Көмеш кыңгырау

Дуслар

Ләлә Гыймадиева хикәясе.

Учаклар сүндерелгән, палаткалар төреп куелган, кызлар анда-санда чәчелеп яткан вак-төяк әйберләрне җыйнаштыралар иде. Алия, табындагы икмәк кисәкләрен газета кәгазенә төреп, үзенең сумкасында буш урын булмаганга, минем биштәргә тыкты.

Кош-кортларыгызга салырсың, монда калдырып булмый бит инде, — диде.

Ул ара да булмады, берничә кыз мәш килеп нидер эзли башлады. Диләрәнең абыйсыннан алып торган пәкесен таба алмыйлар икән. Диләрә үзе чак еламый, каударланып, әле анда, әле монда килеп төртелә.

Пәке табылмады, ирексездән күңелдә билгесез берәүгә карата шик туды. Көне буе шау-гөр килеп торган аланлык тынып калды. Походыбыз әнә шулай күңелсез тәмамланды.

Өйгә кайтып, биштәрне бушатканда, Алия төреп салган икмәк кисәкләре арасыннан шапылдап авыр саплы пәке килеп төште.

Өс-башымны да алыштырмадым, пәкене эләктереп, Диларәләргә чаптым. Юл уңаеннан Рүзәлләргә сугылдым, сөенчене башта аңа җиткермәкче булдым. Әмма Рүзәл мине хупламады.

— Син, Сәет, Диләрәгә күрсәтмә инде аны хәзер, — диде. — Биштәреңә ялгыш кергәнлеккә ничек ышандырасың
аны...

Мин икеләнеп калдым. Рүзәл — иң якын дустым, миңа зыянга сөйләмәс. Дөрестән дә, кызларда миңа карата шик туса, гаебең юклыгын ничек аңлатырсың? Алиясе аңлар анысы, кечкенәдән бергә уйнап үскән кыз. Минем биштәргә үз куллары белән салды бит ризык төргәген. Анысын үзе дә әйтер. Менә Диләрәсе... Бик үткен кыз ул, кимчелегеңне йөзеңә бәреп әйтә. Ә Шамилләр, Әнвәрләр? Кешенең тырнак очы кадәр гаебен күрсәләр дә, бөтен дөньяга күтәрәләр.

Шулай да пәкене үземдә калдыра алмыйм бит инде.

Әйдә минем белән, — дидем Рүзәлгә. — Син бит мине кеше әйберенә тимәгәнлегемне беләсең, шикләнсәләр, аңлатырсың. Дустым авырсынып кына ризалашты. — Син бара тор, куып җитәрмен, — диде.
Барышлый Алиягә дә әйтә киттем. Тегеләрне ышандыр алмасам, бик уңайсыз хәлдә калачакмын бит.

Шамил белән Әнвәр кайтышлый Диләрәләр капка төбенә тукталганнар икән, мин килеп җиткәндә, һаман шунда торалар иде әле.

- Менә минем әйберләр арасыннан килеп чыкты, — ди сабына болан сурәте төшерелгән ике япьле пәкене Диләрәгә суздым. Үзем, яклау көтеп, артымнан килүче Алиягә карадым. Тик ул ни өчендер дәшмәде. Киресенчә, күзләрен миннән яшергән сыман тоелды. Ә башкалар безгә бөтенләй игътибар итмәделәр. Диләрә куанычыннан кычкырып җибәрде. Шамил белән Әнвәр сүлпән генә торган җирләреннән җанланып киттеләр.

- Менә бит, шулкадәр борчылган идең, — диештеләр. Өстәвенә мине дә мактарга керештеләр: — Рәхмәт, малай, әле дә күреп алгансың, югыйсә абыйсыннан эләгәсе иде.

Кечкенәдән бергә уйнап үскән Алия генә дәшмәде. Иң якын дустым Рүзәл дә никтер һаман күренмәде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: