Чишмә башы
Чишмәләр ничек барлыкка килә икән?
Кичке як. Кәрәкүл яры буенда Рәхим бабай белән оныгы Сафиян бәбкә саклап утыралар. Ярлары тирән булса да, елганың суы мул түгел, аста гына тар һәм сай су, елан кебек, боргаланып тын гына ага. Аңа көмештәй чишмәләр чылтырап кушыла. Кичке тынлыкта чишмә тавышы күңелгә шифа булып ята. Елга тирән итеп ерылган ерынтыдан барлыкка килгән. Елга башы да авылның артындагы кырдан башлана. Казларга, үрдәкләргә, сарыкларга да биредә яхшы, үлән барысына да җитәрлек. Быел бабайларның каз бәбкәләре күп.
Казлары йомырканы кәрзингә салалар. Бәбкәләрен дә шунда ук, тал чыбыгыннан үреп ясалган кәрзиндә утырып чыгаралар. Кәрзин өй эчендә, карават астында тора. Каз үзе күкәй салырга вакыт дип кисәтә: «Ка-ка-ка», - дип, муенын сузып, өй ишегенә килә. Ишек төбеннән тавыш биреп чакыра. Гадәттә, аны Сафиян ишек ачып кертә, йомырка салгач, каз тагын тавыш бирә. Кем өйдә, шул аны ишек ачып чыгарып җибәрә.
Ана каз бәбкәләрен дә шунда утырып чыгара. Су эчәргә, ашарга ишегалдына чыгып кергәли. Әмма күкәйләрен озакка калдырмый, ашыгып янә керә. Бәбкәләре чыккач инде ул шат, аңа күңелле, бәбкәләрен алып, су буена китә. Ата каз белән ана каз бәбкәләрен бик тырышып саклыйлар. Каз бәбкәләрен козгыннар, ала каргалар да сагалап тора шул. Ерткыч кошлар хәйләкәр, каз бәбкәләрен күрмәмешкә салышып йөргән булсалар да, уңай, җайлы вакытны көтеп кенә торалар. Каз бәбкәсе читкәрәк китсә, тиз генә очып килеп, ата каз яисә ана каз килеп җиткәнче урлап та китәләр. Ач этләр дә эзләнеп йөри. Сафиян әледән-әле сикереп тора да, таш атып, хәйләкәр каргаларны куркытып, ераграк куалый. Алар бераз ераграк киткәндәй булалар да, Сафиян китүгә, янә якынаю ягын карыйлар. Каз бәбкәләре ялгыз түгел түгелен: ата каз белән ана каз һәрвакыт сакта. Бәбкәләренә куркыныч янаса, ысылдый-ысылдый хәзер килеп җитәләр. Томшыклары көчле, каты, этләрне дә куркытып җибәрәләр хәтта. Шулай да, үзегез беләсез, хуҗалар үзләре дә күз-колак булса әйбәт инде ул.
Шушы рәхәт кичке тынлыкта Сафиян чишмәнең чылтырап агуын колак салып тыңлый һәм:
- Бабай, чишмәләр ничек барлыкка килә икән? -дип сорап куя.
- Әле кичә генә яшенле яңгыр явып китте. Кышын карлар ява. Язын кар сулары ташкын булып актарылып төшә. Ярларны ишәләр, чүп-чарларны агызып алып китәләр. Көз көне бертуктаусыз ява. Әйт әле, улым, кар-яңгыр сулары кая китә? -ди бабасы.
- Кая китсеннәр, ди, бабай, агып китәләр инде, агалар, диңгезләргә агалар, -ди Сафиян, бабасының күзенә карап.
- Улым, бик дөрес әйтәсең, - ди бабасы. - Менә кар-яңгыр сулары, үзләренә юл табып, таулардан, калку җирләрдән ага, улак ясап агалар. Су аккан юллар, улаклар, су аккан саен казылып тирәнәя, киңәя. Шулай айлар, еллар үтә. Ерынты барлыкка килә. Җитә бер көн, су аккан ерынты шулкадәр казылып тирәнәя ки, җир асты суына җитә! Җир астында сулар барын беләсең инде. Ишегалдыбыздагы кое суы да - җир асты суы. Җир асты суы, ерынтының төшеп җиткәнен генә көткән кебек, җир өстенә чишмә булып бәреп чыга. Яңгырлар яуган саен, кар сулары аккан саен, чишмәләр арта бара, күбәя бара. Чишмәләр бер-берсенә кушылып, инешләр, елгалар хасил була. Менә без синең белән, улым, шулай барлыкка килгән инеш ярында утырабыз, каз бәбкәләре саклыйбыз. Шундый кечкенә инешләр кушыла-кушыла, зуррак елгалар барлыкка килә, аларның суы, йөгерә-йөгерә, диңгезләргә коя. Чишмәләр бердәм булса, алар күмәк көчкә ия була, улым...
Шул мизгелдә Сафиян янә сикереп торды да, «көш-көш» дип кычкырып, каз бәбкәләре янына йөгерде. Бәбкәләрнең баш өстендә ала карга әйләнеп оча икән. Үткен күзләре белән үзенә корбан күзли. Ата каз да, гайрәтләнеп, бәбкәләр тирәсендә ысылдап, карганы куркытырга тырышып йөри. Сафиян белән икәүләп ала карганы бик тиз куып җибәрде алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев