Көмеш кыңгырау

Дару

Моңсулыкны дәвалый торган бер дару бар икән бит. Нинди дару икән ул? Нәбирә апа Гыйматдинова хикәясеннән җавап табарсыз.

Бүген миңа бик ямансу. Әни орышты, әти орышты, әби орышты. Әни әйтә: «Аякларыңны кара әле, чеби чыккан бит инде, тавыкка әйләнгәнче юган бул», — ди. Әти әйтә: «Уенчык машинаңны ваткансың, хәзер үк төзәт, һәр шө­ребен үз урынына куй», — ди. Әби алардан һич калыш­мый: «Уеннан битәрне белмисең дә, көнозын урамда трай тибәсең», — ди. Олыларның шул инде, тиргәргә дисәң, йөз төрле сәбәп табалар. Берсе башласа, икенчесе эләк­тереп ала, ничек телләре армый икән. Колакка махсус кия торган җайланма уйлап табасы иде. Орышырга то­тынсалар, киясең дә куясың. Чуртым да ишетелми. Әби­нең тавышы барыбер колакны ярып керер иде. Бәйләгән оекбашлары йоп-йомшак булса да, ачуы килгәндә тавы­шы әллә ниндирәк шул аның. Орышмаганда нәкъ чишмә челтерәве инде, челтер-челтер ага, тыңлаган саен, тың­лыйсы килә.

Бүген миңа ямансу, бик ямансу... Аякларым да чуп-чуар, чуар тавык шикелле. Кичә дә, өченче көн дә балчык изгән идек. Изәбез дә, савытлар ясыйбыз. Ошамаса, бо­зып ташлыйбыз. Кул белән изсәң, ардыра ич. Зур кешеләр аңламый шул, аңламый, үзләре малай булмаган, диярсең. Ярар, аякларны юарга кирәк. Ишегалдындагы сулы кисмәк янына килеп бастым. Мунчаланың ике ягына да әйбәтләп сабын сөрттем һәм аякларымны алмаш-тилмәш ышкырга керештем. У-у, әрнетә! Күздән яшь атыла. Че­биләр дә бетми, ичмасам, бармак саен ун чеби. Сәрияләр көлә-келә балчык изә микән? Барсам, су булса да ташып торыр идем. Кая инде барулар, ватык машинаны көйләр­гә кирәк. Үзем дә җүләр инде, кунак малае Фәнискә биргән идем. Бишкә сүтеп ташлаган. Фәнис ватты, дип әләк­ләп булмый ич, кызлар түгел лә мин.

Уенчыгымны төзәткәндә дә хәлдән тайдым. Бер шөре­бен борсаң, икенчесе шуып чыга, өченчесен борсаң, дүр­тенчесе... Тирә-ягым әтинең чүкечләре, кискечләре белән тулды. Кымшанырга да урын юк. Сәрияләр нишли икән? Балчыкларына ком өстәргә онытмасалар ярый инде.

—  Айва-аз!

Миңа эндәшәләр!

—  Кем ул?

—  Бу  мин — Илдус.  Әйдә уйнарга.

—  Тс-с! Әби ишетмәсен. Күрмисеңмени, машинамны ремонтка   яптым.

Капканың теге ягында Илдусның авыр сулап куюы ишетелә. Миннән башка аңа да ямансу бугай.

—  Илдус, иртәгә чыгармын, яме, малай? Кызлар бе­лән уйный тор.

—  Фу, кызлар исемен әйтмә әле, тешемә тиеп, сызлый башлый.   Синең  янга  керимме соң?

—  Кермә,   малай.  Ремонт беткәч, керерсең.

—  Бигрәк  тагы!

Илдус үпкәләп китеп барды. Аңа рәхәт, аны берәү дә орышмаган.

—  Ай-ва-аз!

Тагын миңа эндәшәләр!

—  Әү!   Кем ул?

— Дамир әле,  нихәл,  малай?

—  Хәлләр ярый, эшләп  ятыш.

— Әйдә, балык каптырырга! Аргы очлар моның хәтлесен  каптырганнар,  ди.

Капка артыннан күренмәсә дә, Дамир әйткән балык­ның зурлыгын чамаларга мөмкин: кит балыгыннан бердә ким түгелдер әле. Кармагыңны ярга ташлап, ятьмә бе­рлән тотарга  кирәк  булмагае.

—  Юк, малай, бара алмыйм, муеннан ремонтка бат­тым.

—  Әй,  синең  белән  сүз озайткан мин җүләр! Әллә чыгып ычкынырга микән? Арытты. Хәл дә бетте.

Бу уенчык үзе сүтелә, үзе җыелмый.

—  Айва-аз!

—  Кем  бар?

—  Мин, Сәрия. Иртәдән бирле сине көтәбез, чык инде.

—  Эшем куәтле, мишәйт итеп йөрмә әле, — дидем мин, капка ягына усал гына карап. — Чүлмәккә дигән балчыкны үзегез изегез. Таптыгыз бер юаш кеше.

—  Яңалык әйтмәкче   идем,  әйтмим,   бел...

—  Җә,  җә, юрамалый ачуланам  ич.   Әйт инде.

—  Гөлсем апаларга кунак кызы кайтты. Шундый матур. Малайлар узыша-узыша болынга чәчәк җыярга йөгерделәр.   Син дә бар  димәкче ием.

—  Исем китә, — дидем мин эре генә. — Шәһәр кызы кайтыр да китәр, ә менә авыл кызы... авыл кызы...

—  Авыл кызы нәрсә, Айваз?

Их, мин кыюсызны! Их, мин җебегәнне! Оялдым. Оял­дым да кызардым. Син, барча кунак кызларыннан да матуррак, димәкче  идем бит.

—  Телисеңме, Сәрия, мәктәптә укулар башлангач икәү бер партада утырабыз? — Бусы да капка артында­гы кызга ишетелмәде, авыз эчендә ботка пешерү генә булып чыкты.

Сәрия:

—  Син бүген әллә нинди, Айваз, — диде дә йөгереп китеп барды.

Мин тагын моңсуланып калдым. Үзем ишегалдында, күңелем урамда. Биш былтыр күрмәгән төсле.

Ә кич белән, кич белән безнең өйдә тамаша булды.

—  Нинди яңалыклар бар, әни, — дип өйгә кайтып кергән әтигә әби:

—  И, улым, гомер булмаганны бүген Айваз көнозын боегып утырды. Бөтен бала-чага чыр-чу килеп урамда уйный, бу өйдә. Әллә, мәйтәм, авырый микән? — диде.

Мин  күземне йомдым   да  йоклаганга   сабыштым.

Кара инде син, — дип  борчылып  куйды әти  һәм ишектә  күренгән  әнине:

—  Малай авырыбрак тора икән, — дип каршы алды. Кемнең-кемнең,   әнинең коты   очты.

—  Кайсы төшең  авырта, улым? — диде ул, карават кырыена тезләнеп.

—  Кайсы төшең? — дип  сорады   әти дә.

—  Кайсы төшең? — дип   кабатлады әби  дә.

—  Нинди  дару кирәк? — диде   өчесе  бер   авыздан. Өчәүләшеп киңәшәләр, өчәүләшеп мәш киләләр. Әй бу олыларны! Нинди дару кирәк диләр бит әле. Бер генә да­ру кирәк инде миңа, бер генә дару. Аның да исеме — Дуслар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: