Көмеш кыңгырау

Дуслык көче

Кайчан башлангандыр бу дуслык — анысын берсе дә хәтерләми.

Балалар бакчасында алар инде дүртенче ел бергә йөриләр. Алмаз, Илшат һәм Данил беренче көннәрдән үк өчәү килешеп уйный башлаганнар иде, хәзер аларны ае­рым-аерым күз алдына да китереп булмый. Урамда да бергә алар, бүлмәдә дә аерылмыйлар. Тәрбияче апалары баштарак:

—  Ник сез һаман өчәү агылый белән тагылый кебек йөрисез? — дип ачулана иде.

Уен белән онытылып китеп, аның әйткәннәрен ишетмәгәч:

—  Тавышыгыз башка каба. Төрле төркемнәргә күчерттермичә булмас сез­не! — дип тә орышкалады.

Әмма аңа карап малайларның дуслыгы кимемәде, киресенчә, кем дә кем берәрсен орышса яисә рәнҗетергә уйласа, шундук дусны якларга керештеләр.

Тәрбияче апалары өч дус турында әниләренә дә әйтте, тавышлары күп дип тә зарланды. Әти-әниләре, башта борчылсалар да, малайларның ихлас дуслы­гын күреп сөенделәр генә. Дөрес, берәрсе авырып балалар бакчасына бармаса, калган икесенең кәефе кырыла:

— Бүген бакчада күңелсез булды, без өчәү түгел идек, — дип, өйгә борынна­ры салынып кайта.

Инде менә алар бер мәктәпкә барырга, бер класска эләгергә, янәшә парта­ларда утырырга хыялланалар. Әти-әниләре дә бу теләкләренә һич каршы түгел:

—  Тәртипле булсагыз, тырышып укысагыз, максатыгызга ирешерсез! — дип үсендерәләр.

Малайлар шуңа да берсен берсе уздырып хәреф танырга өйрәнде, инде кечкенә саннарны куша-ала да беләләр. Аларның тырышлыгына тәрбияче апа­лары да сөенә, алдагы елларда тәртипкә чакырып сүгә торган булса, хәзер еш кына башкаларга үрнәк итеп куя.

Малайларның хәтта уенчыклары да уртак. Өчесе дә динозаврлар белән мавыга. Бер-берсенең туган көннәренә һәрвакыт уенчык динозаврлар бүләк итәләр. Шактый җыелган ул уенчык динозаврларның кайсы кемнеке икәнен хәтерләмиләр дә, чөнки барысы да уртак. Динозаврларның йомшагы да, ка­тысы да, кул-аякларын, башын селкетә, үзе йөри, кычкыра торганнары да — ниндие генә юк. Аларның һәммәсенең дә исеме бар, кайсы көчлерәк, кайсы батыррак, зуррак икәнен дә беләләр.

Көннәрнең берендә Марат исемле малай:

—  Мин дә динозаврлар яратам. Сезнең белән дус буласым килә, — диде. Уенчык динозаврларын да күрсәтте.

—  Әйдә соң, — Маратны үз араларына алдылар, динозаврлары белән ур­таклаштылар.

Өч дусның язылмаган кагыйдәсе бар иде: кемне бакчадан иң соңгы алып китәләр, динозаврларның барысы да шуның киемнәр элә торган кечкенә шка­фында була. Иртән исә барысы бергә җыелгач кына, динозаврлар белән уй­ныйлар. Марат исә үз динозаврларын аларныкына кушмады, үзе белән өенә алып кайтты.

Ул көнне, гадәттәгечә, барысы да җыелып беткәч, динозаврлар белән уйнар­га уйладылар. Алдагы көнне иң соңгы булып Алмаз кайтып киткән иде, аның шкафын ачтылар. Бер мәлгә барысы да тораташтай катып калды: барысының да иң яраткан динозавры юк иде. Алмаз, үз күзенә үзе ышанмыйча, куллары белән шкаф тартмаларын сыпырды, әмма динозаврдан җилләр искән!

—  Кичә калдырдым бит! — Бөтен йөзе кып-кызылга әверелгән Алмаз әле Илшатка, әле Данилга текәлде.

—  Бәлки, миндәдер ул...— Данил өмет белән үз шкафында актарынды, әмма анда да табылмады. Илшат та үзенекен кат-кат ачып-ябып карады.

Ул арада яңа дуслары — Марат — чишенү бүлмәсенә чыкты.

—  Әйдәгез инде, уйныйбыз!

Алмаз өмет белән Марат кулындагы динозаврларга күз ташлады, әмма ди­нозавр анда да юк иде.

—  Безнең карнотавр югалды, — диде Илшат.

—  Син күрмәдеңме? — Алмаз һаман да могҗизага өметләнә иде әле.

—  Юк, — диде Марат. — Кичә кем соңгы калды соң?

—  Мин, — диде Алмаз.

—Алайса, синдә, — диде Марат, исе китмичә генә. — Өеңә алып кайткансыңдыр әле.

—  Юк! — Алмаз кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Аның күңеле ту­лышты, чарасызлыктан менә-менә елап җибәрергә әзер иде ул.

—  Син урлагансың карнотаврны, — диде аның саен Марат.

— Тукта әле! — Данил араларында һәрвакыт ахыргы сүзне әйтә иде. — Бәлки, синдәдер ул, Марат?

—  Юк, миндә юк, мин алмадым! — Марат, кырт борылып, бүлмәгә кереп китте.

Өч дус чишенү бүлмәсендә сүзсез генә басып торды. Бу югалту белән килешә алмый иде алар. Алмазның иреннәре дер-дер килә, еларга җитешеп тәмам сы­тылды. Алмады бит ул аны, алмады! Кичә барысын бергә җыеп калдырган иде...

— Аны Марат алган! — диде Илшат. — Әйдәгез, чакырабыз да шкафын ачып карыйбыз.

Данил шундук бүлмәгә йөгерде, аңа Илшат та иярде. Алмаз исә аякларын кузгата да алмады — ябыштырып куйганнармыни?!

Ике малай Маратның ике кулыннан тотып, эткәләп-төрткәләп алып килде.

—  Ач шкафыңны, карыйбыз! — диде Данил.

—  Син бүген иң беренче килгәнсең, — Илшат бер кызса, аны туктатырмын димә.

—  Апага әйтәм мин сезне... — Марат, яклаучы эзләп, як-ягына каранды, әмма янәшәдә аны яклардай кеше юк иде.

Малайга шкаф ишеген ачудан башка чара калмады.

—  Куртка кесәңдә нәрсә ул? — Данилның очлы күзе шундук уенчыкны абай­лады.

—  Ул — минеке! — Марат елап җибәрде.

Динозавр куртка кесәсеннән чыгып тора,   Марат аны күренмәслек итеп яшерә дә алмаган. Бу хәлне күреп, Алмаз елап җибәргәнен сизми дә калды. Ике дус аның ике ягына бастылар да җилкәсенә кулларын куйдылар.

—  Син түгел икәнне без баштан ук белдек! — диде Данил олыларга тартым тавыш белән.

—  Динозавр табылмаса да, син алмаганга ышана идек, — Илшат үз итеп дустының башыннан сыйпап алды.

Алмаз исә күз яшьләре аша елмайды:

—  Табылды бит, табылды!

Өч дус шатлыктан кочаклашты. Аларга кушылып, өчесе арасында кысылып калып, төймәсенә басылган динозавр да сөенечле аваз салды...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: