Көмеш кыңгырау

Егетлек (Рөстәм Галиуллин)

Рамилләрнең мәктәбендә тарих укытучысы Галим Гаделовичтан бөтенесе шүрләп тора.

Үзе карт инде ул, пенсия яшендә, диләр. Әмма аның дәресендә иң усал малайлар да кырык биш минутка иң тәртиплегә әверелә. Дәрес баш­ланыр алдыннан, һәркайсы телефоны сүнгәнме-юкмы икәнен кат-кат тикшерә, шуңа күрә сыйныфның ватсаптагы төркеме дә ял итеп ала. Кызлар да бу дәрескә тыныч күңел белән керә: беркем аларның чәченнән тартмый, сумкала­рына нәрсәдер тутырмый, «мәхәббәт хатлары» яумый, арткы партадагы малай­лар кирәксә-кирәкмәсә сөйләштереп интектерми. Класста чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлык урнаша, аны бары тик тарих укытучысының тавы­шы гына боза ала. Карап торышка усал да түгел инде Галим абыйлары, әмма мәктәп коридорында аның исемен хөрмәт белән әйтәләр, гайбәтен пышылда­шып кына саталар иде...

Әнә шул укытучы Рамилләрнең җиденче сыйныфында телдән имтихан алырга булды.

—  Бөтенегез Интернет балаларына әверелдегез, һәрнәрсәгә җавапны шуннан гына табасыз. Мәгълүматны колак белән ишетә алмый башладыгыз, хәтерегез юк, ике сүзне тоташтырып, аңлаешлы җөмлә төзи алмыйсыз. Шуңа күрә бер атнадан, нәкъ университетлардагыча, билет алып имтихан тапшырасыз. Өченче чиреккә билгене әнә шул имтихан нәтиҗәләре буенча чыгарам! — диде ул, һәммәсенең дә күңеленә шом салып.

Имтихан көне якынлашкан саен, Рамилнең төн йокылары качты, еш кына саташып, кычкырып уяна башлады. Куркырлык та шул: Галим Гаделовичны берничек тә алдап булмаячак, телефоннан да әзер җавапларны күчерттермәячәк, аның сорауларына Интернетта әзер җавабы да табылмаячак әле! Ничек кенә шүрләсә дә, ул имтиханга әзерләнә алмады. Булмаса булмый икән: китап-дәфтәрләрен тотып укырга тотына гына, йә йокыга китә, йә планшет белән мавыга да, имтихан онытыла. Шулай да соңгы өмете бар Рамилнең: ул да булса — игезәге Раил. Көнне төнгә тоташтырып, баш күтәрми әзерләнгән Раил белән алар шулчаклы охшаш, бертөсле киенеп куйсалар, хәтта әниләре дә аера алмый интегә. Имтихан көнне иртән Рамил:

—  Раил, коткарсаң, син генә коткара аласың, әйдә, имтиханны минем өчен биреп чык әле? Чәче коелган, лупалы күзлек кигән Галим абый безне барыбер аермый бит? Җитмәсә, бер партада утырабыз, — диде.

—  Әгәр сизсә? Алай дөрес тә булмый...— дип, Раил баштарак каршы килеп маташса да, Рамил шушы көннән исән калса, ныклап укырга керешәчәгенә вәгъдә биргәч ризалашты. Игезәкләр икесе дә костюм-чалбардан, ак күлмәктән имтиханга киттеләр.

Имтихан өчен тарих укытучысы алдагы дәресне дә тарихныкына алыштыр­ган иде, шуңа күрә һәр укучыга сорауларны өеп-өеп бирде. Хәтта «биш»легә генә укучылар да коелып төште, әйтерсең лә шушы карт укытучы алдында телләрен йоттылар. Моны күреп, Рамилнең йөзе үк агарып чыкты. Әле дә ярый игезәге акыллы шул! Раил иң башта имтиханны Рамил өчен бирергә бул­ды. Кул күтәреп, укытучы каршына килеп утырды. Билеттагы сораулар аңа яхшы таныш иде.

—  Йә, сөйләп кара, Рамил Мансуров, — диде Галим Гаделович, аңа текәлеп. Раил аның калын күзлек пыяласыннан чагылган кояш нурларыннан күзен

кысып сөйли башлады. Өстәмә сорауларга да төгәл җавап бирергә керешкәч, укытучы аны кинәт бүлдерде:

— «Биш»ле сиңа, Мансуров. Молодец, егет икәнсең! — Аннары, болай да ут йотып утырган сыйныфташларын сискәндереп: — Менә һәрберегез дә шулай сөйләргә тиеш! Рамил Мансуров кебек! — диде.

Рамил, игезәге янына килеп утыргач, ихластан аның кулын кысты: «Рәхмәт, чын егет икәнсең!» — дип пышылдады.

—  Вәгъдәңдә торасыңмы соң?

—  Бүгеннән укый башлыйм, — диде, әле яңа гына йөзенә үз төсе кайта баш­лаган, тынычлана төшкән Рамил.

Раил озак тоткарланмады, кул күтәреп, әзерлеген әйтте дә үзе өчен имтихан бирергә утырды. Укытучы игезәкләрнең урыннарын алыштыруларын сизми калды. Классташлары да бу «җинаять»не күрмәмешкә салышты.

—  Тукта әле, син сөйләдең бит инде? — диде ул, аптырап.

—  Ул Рамил иде, ә мин — Раил Мансуров.

— Ә-ә, — диде укытучы. — Игезәкләр бит әле сез. Кызык, бик кызык. Сөйлә, әйдә...

Раил сөйли башлауга, зиһене чуалып китте. Сүзләрен оныткач, дәфтәр битенә язып куйганын гына укырга тотынды.

—  Син күчергәнсең, — дип бүлдерде укытучы. — Аңлап сөйләмисең!

—  Юк, юк, — диде Раил, каушап.

—  «Өч»ле сиңа! һе, ел буе синең өчен игезәгең җавап биргәндер әле, уйлап карасаң! Әнә ул ничек шәп сөйләде. Ул укыган бит, ә син әзерләнмәгәнсең. Ничек алдагы чирекләрдә сиңа «биш»ле чыгарганмындыр, шаклар катам!

...Раил, иңнәре салынган, күзе кызарган килеш, игезәге янына килеп утыр­ды. «Биш»ледән балкыган Рамил, Раилнең кызганыч кыяфәтен күреп, үзе дә сизмәстән торып басты:

—  Галим Гаделович, безнең кәгазьләр буталган бит! Игезәгем минем өчен җавап биргән! Билгеләр буталган безнең! Зинһар, төзәтегез!

—  Ничек инде? — Укытучы аптырап аңа карады. — Син — кем?

—  Мин — Рамил Мансуров, — дип җавап бирде аңа Рамил. — Әле генә җавап бирдем, әмма имтихан сорауларын алгач, кәгазьләребез алмашынган, Раил «биш»лесен ялгышып миңа куйгансыз...

—  Ничек инде? — Галим Гаделович, бер мәлгә берни дә аңламыйча, жур­налдагы исемлек буйлап имән бармагын йөртте. Калын кысалы күзлеген бер салып, бер киеп күк төседәй зәңгәр күз карашын игезәкләргә төбәде. — Шулай­дыр дип уйлаган идем инде аны... — Ул зур канәгатьләнү хисе белән «гаебен» төзәтеп куйды. — Менә дөреслекне торгыздык...

Бу юлы Раил игезәгенең кулын ихластан кысты: «Егет икәнсең», — диде ул аңа. Башка сыйныфташлары да Рамилгә яратып карадылар.

Хәтта Галим Гаделович ак кәгазьгә зур итеп төшергән, бормаланып яткан еланны хәтерләткән ялган билге дә — Рамил өчен «биш»ледән дә кадерлерәк «өч»ле дә — аның әлеге гамәлен хуплагандай елмая иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: