Көмеш кыңгырау

Электрлы чалбар

Шәһәр ма­лаеның чылбыр таккан чалбары Солтанның электрлы чалбары янында юк булды да калды.

Чишмә буе Фәтхетдиннәргә шәһәрдән кунаклар килгән. Бу хәбәргә Солтанның бер дә исе китмәде. «Әз киләмени җәен авылга кунаклар. Килерләр дә китәрләр», — дип уйлады ул. Дөресен әйткәндә, юк-бар хәбәр белән кызыксынып торырга аның вакыты да юк иде. Инде әллә ничә көннән бирле кесә фонаре ясарга маташа. Фонарьның схемасын күңеленә үк ятлап бетер­де. Мең кат ясап карады, ә фонаре янмый да янмый. Ап­тырады бит. Мондый чакта күршегә килгән кунаклар белән кызыксынып торамы соң? Их, үзең ясаган фонарь белән урамны яктыртып бер узуың ни тора! Зәлия дә ул чагында борынын чөеп, эреләнеп кенә сөйләшмәс иде. «Кая әле, Солтан, күрсәт әле бер генә», — дип үзе дә йөге­реп йөрер иде.

Солтан инде җыелып беткән фонарьны тагын сүтеп ташлады. Җыелуы да дөрес җыелган кебек, лампочкасы да өр-яңа. Нинди зәхмәт кагылган соң моңа? Солтан уй­ланып озак басып торды. Шулчак урамда Зәлиянең көлгән тавышы ишетелеп китте. Солтан эшен ташлады да ишегалдына чыкты. Исе китмәгән кыяфәт белән йорт болдырына атлады. Аннан Зәлияләрнең ишегалды уч төбендәге кебек күренеп тора. Баскычка күтәрелүе бул­ды, электр тогы суккан кебек дерт итеп китте. Зәлияләр ишегалдында Солтаннан әз генә калку буйлы бер малай басып тора иде. Өстендә хәрбиләр гимнастеркасы кебек яшел күлмәк. Ә чалбары! Чалбарын гына кара син аның! Кара шакмак төшкән аксыл чалбар. Тәнен кысып сыла­нып кына тора. Балаклары түбәнгә таба киңәеп киткән. Ә балак очларында баш-башларына имән чикләвеге кадәр ялтыравыклы чукмарлар таккан чылбырлар. Сол­тан малайның хикмәтле чалбарына карады да катты. Ма­лай атлаганда балак очлары ярканат канатлары кебек җилбер-җилбер кабарып китә. Чукмар башлы чылбыры әрле-бирле тирбәнеп куя. Солтан ул чылбырның чыңла­ганын да ишеткән кебек булды. Зәлияне генә күр тагын! Шул малай алдында ничек бөтерелә. Чәчләрен өскә җыеп тасма белән бәйләгән. Өстенә зәңгәр сарафанын киеп алган. Малай нидер сөйли, Зәлия бертуктаусыз көлә.

Солтан үзенең теккәннән бирле үтүк күрмәгән чалба­рына карап алды. Түзмәде, җирдән йодрык хәтле таш эләктерде дә Зәлияләр капкасына тондырды. Зәлия белән малайның исе дә китмәде, сүзләрендә булдылар. Солтан нишләргә белми як-ягына каранып алды. Казык башына кидереп куйган гөбегә күзе төште, һи, Зәлияләр гөбесе ич бу! Солтан тиз генә гөбене култык астына кыс­тырды да Зәлияләргә кереп китте.

Солтан кергәндә, әлеге малай, җиргә сыза-сыза, Зәлиягә нәрсәдер аңлата иде. Чалбарындагы чылбырлар иелгән саен чыңлап ала.

— Фәрхия түтәй өйдәме? - дип сораган булды Солтан. Чит малай озын керфекле зәп-зәңгәр күзләрен Солтанга төбәп тынып калды. Зәлия, йөрисен шунда, дигәндәй, турсаеп Солтан янына килде, аның кулыннан гөбене алып болдырга куйды. Чалбарлы малай шуны гына көткән диярсең, тиз-тиз килеп гөбенең эченә карады.

— Нәрсә бу?

— Гөбе, — диде Зәлия, үзе Солтанга арты белән боры­лып басты.

— Нинди гөбе? — диде малай һаман аңламыйча.

—  Нинди булсын, гап-гади, май яза торган, - диде Солтан, шуны да белмисеңмени дигән кыяфәт белән, теш арасыннан черт итеп төкереп куйды.

— Малай бер дә сер бирә торганнардан түгел икән. Ике кулын затлы чалбары кесәсенә тыкты да Солтан каршы­на килеп басты. Күзләре белән ашардай булып Солтанга текәлде.

—  Бездә майны язмыйлар шул, магазиннан гына ала­лар...

— Әйдә, Равил, шуның белән бәхәсләшеп торырга әле, — дип Зәлия малайның җиңеннән тартты. Борынын җые­рып, Солтанга карап өстәп куйды: — Кыяфәте!

Ну, Зәлиянең шул гадәте! Кеп-кечкенә борынын җые­рып, бер генә карап ала. Солтанның бөтен батырлыгы ка­ядыр югала. Әмма бу юлы Солтанның сынатасы килмәде.

— Нәрсә булган минем кыяфәткә? — диде ул, күкрәген киереп, кулларын теге малай кебек, кесәсенә тыкты.

Зәлия чыркылдап көлеп җибәрде.

— Инәем лә, үләм, чалбарына кара син аның...

—  Исең киткән иске чикмән якасына. Чалбарга чыл­быр тагуны әллә авыр эш дип белдеңме аны! — диде Сол­тан ачуын тыярга тырышып йодрыгын йомарлады.

— һи, китми ни. Синме соң аны эшли торган, Ходаем, сөйләшеп торган була тагын.

Гөбенең ни икәнен дә белми торган чит малай алдын­да Зәлиянең хурлавына Солтан түзеп тора алмады. Бер як җилкәсе белән малайны юлдан читкә этәрде дә капкадан атылып чыгып китте. Күңеле белән моннан соң беркай­чан да Зәлияләр ягына әйләнеп карамаска ант итте.

Ант итү җиңел, әмма теге малай чалбар чылбырларын чыңлатып Зәлия алдында йөргәндә ничек түзмәк кирәк! Абзар түбәсендә печән өстендә уйланып ята торгач, Сол­тан йоклап киткәнен сизми дә калды.

Төшендә Солтан Марска очарга җыенганын күрде. Имештер, Солтанның кечкенә генә космик корабле бар. Корабльнең бер кнопкасын, бассаң, ул һавага күтәрелә, икенчесенә бассаң, җир астына төшеп китә, корабы суда да йөзә, һавада да оча. Ә Солтанның костюмы нинди ди­ген! Тәненә сыланып тора, резина дисәң резина түгел, капрон дисәң, капрон түгел. Әллә инде моңа кадәр ке­шеләргә таныш түгел материалдан тегелгән. Чалбарын гына кара инде син. Үзе елкылдап тора, ә балак очларын­да нәни генә лампочкалар. Уң аягын атласа, яшел ут ка­бына, сулын атласа — кызыл. Ялт та йолт кына итеп тора.

Төше шул турыга җиткәч, Солтан дерт итеп уянып китте. Их, Марска очкан булсачы! Ник кенә уянды икән соң, ә? Солтан күзләрен чытырдатып йомып тагын ятты.

Төшенең дәвамын күреп бетерәсе килде аның. Кайда ин­де ул?! Нихәтле ятса да, йокыга китә алмады. Күз алдына Зәлияне авызына каратып торган теге малай килде. Их, төшендә кигән чалбары ул малайныкы ише генә идеме соң?! Лампочкалары ни тора! Чү! Солтан сикереп торды да кабаланып түбәдән төште. Өйгә кереп, койка астын­нан чыршы уенчыклары тутырып куйган әрҗәне, төрле төсле лампочкалы гирляндаларны тартып чыгарды. Ян­дыра алмаган фонарен сүтеп ташлап, аннан батареяла-рын алды. Гирляндаларны кылт урталай бүлде дә ике ба­тареягә тоташтырды. Лампочкалар ялт итеп кабынып киттеләр. Солтанның түбәсе күккә тиде. Ул тиз генә чал­барын салды да һәр ике балагының бер ягын тезгә хәтле сүтеп ташлады. Комод тартмасыннан чалбар төсле мате­рия табып алды. Аны чалбар балакларына чамалап кисте дә гирляндаларны беркетеп чыкты. Аннары аларны ба­лакларының сүтелгән ягына эчтән беркетеп текте. Бата-реяларны чалбар кесәсенә урнаштырды. Гирлянда чы­быкларына батареяларны тоташтырган иде, елмаеп ук җибәрде. Чалбар балакларында төрле төсле нәни генә ут­лар кабынды.

... Көтә торгач, кич җитте. Бала-чага тау астына сыер сакларга, кичке уенга чыга башлады. Авылның әллә кай башында гармун тавышлары яңгырады. Солтан лампоч­калы чалбарын киеп болдырга чыкты да Зәлияләр ишегалдын күзәтә башлады. Әнә алар. Көлешә-көлешә капкага таба киләләр. Зәлия аны тау астына алып бара инде, уен җыелган җиргә. Солтанның алар күзенә күренәсе килмәде. Бакча буйлап кына тау астына элдерт­те. Зәлияләрне күрүгә, авыл малайлары уйнаудан туктап чит малай янына җыелдылар. Эндәшми-тынмый аны ба­штанаяк карап чыктылар. Аның чылбырлы чалбарына исләре китүен сиздермәделәр-сиздерүен. Шулай да кай-берләренең күзләре кызып куйды. Солтан белмиме соң инде үз авылы малайларын! Үлсәләр үләләр инде, берсе дә сер бирми.

Зәлия, әнә, күрдегезме дигән кебек, әле бер малайга, әле икенчесенә карады. Кукраепмы кукрайды. Әйтерсең лә, кунак малае түгел, үзе дә кешедә юк киемне киеп ал­ган. Малайларның Зәлиягә исләре китәме соң?! Күргәннәре юкмы аны?!

Кунак малае белән танышып алдылар, уен башларга командаларга бүленделәр. Шулчак Солтан түзмәде. Чал­бар балагындагы лампочкаларны каплап торган чүпрәкләрне өзеп алып кесәсенә салды. Лампочкаларны батареяларга тоташтырды. Лампочкалар гөлт итеп кабы­нуга, малайларның күзләре шар булды. Уенны онытып, Солтанны урап алдылар.

— Менә хикмәт! Кайдан уйлап чыгардың моны?

— Менә бу чалбар, ичмасам, - диештеләр. Шәһәр ма­лаеның чылбыр таккан чалбары Солтанның электрлы чалбары янында юк булды да калды. Солтанга хәтта Зәлия дә сокланып караган кебек тоелды. Түбәсе күккә тиде малайның. Малайлар Солтанны урап алып, аның белән янәшә атладылар. Солтан уң аягын атлауга, кызыл белән зәңгәр лампочка кабына, сулын атладымы — яшеле белән сарысы. Малайлар нихәтле баш ватсалар да, лам­почкаларның серенә төшенеп җитә алмадылар.

—  Ничек уйлап чыгардың син моны, малай, ә? Вәт баш! — диештеләр.

Солтан, әллә ничә дошман гаскәрен тар-мар иткән полководец кебек, малайлар уртасыннан горур атлап барды. Малайлар шаулаша-шаулаша Солтанны болын­ның икенче башына алып киттеләр. Равил белән Зәлия дә аларга иярде. Солтан чылбырындагы лампочкалар күктән төшкән нәни йолдызлар кебек җемелдәшәләр. Малайлар аннан күзләрен дә алмыйлар.

Кинәт Солтан сөрлегеп китте һәм түмгәккә абынып егылды.

Малайлар:

—  Их, харап кына булды электрлы чалбар, — диеш­теләр.

Кызганыпмы, мыскыллапмы әйтте моны малайлар — Солтан төшенмәде.

— Ничего подобного, — диде Равил, Солтан янына ки­леп. — Просто батареяләр белән лампочкалар арасында контакт бетте, бер минутта тоташтырырга була аны.

Аның шулай икәнен Солтан үзе дә белә иде. Ләкин гөбенең нәрсә икәнен белмәгән шәһәр малаеның авы­зыннан бу сүзләрне ишетү аңа гаҗәп тоелды.

— Кайдан беләсең син аны? — диде ул, кулын кесәсенә тыгвш, батареяларны гирлянда чыбыкларына тоташты-ра-тоташтыра.

— Беләм инде, — диде Равил, кул селтәп. — Моны ал­маш токка көйләсәң, эффект тагын да зуррак булыр иде.

Солтан барган җиреннән туктап калды.

— Соң, син алай булгач, электр фонарен да схема буен­ча җыя беләсендер?

—  Җыйган бар иде, — диде Равил гади генә. — Мин мәктәптә түгәрәккә йөргән идем.

Солтан, дөньясын онытып, кулын Равилнең җилкәсенә куйды.

—  Ну, малай, шәп булды бит әле синең килүең. Ничә көн фонарь җыям. Яндырып кына булмый, чистый апты­радым, һич сәбәбенә төшенә алмыйм, — диде, аннары кесәсеннән батареяларны алып, малайларга электрлы чалбарның серен чиште. Малайлар Солтан чалбарын көлешә-көлешә карадылар.

Иртәгесен Солтан белән Равил, тыңлаусыз фонарьны, схемага карап, яңабаштан җыйдылар. Тырыша торгач, менә дигән фонарь ясадылар. Шәп малай булып чыкты ул Равил. Өстәвенә үзе Зәлиягә якын гына туган да тиеш­ле икән. Ике өй арасына телефон да сузмакчылар иде, кирәкле детальләре булмады. Аларны киләсе җәйгә Ра­вил шәһәрдән алып кайтырга булды. Малайлар дуслар булып аерылыштылар. Солтан электр лампочкаларын, чалбарыннан сүтеп алып, батареясе-ние белән Зәлиягә бүләк итте. Бик кызыгып карап торган иде тау астында. Әйдә ымсынып калмасын, чыршы бәйрәмендә күлмәген электрласын. Кыз кеше лә ул. Җитмәсә, күрше, сабакташ тагы...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: