Көмеш кыңгырау

Дегустатор булам!

Ел да бер балык башы дигәндәй, быел да мәктәптә «Үскәч, мин кем булам?» дигән кичә оештырырга булганнар.

Гадәттә, бу чараны зурлап үткәрәләр: үзеңнең булачак һөнәрең турында презентация ясарга, шул рәвешле киенергә, өстенлекләре ту­рында сөйләп, мәктәп халкын ышандырырга тиешсең. Бу елда да чарада дистәдән артык укучы катнашырга теләк белдергән. Җырчы булам дигәне матур күлмәкләр киеп, кәттә прическа ясап килгән, укытучы булам дигәне дәфтәр-китаплар тоткан, рәссам булачагы, попугай кебек, төрле төстәге шарф ураган. Ниләр генә кыланмыйлар инде.

Чарада катнашучыларның дәресләргә кереп тормаячагын белүгә, Шәмси дә: «Мин дә катнашам!» — дип аваз салды. Катнаштырсалар, яхшы булачак: барыбер дәресләрнең яртысы әзерләнмәгән, икеле алганчы, теленә булса да салынып чыгар. Класс җитәкчесенең «Син әзерләнмәдең бит?» диюенә кар­шы ул:

—  Минем һөнәр өчен махсус киенү кирәкми, шул килеш тә бара, — дип әйтеп ташлады.

—  Шәмси, әзерлексез килеш бөтен бәйрәм чарасын бозуың бар, кызлар-егетләр бер ай алдан әзерләнә башладылар бит, башка вакытта катнашырсың, — дигәч тә, җиңел генә күнмәде.

—  Юк, Рушания Габдулловна, мин әзерләндем, чынлап! — дип, сүзендә нык торды.

—  Йә, кем булырга җыенасың соң инде? — дип кызыксын­ды укытучы. — Ы-ы-ы... дегустатор! — дип, кичә генә телевизордан ишет­кән яңа сүзне әйтеп ташлады Шәмси.

—  Анысы ни дигән һөнәр инде тагы, юк юк, шаярып, кичә­нең ямен алырсың. Син уйлана тор, ләкин бу елгы чарага кер­мә, күреп торам, әзерлексез килгәнсең. Бәйрәмгә күрше мәктәп укытучылары һәм район газетасыннан яшь корреспондент та чакырылган, бөтен эшне бозып куюың бар.

— Рушания Габдулловна, дегустатор дигәч дегустатор булам. Дегустатор эшне бозмый, киресенчә, барысы да уңышлы булсын өчен, алдан иснәнә торган һөнәр ул. Ни кызыгы бар инде ул «мин — укытучы, мин — җырчы, мин артист булам» диюләрнең. Ә монда — яңа һөнәр! Аннары безнең кушамат та дегустаторлар­ныкы кебек бит — Пәрәмәч. Бабайның ис тоюы көчле булганга, авылның икенче башында яшәүче Галимә апасына иртәнге алты­да ук бара, яңа пешкән унбер пәрәмәчне бер утыруда ук бәрә, шуннан бу сүз тарала да «Пәрәмәч» дип кушамат тагалар безгә. Безнең геннарда бугай ул дегустаторлык сәләте: әти заварка ны иснәп карый да кайсы көнне сәгать ничәдә ясалганын әйтеп бирә, бабай шулпадан бер кашык кына каба да ничә кашык тоз салганын чамалый, энекәш шоколадларның кайчан чыкканын әпридиләт итә ала. Ә мин... мин боларның барысын да үзем генә дә эшли алам. Әнидә генә андый сәләт юк, хәер, хатын-кызларга кирәкми лә ул, алар болай да артык иснәнеп йөриләр.

—  Ярый, Шәмси. Тик кичәне бозсаң кара аны, мәктәпнең кара тактасына фотографияңне ел буена элеп куячакбыз! Ояты үзеңә булыр! — дип ризалашты килешүдән гайре чарасы кал­маган укытучы.

Кичә башланды. Мәктәпнең алдынгы укучысы Айдар, чы­гып, үзенең галим булачагы турында сөйләде. Аңа киенеп тора­сы да юк — болай да көн саен күзлектән, ел буена кәчтүм-чал-бардан, галстуктан, кулларына сәгать тагып йөри.

Җирән чәчле, сипкелле Ләйсән, чыгып: «Җырчы булырга хыялланам», — диде. «Үзенең кәкре аякларын бер тапкыр да күргәне юк микәнни, кем инде моны сәхнәгә чыгарсын?» — дип уйлады Шәмси.

Гөлназ исә китапханәче булам дип гәп сатты. Динара кибет­че булачагын җиткерде.

Чират Шәмсигә дә җитте. Телевизордан ишеткән мәгълү­матларны яшен тизлегендә хәтерендә яңартып алды.

—  Дегустатор булам мин. Кем икәнен беләсезме аның? Ис һәм тәмнәрне аеручы гына түгел, ә истә калдыручы да. Җиңел һөнәр дип уйлый күрмәгез. Әлеге сәләткә дөньядагы кешеләр­нең нибары унбиш проценты гына ия икән. Менә күз алды­гызга китерегез: үсәм дә шикалат фабрикасына дегустатор бу­лып урнашам — берсен ашыйм, икенчесен, өченчесен... әкәмәт булачак инде. Шикалаттан туйгач, сыра заводына, — дирек­торның алагаем зур күзләрен күрүгә, сүзен икенчегә борырга ашыкты, — о-ой юк, сыраныкына түгел, сырныкына китәм. Ал арны ашап туйгач — башкасына. Әти әйтмешли, капчык күтәрми торган эш сайларга кирәк, әле шуның өстенә тамак та туеп кайта торган булса, бөтенләй дә яхшы.

Матур гына итеп сөйләгәндә, Шәмсине теге редакциядән килгән кеше туктатты:

—  Чыгышың бик тәэсирләндерде. Шулай да әлеге һөнәр тамак ягын кайгыртып булганга гына синең игътибарыңны алдымы? Әллә тагын үзенчәлекләре, башка файдалы яклары да бармы?

—  Әлбәттә, ашау ягы белән генә түгел... Мин үземнең мон­дый сәләтләремне кечкенәдән тоеп киләм. Мәктәптә кичә пе­шерелгән ашны бирсәләр, шунда ук пешекчеләрне шелтәлим. Алар миңа, күзләрен шарландырып: «Каян беләсең?» — диләр. Класста кинәт һава бозылса, кемнән чыкканын да беләм. «Ша-нель» сибенеп йөрүче Рәшидә Исхаковнаның, өеннән чыгып, мәктәпкә килеренә ничә метр калганына кадәр чамалыйм. Классташ егетләрнең дәрес уртасында, бәдрәфкә дип чыгып, тәмәке көйрәтеп керүләрен дә сизәм мин. Борын шәп минем — коеп куйган дегустатор инде! Аннары, дегустатор булыр өчен, ЕГЭ ише әйберләр белән дә азапланасы юк, математиканы ник шунда берлегә бирмисең! Шәп бит... Күп инде аның үзен­чәлекләре... — дип тезде генә Шәмси.

Алгы рәттә утыручы мәктәп җитәкчелегенең йөзләре бер каралды, бер агарды. Чара өчен җаваплы булган Рушания Габдулловнага директор каш астыннан гына карады да чыгып ук китте. Чара тәмамлану белән, укучылар таралышты. Укы­тучылар исә, мәктәп кунакларын сыйларга дип, табын әзер­ләнгән завуч бүлмәсенә чаптылар.

Ике көннән район газетасының беренче битендә үк «Әшнәк мәктәбеннән Татарстанның атказанган дегустаторы чыкмагае» дигән мәкалә басылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: