Көмеш кыңгырау

Дөнья чите кителде

География дәресен көтеп җиткерә алмый Шамил, ул көнне иртәдән үк очынып йөри башлый.

Ул көнне география кабинетындагы мәхшәрне тел белән генә аңлатып бетерергә мөмкин түгел иде. Шапылдаган, шакылдаган, шаулашкан, көлешкән авазларга песи булып мияулаган, көчек булып чинаган авазлар да ялганып китә. Хәтта коридорда дежур торучы техничка Кәүсәрия түти дә сыйныф ишегеннән башын тыгып карады. Укытучылары кил­мәгәндер, буш утыралардыр, завучка хәбәр итәргә кирәктер дип уйлагандыр инде. Кара такта янында гаҗизләнеп басып торучы Рәсимәне күргәч, аптырап китте. Кара инде боларны, ә! Шушы тугызынчы «А»лар гына бу хәтле кылана ала. Әлеге дә баягы башкисәр Шамил оештыргандыр инде бу галәмәтне. Яңа укытучыны сынап карарга кирәк дигәндер.

Кәүсәрия түти һич тә ялгышмаган иде. Авылга институтны яңа тәмамлаган укытучы кыз килеп төшүен дә, аның калага күченеп киткән Касыйм абый урынына географиядән керәчә­ген дә, фатирга Мөнәвәрә апаларга төшүен дә беренче булып Шамил белде. Ник дисәң, бөтен яңа хәбәрне аның авыл Сове­тында эшләүче әнисе ишетә иде. Хәбәр килеп ирешкән көнне үк, белгәннәрен күргәннәре белән ныгытырга һәм эсселәтми-суытмый сыйныфташларына җиткерергә ниятләп, Шамил, юк йомышын бар итеп, күрше Мөнәвәрә түтиләргә сугылды. Үзе тегене-моны такылдап утырса да, күзләре гел укытучы кызда булды. «Фи, буе бигрәк бәләкәй икән, унынчыга барасы Фирдәвес моның хәтле ике, — дип уйлады ул. — Мөнәвәрә апаның идәннәрен ничекләр юышыр инде, беләкләре дә бик сыек күренә...» Мөнәвәрә түтинең: «Әйдә, кыенсынма, юлда тамагың ачкандыр», — дип кыставына, өстәл читенә генә килеп төртелеп, тәлинкәгә өеп куелган кыстыбыйны чеметеп-чеметеп кенә ашагандай итүен дә күрми кала алмады.

Беренче сентябрь көнне тугызынчылар яңа укытучы турында хәбәрдар иделәр инде. Аякларын салып-салып атлый торган әзмәвердәй Касыйм абыйларын ничек инде шушы «кычыткан чыпчыгы»на алыштыра алсыннар! Булмаганны! Дөрес эш түгел бу! Беренче дәрестә үк котын алырга кирәк аның!

Шамил шулай уйлады. Әлеге уен сыйныфташларына да җиткерде. «Бу укытса, географиядән точно надан калачак­быз», — диде. «Касыйм абый ияртеп йөри торган сәяхәтләрне дә төштә генә күрәчәкбез», — дип куркытты. Аннары һәркем география дәресләрендә үзен ничек тотарга тиешлеген бик әйбәтләп аңлатып күрсәтте.

Дәресе дәрес булмады ул көнне «кычыткан чыпчыгы»ның. Классны ничек кенә тынычландырырга тырышса да, барып чыкмады. Кыңгырау шалтырауга, китап-журналларын кочаклап, ишеккә таба атлаганда, күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде. «Директорга әләкләргә китте», — дип уйлады Шамил. Әләкләсен, «аның укытуын теләмибез, кайтарыгыз Касыйм абыйны» дип әйтербез. Иптәшләрен дә шулай әйтергә өйрәтеп куйды.

Тик... География дәресләре һаман да шулайрак дәвам итте, ә Рәсимә апалары бу хакта директорга ни өчендер әләкләмәде дә әләкләмәде. Тора-бара аның белән килешә дә башладылар, кайберәүләр хәтта бөтенләй дуслашып ук киттеләр. Шамил генә үз дигәнендә торды. Мәгънәсез сораулар уйлап табып, яшь укытучының башын әйләндерүләр, урындыгы өстенә юеш чүпрәк салып калдырулар, тәнәфес вакытында, сөйләштергән булып, өстәл өстендәге класс журналын, дәреслек-фәләнен яшереп куюлар, тагын әллә нинди әкәмәтләр... Берсе дә калмады. Рәсимә апалары, озынрак күренергә теләптер инде, гел биек үкчәле туфлиләрдән була, үзе сикереп-сикереп йөргән кебек тоела. Үзе артында Шамил аны «Селәңгер чикерткәсе» дип йөртә башлады. Туган авылының исеме Селәңгер икәнлеген үзе белешеп тапты. Түземе төкәнер, ташлап китеп барыр дип көткәннәр иде, юк, түзде кызый. Кайчакта елар дәрәҗәгә җиткәнен дә күреп тордылар юкса. Малайлар дәшмәсә дә, кызлар Шамилне оялтырга, укытучы апаларын якларга маташып та карадылар. Тик малайга яңа уены ошап киткән иде инде, дәрес саен берәр нәрсә уйлап тапмаса, күңеле булмый иде.

Хәзер инде география дәресен көтеп җиткерә алмый Шамил, ул көнне иртәдән үк очынып йөри башлый. Дәресен әзерләп килгән булса да, укытучы аннан берәр нәрсә сораса, башта белмәгән кеше кебек кылана, Рәсимә апасын чыгырдан чыгарып бетергәч кенә, «бишле»гә җавап биреп, урынына утыра. «Сәмигуллин, мин сине күрмәс өчен...» — дип ычкындырды тегесе беркөнне, гаҗизләнеп. Шамил авызын гына ерды: «Юк, апа, тагын ике ел түзәсегез бар әле», — диде.

Ә беркөнне...

Ә беркөнне малайлар белән клубка, дискотека барган җиргә сугылган иде Шамил. Рәсимә апасының авылның баянчы егете белән култыклашып кереп киткәнен күреп телсез калды. «Вәт, малай!» — дип кенә әйтә алды...

Дискотека кайгысы калмады. Аның өчен дөньяның бер чите кителгән сыман тоелды.

Ә аннары... Аннары дәрес вакытында вакытлы-вакытсыз очынулар, мәгънәсез шаяртулар онытылды. Дәресне дә сүрән генә тыңлый башлады Шамил. Әзерләнсә әзерләнде, әзерләнмәсә — юк. Рәсимә апасына дәрес алып барулар җиңеләйде. Сыйныфташлары гына бу кискен үзгәрешне аңламады.

Ә менә сез бу хакта Шамилнең үзеннән сорап карагыз. Үзе дә җавап бирә алмаячак ул моңа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: