ул килеп, ишегалдында күренү белән үк хәбәр таралды: әбисенә кунакка килгән, имеш. Ходай түземлек бирсен бу баш­кисәрнең әбисенә! Кем икәне күз карашыннан ук күренеп тора...

Һәм бик тиз арада юраганнар юш килде. Килеп элгәшүенә ярты көн дә узмастан, бу чытлык бөтен ишегалдына хуҗа бу­лып алды. Әйтерсең туа-тумыштан шушында яшәгән! Әбәткә кадәр ул барлык подъездларны айкап чыкты, төштән соң өч катлы йортның чарлагын пыран-заран актарып төште, подвалга кереп казынды. Шул рәвешле өйнең һәр почмагын иснәп-барлап чыкканнан соң, сарай түбәләренә, коймаларга, агач башларына үрмәләде. Анда да озак тоткарланмыйча, сикереп төшеп, сәрби куаклары астына чумды.

Ике кулына да базар букчасы күтәреп кибет ягыннан өлкән яшьләрдәге бер юантык апай кайтып килә иде. Шунда кинәт өй артыннан әлеге тиктормас малай атылып чыкты. Йөгергән уңайга ул аш тәлинкәсе зурлыгындагы күгәргән калай банканы типкәләп тәгәрәтә иде. Асфальт тротуарда котсыз яман тавыш­лар чыгарып тәгәрәгән калай банка тавышына әлеге апай, кинәт сискәнеп, башын күтәрде:

—  Фу-у, котымны алдың! Башка уен тапмадыңмы, күгәргән тимер тәгәрәтеп йөрмәсәң?

Әмма бу сүзләргә малайның сыңар керфеге дә селкенмәде. Әллә дәштеләр аңа, әллә юк. Әйтерсең бөтенләй ишетмәде дә, күрмәде дә. Күк күкрәгәндәй бөтен ишегалдын дер сел­кетеп,   чатыр   чаба   бирде:   шаңгыр-шоңгыр,   шаңгыр-шоңгыр...

Бу сәер авазларны ишетеп, төрле подъездлардан урамга малай-шалай сибелде. Башта кайберләре бер мәлгә аптырап тордылар. Әйе, каян килгән әле безнең ишегалдына мондый көнҗәлә?.. Ә кайберләре шунда ук кызыклы уен белән мавы­гып киттеләр. Почык борынлы, ак керфекле бер малай тегенең юлына аркылы төште:

—  Каян алдың? Бир әле, мин дә тәкмәрләтим.

Чытлык малай, бер генә минутка тукталып, тегеңә кырын күз салды:                

—  Үземә кирәк.

Һәм янәдән шаңгыр-шоңгыр, шаңгыр-шоңгыр...

Эсседән әлсерәп, сәрби куаклары күләгәсендә йоклап яткан алабайлар, кинәт сискәнеп, һау-һаулап өрергә керештеләр, мә­челәр, куркынып, агач башларына сикерде. Өлкәннәрдән кем­дер берәү шар ачык тәрәзәдән башын тыгып кычкырды:

—  Туктат шалтыр-дөбереңне, башсыз балан куагы! Болай да эсседән баш мие кайный!

Шундый кызыклы шөгыленнән аерганга малайның кәефе кы­рылды, күрәсең. Ул авызын кыйшайтты, кашларын җыерды. Аннары, бер дә исе китмәгәндәй, чырт итеп читкә төкерде дә, тәкәббер генә атлап, банкасын чүәк башы белән этәрә-этәрә, үз подъездларына юнәлде. Ләкин ике-өч минутлар вакыт узды­мы, юкмы, ул инде урам-тыкрыкларны бер итеп, янәдән чатыр чаба иде. Әлеге затлы-кыйммәтле уенчыгыннан аерылырга һич­бер исәбе юк иде бу чытлыкның. Урамдагы башка малайлар һәммәсе каядыр китеп юкка чыктылар. Өлкәннәр күзенә чалына­сылары килмәгән, күрәсең. Бу тикле доңгырдыктан хет колак­ларыңны томала! Моның өчен рәхмәт әйтүләрен көтәсе юк!

Бераздан күрше йорттан бик кыбырсык киенгән, баш тү­бәсенә кызыл бантик бәйләгән сары чәчле кызый йөгереп чыкты.

—  Доңгырдатма! — диде ул, кырыс кына итеп.— Синең ар­када безгә дә эләгер, юкса. Аңладыңмы? Чүплек башыннан күгәргән калай табып алган да...

Малайның ваемсыз йөзе кинәт үзгәрде. Җавап итеп ул һич­бер сүз әйтмәде, ләкин аның гаять күп мәгънәле күз карашы әлеге кызыл бантикка текәлгән иде. Әгәр шул вакытта якында гына шыгырдап ишек ачылмаса, ай-һай, бу бантикның исән калуы бик тә шикле иде.

Кызчык, йөгерә-сикерә, өй почмагы артына кереп югалды. Ниндидер ашыгыч йомыш белән китеп барышы иде, күрәсең. Киткән икән, димәк, кайтасы да бар әле!..

Кояш рәхимсез кыздыра, асфальт тротуардан кайнар сумала исе бөркелә, әмма малай подъезд төбен уяу сагалый иде.

Әнә ул бәйләнчек кызый кайтып та килә. Ни-нәрсә өчен­дер бик шат күренә, һаман шулай йөгерә-сикерә атлый, ике кулында ике туңдырма. Баш очындагы бантигы кызыл күбә­ләк кебек җилпенә.

Малай астыртын гына як-ягына күз йөртеп чыкты: берәү дә күренми. Бәс, шулай булгач...

Ул, куак артыннан чыгып, кызыйның юлына аркылы басты:

—  Ни кирәк сиңа?

—  Нидерби.

—   Бәйләнмәкче буласыңмы?

—   Булам!

—   Карап кара!

Алар, ике әтәч кебек, бер-беренә каршы басып, шактый вакыт хәрәкәтсез тордылар. Кызыйның кулындагы туңдырмала-' ры эреп, кызган асфальт өстенә тама башлады. Ул, ничек тә ычкынып качарга теләп, әле уңга, әле сулга тайпылды, әмма теге тигәнәк чат ябышкан: кызның һәр хәрәкәтен алдан ук абайлап, һәр омтылышына аркылы төшә, подъезд ишегенә та­ба бер генә адым ясарга да ирек бирми. Тегеләй дә, болай да янап карады. «Абыйга морожный алып кайтып киләм, эреп бетсә, арт сабагыңны укытыр»,—дип тә өркетмәк булды. Әмма әйттең ни, әйтмәдең ни бу сырганакка! Ярый әле, шунда башы­на тәвәккәл бер фикер килде.

—   Ә-әй, түтәкәй, кара әле моны!—дип кычкырды ул, ки­нәт уң тарафка карап.

Әлбәттә, малай да ялт итеп шул якка карады. Кызыйга исә шул бер мизгел җитеп ашкан иде. Ул, җитез мәче кебек җәһәт кенә сулга тайпылып, подъезд ишегенә чумды.

—  Ярар, эләгерсең әле!—дип, зәһәрләнеп йодрык янады әлеге сырганак.

—   Кырдың, ди, пычагымны! Кырдың, ди!..

Кызый, нәүмиз калган малайны үчекли-үчекли, югары катка менеп китте.

Шуннан соң бу тынгысыз малай күпмедер вакыт ишегалдын­да күренми торды. Ашарга кергән идеме, әллә берәр яры китеп барган идеме, әмма урам беразга тынып калды.

Тик бераздан барыбер үзенекен итте, явыз. Кызның суга чыккан чагын сагалап торды да, берни булмагандай тып-ты-ныч кына килеп, чиләгенә бер кепка ком сипте. Бу кадәрле-сен кызый көтмәгән иде. Ул сулкылдап елап җибәрде. Үзенең мәкерле эшен җиренә җиткереп башкарган көнҗәлә баш, бик канәгать кыяфәт белән, шунда ук юкка чыкты.

Бу хәлләрдән хәбәрдар булган күрше-күләннең тәмам ачуы кабарды, һәркем үз фикерен әйтүне кирәк тапты:

—  Нинди тәрбиясез бала!

—  Менә  шушындыйлардан  үсә  инде  ул   урам   сукбайлары!

—  Нинди ата-ана үстерәдер мондый бәдбәхетне!..

Әлбәттә, хәзер инде аның белән беркем дә дуслашырга, ара­лашырга теләмәде. Бистә читендәге күлгә кармак салырга бар­салар да, туп сугарга җыелсалар да, бистә малайлары һәрчак бу тиктормасны читкә тибәрәләр иде. Бәладән башаяк!

Икенче көнне һич көтмәгәндә һава бозылды, кинәт кенә төнь­як тарафтан көчле җил исә башлады. Ул төркем-төркем ямь­сез соры болытлар көтүен куып китерде, түбә калайларын дөбердәтте, ишегалдында үскән яшь каеннарны пыран-заран китерде.

Көннең көн буе өйдә утырып тәмам ялыккан бала-чага үзенә бер-бер шөгыль таба алмый гаҗиз иде.

Шул арада, тәрәзә ярыгыннан җил өргән кебек, өйдән өйгә бер сәер хәбәр таралды. Кибет янында бер сыерчык баласы оча алмый җәфалана, имеш. Күзен тасма белән бәйләп җибәргән­нәр, имеш.

Моны ишетүгә һәркемнең күңеленә бер үк уй килде: «Шул әлеге чытлык малай эше түгелме икән бу? Аннан барысын да көтәргә була...»

Малай-шалай, капчык авызыннан сибелгән борчаклар ке­бек, урамга сибелде... Кайда икән ул бичара кошчык? Ничек ярдәм итәсе икән үзенә?..

Артык тиз йөгерүдән сулышлары капкан ике кызчык, кинәт шып тукталып, зәһәр җилдә иелә-сыгыла җилфердәгән яшь каен­га күрсәтеп, кычкара башладылар:

—  Сыерчык, сыерчык! Әнә ул, әнә, килегез тизрәк!

Тиз арада малайлар да килеп җитте. Алар каен тирәсендә әтешә-төртешә бәхәсләшергә керештеләр:

—   Баскыч алып килергә кирәк,— дип тәкъдим итә арадан берсе.

—  Әйдәгез, җыйнаулашып каен кәүсәсен селкетик,— ди икенчесе...

Бу бәхәс, ихтимал, кирәгеннән артык сузылган булыр иде. Ләкин шулчак, терсәкләре белән төркемне аера-аера, каен тө­бендә пәйда булган түгәрәк мәйданчыкка әлеге дә баягы көн­җәлә баш килеп керде, һәм, килә-килешкә, аягындагы ботин­каларын ашык-пошык яшел чирәм өстенә салып ташлады да, куллары, аяклары белән каен кәүсәсен кочаклап, мәче җитезлеге белән өскә үрмәләде. Әле бил ныгытырга да өлгермәгән каен кәүсәсе унга-сулга чайкалды, кичкырын тәмам котырынган салкын җил, аны тамыры белән кубарып ыргытырга теләгәндәй, һаман ыжгырды, сызгырды, неп-нечкә яшь ботакларны урап-урап, сел-тәп-селтәп, теше-тырнагы белән өскә үрләгән үҗәт малайны камчылады. Ап-ак зифа кәүсәнең хәтта түзә алмый иңрәп куй­ганы, әрнеп ыңгырашканы да ишетелә кебек иде, Хәзер... Менә хәзер ул биленнән сынып чыгар да, гөрселдәп-уфылдап җиргә авар, үз авырлыгы белән үзсүзле тешләк бу малайны да басып-сытып харап итәр кебек тоела иде.

Әмма шулвакыт сулыш алырга да куркып, әлеге тамашаның ахырын көткән төркем беравыздан «ах» итеп куйды. Чөнки җан-фәрманга каен ботагына чат ябышып утырган сыерчык баласы, кинәт кенә ычкынып, җил очырган коры яфрак кебек, һавага күтәрелде һәм давыл ихтыярына бирелеп, якындагы ихаталарга таба очты. Шушы минутта бу бичара тере төерчек таш стенага бәрелеп, тәмам изелер, юкка чыгар кебек иде. Әмма шул хәвеф-хәтәрне ничектер тоемлап, сыерчык баласы иң-иң соңгы көченә канатларын җәһәт-җәһәт җилпеде...

Тиңе булмаган табигать зилзиләсе һәм шушы зәгыйфь кош­чык   тик   бер   минут,   тик   бер   мизгел   шулай   йөзгә-йөз   килеп көрәштеләр, һәм... тере төерчек җиңеп чыкты. Ул менә-менә җимерелеп төшәргә торган иске сарай түбәсенә барып утырды.

Малай, ике дә уйламастан, агач ботагыннан сикереп төш­те, шулвакыт шактый нык кайшалдырган сул аягына аксый-туксый, сарай ягына йөгерде. Ул инде хәзер сарай кыегына терәлеп үк торган биек койма башына үрмәләде... Кырыкмаса-кырык җиреннән күгәреп ертылган түбә калае кулларны җәрә­хәтләде, күзләргә күгәрек тузаны тулды. Шәрә бәпкә буенча югары үрмәләгән чакта аны чак-чак кына җил алып бәрми калды, ләкин аның үзе турында кайгыртырга бер генә минут та вакыты юк иде. Тик кошчык кына тагын очып китә күрмәсен, Әзгә генә, бик әзгә генә түзсен, бирешмәсен!

Ниһаять, ул, үрелеп, сыерчыкны кулына алды, уч төбендә йоп-йомшак каурый-мамыкка төрелгән чикләвек шәйле генә шу­шы... тормыш кисәкчәсенең лепердәвек җылысын тоеп, бер генә мизгелгә үзе дә никтер калтыранып куйгандай булды. Аннары, ниндидер рәхимсез шакшы куллар белән сыерчык күзенә бәйлән­гән җептәй нечкә кара тасманы чишеп, җилгә очырды, кошчык­ны күлмәк изүе аша куенына тыкты һәм үз гомерендә булмаган­ча сак һәм салмак хәрәкәтләр белән, сарай кыегыннан түбән­гә шуышты. Бу минутта аның йөзендә гомер булмаган самими рәхәт елмаю балкый иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: