Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Дустым бака –ка! (Гүзәл Әдһәм)

– Исәнме, дустым бака-ка! Хәлләрең ничек?

Айзатны авылга әбисенә кайтардылар. Ике айга! Әти-әнисенең җибәрергә бер дә исәпләре юк иде дә, көтмәгәндә-уйламаганда, балалар бакчасын ремонтка яптылар да  куйдылар. Менә шул!

Әтисе машина белән “выж-ж-ж!» - авылга. Ул әбисенең куанганын күрсәң! Әле әтисен, әле әнисен килеп кочаклый. Айзатны башта танымый да торды хәтта.

– Нинди егет ияртеп кайттыгыз сез?- дигән була.

Әнисе:

– Бу – безнең Айзат бит! – дигәч, шаккатты.

– Булмас! Булмас! Оныгым Айзатка әле җиде яшь тә тулмады. Ә бу егет бик зу-у-р ла! – ди.

Әбисе салып биргән ашны Айзат “сыпыртып” кына куйды, өйдәге кебек, суганын да чүпләп утырмады, “ялт!” итте. Бигрәк зу-у-ур үскән дип, мактап торучылар барында, сер бирмәссең бит инде.

...Иртән йокыдан торышка, әбисе өйдә үзе генә иде инде.

“Китеп дә барганнар! Уятмаганнар да!”

Әллә елыйсы да килә инде? Ниндидер бер нәрсә Айзатның күзен әчеттерде, борыны да юешләнеп китте түгелме соң?

Шунда әбисе карандаш тотып янына килеп тә басты.

– Зур улымны үлчим әле, - ди.

Малайны бусагага бастырды.

– Буең менә моны-ы-ың кадәр икән! – дип, ишек яңагына бер  сызык сызып куйды. – Күпме үсәрсең икән, үлчәп торырбыз, яме, улым.

Ризалашты Айзат. Ничек риза булмыйсың ди, сентябрьдә мәктәпкә барасы бар бит. Ә теге шкафта эленеп торган өр-яңа мәктәп формасының җиңнәре шактый озын. Чалбарны да әнисе аңа “запас” белән алды шул.

– Сентябрьгә кадәр үсәсең әле!Тап-таман булыр! – диде.

Әбисе Айзатны дүртенче  класста укый торган күрше малае Самат белән таныштырды. Аның белән булса, болынга чыгып, кузгалак җыярга да, инештә су коенырга да рөхсәт итә. Инеш дигәннәре – Айзатның биленнән генә. Суы шундый җылы, көне буе чупырдасаң да була.

Айзат беркөнне шул суда исәпсез-хисапсыз вак балыклыр күреп шаккатты: санап бетерерлек тә түгел, мыҗлап торалар. Аның аквариумындагы балыкларга шундый охшаганнар, тик төсләре кенә үзгә -  кара-кучкыл. Үзләре шундый җитез, шундый тереләр! Кул белән дә тотып була икән лә! Бәләкәй чиләгенә әллә никадәр балык  салды Айзат.

Ә Самат шырык-шырык көлә.

– Балыгың бигрәк күп, кыздырып ашарсың инде, - дигән була.

Шундый нәниләрне ничек кызганмыйча кыздырсың ди!

– Аквариумга бит алар! – диде Айзат. – Мин аларны Казанга алып кайтам, дусларыма да өләшәм әле.

– Өләш, өләш! Дүрт аяклы балык дип, бик шатланырлар инде.

...Әбисе белән дә шактый озак бәхәсләште Айзат.

Әбисенең:

– Бу – балык түгел! Чукмарбаш болар – чук-мар-баш! Бака бәбиләре! – дигән сүзенә бер дә ышанасы килмәде малайның.

– Бака шундый була димени... Аның аяклары  була. Бу – балык! Балык! – дип, шактый киреләнде.

Әбисе елмаеп куйды.

– Чынлап да, алар балыкка бик охшаган.   Бер ай да үтмәс, бу бака малайларына аяклар үсеп чыгар. Үзең дә шаккатырсың әле!

Айзат ышанырга да ышанмаска да белмәде.

“Әллә әбисе шаярта инде? Әллә чынлап та шулай микән?”

Ә нигә тикшереп карамаска!

Чиләгендәге “балыклар”ны бакчадагы табакка җибәрде Айзат. Әле тиз генә Казанга китәргә җыенмый  ул, балыклары да үсә торсын шунда. Менә шунда күрер ул: бака малаемы, балыкмы икәнен.

Рәхәтләнеп йөзәрлек булсын дип, краннан су да агызмакчы иде, әбисе күреп алды. Тагын әллә нәрсәләр белде Айзат. Әбигә ышансаң, аның балыклары инеш суын гына ярата икән бит!

Инеш ерак түгел лә! Йөгерде генә! Бер дә иренмичә, нәни чиләге белән дүрт тапкыр инеш суы алып кайтты ул. Әбисе киңәш иткәнчә, яр буенда үскән үләннәрне дә җыйды әле.

Айзатның бу кыланмышлары Саматка да кызык тоелды.

– Я, биолог, балыкларың үсәме инде? -дип, гел тикшереп торды.

Бергә-бергә күзәтү тагын да кызыграк икән. Ике дус табакка суны гел-гел өстәп торды, бик эссе булмасын дип, күләгә дә ясап куйдылар әле.

Беркөнне Айзат балыклары янына килсә - шаккатты!

“Койрыклары кайда соң?”

Малай үз күзләренә үзе ышанмады – табак тулы бака малайлары! Үзләре шундый матурлар, нәниләр! Моңарчы нигә курыкты икән Айзат бакадан? Бигрәк сөйкемле, чибәр икән бит алар! Тотып алып, үбәсе килә үзләрен. Берсен кулына алуы булды, теге бака малае – “ялт!” – сикерде дә үлән арасына кереп тә качты.

Әллә ни күп тә үтмәде, табактагы бака малайлары берәм-берәм качышып та бетте.

Айзат кына аларны онытмады. Үлән арасыннан берәр баканың килеп чыгуы була, малай шатланып кычкырып җибәрә:

– Исәнме, дустым бака-ка! Хәлләрең ничек?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев