Чуар тавык кая югалган?
Шуннан чуар тавык янә юкка чыга. Аның ник юкка чыгуын Раиф кына белә.
Бер тавык, яшерен оя ясап, анда йомырка салып, чебешләр чыгара. Ник яшеренеп чыгара дисәң, хуҗалары тавыкларның салган бер йомыркасын җыеп баралар, чебеш чыгарырга йомырка калмый. Ояда бары мая гына торып кала. Шуңа да ул, яшеренеп-яшеренеп, чебешләр чыгара. Чебешләрнең берсе йомыркадан зәгыйфь булып чыккан. Зәгыйфь чебеш җим дә чүпли алмый, су эчә дә белми. Тавык та аңа дикъкать итми. Чебеш ач, хәлсез. Атлаганда да ава-түнә генә бара.
Хуҗабикәнең кечкенә малае Раиф, зәгыйфь чебешне күреп, бик кызгана. Ашамаса, су эчмәсә үлә бит инде ул. Раиф чебешне урамга чирәмгә алып чыга. Үзе белән җим, су ала. Аннан соң чебеш алдына җим сибеп, нәни генә такта кисәге куеп, кечкенә бармаклары белән җим чукыган кебек тук-тук-тук итә, шул ук вакытта, нәкъ тавык кебек, кыт-кыт-кыт, ди. Шулай бик тырыша торгач, чебеш бер-ике бөртекне чукып ала. Йотып җибәрә. Аннан соң Раиф чеби алдына су куя. Су куйгач та, ул җим чүпләгән күк, нечкә бармаклары белән тук-тук-тук итә, шул ук вакытта, нәкъ тавык кебек, кыт-кыт-кыт, ди. Шулай итеп, чебеш суны да бераз эчеп ала. Янә чебешкә җим бирә, янә, тавык кебек, кыт-кыт-кыт, ди. Чебеш шулай итеп су эчәргә, җим чүпләргә өйрәнә.
Чуар чебешкә хәзер Раиф әнкәсе кебек, ул аның артыннан калмый. Көннәр үтә. Раиф аңа җим сибә, савытына су сала. Тора-бара чебеш үзе дә җим табып ашарга өйрәнә. Савыттан, барып, суын да эчә. Шулай да ул, кулга ияләшкән булганга, кешеләр тирәсендә чуала. Чебиләр тиз үсәләр. Бу чеби дә бик матур чуар тавык булып үсеп җитә. Кулга ияләшкән тавык. Башка тавыкларны тотып та булмый, тузан туздырып, очып-очып китәләр.
Беркөнне Рәифларга кунак килә. Ә малай өйдә булмый. Хуҗабикә иренә әйтә:
- Рим, кунакны сыйларга, тәмле аш пешерергә, яшь әтәчне тот әле, - ди. Хуҗа кеше тавыклар арасыннан яшь әтәчне куалап йөри дә тота алмый. Алар очып-очып качып бетәләр. Аяк астында гына чуар тавык кыт-кыт дип кыткылдап йөри. Хуҗа, озак та уйлап тормыйча, чуар тавыкны тотып ала. Чуар тавык эшне әле аңлап бетерми. «Кыт-кыт», - дип тавыш биреп тә ала. Тәпиләренә бау салынгач, чуар тавык куркып кала. Хуҗаны кемдер чакырып ала да, ул тәпие бәйләнгән тавыкны калдырып чыгып китә. Чуар тавык-куркып тыпырчыныпмы-тыпырчына, котыласы килә. Канатлары белән җиргә кага, җиргә суга. Тыпырчына торгач, тәпиләрен бәйләгән бау чишелеп китә. Чуар тавык шунда ук читән аша очып юкка чыга. Хуҗа әйләнеп керсә - чуар тавык юк, күренми дә. Тавык шулай котылып кала.
Раиф соң гына өйләренә кайтып керсә, ишегалдында чуар тавык юк. Анда карый, монда карый, чуар тавык юк. Эшне аңлап ала. Бик борчылып, күңелен тынычландырырга бакчага чыгып утыра. Шунда чуар тавык каурыйларын күреп ала.
Күзләреннән кайнар яшьләр тәгәри. Чуар тавык, гаилә әгъзасы кебек, бик якын иде аңа. Иң матур каурыен истәлеккә ала. «Эх, - ди Раиф, - артык ышанучан булдың шул, чуар тавыгым».
Ул борчылып, яшь коеп утырган арада, Раиф кайтканны күреп, качкан җиреннән чыккан чуар тавык шыпырт кына малай янына килә. Раиф аның яклаучысы бит!
Чуар тавык йомырканы көн саен сала башлый. Йомыркалары эре. Раиф аның өчен аерым оя куя, йомыркаларын җыймый, оясында калдыра. Шуннан чуар тавык янә юкка чыга. Аның ник юкка чыгуын Раиф кына белә.
Күпмедер вакыт үткәч, чуар тавык тагын ишегалдында пәйда була. Үзе генә түгел, чебешләрен иярткән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев