Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чикерткә (Этюд)

Чикерткәне кулыма алдым. Шундый нәфис, нечкә үзе, куе яшькелт төстә.

Матур кояшлы көн. Елга буендагы комлыкта, шомарып беткән зур гына таш өстендә утырам. Хозурлык. Бакалар чурлый, җылы суда балыклар сикерешеп уйный. Кыр үрдәкләре суга чума-чума балык тота.

Шулчак юеш комда ниндидер тавыш ишетеп борылып карасам, чикерткә черләп ята. Эссе җәйләрдә чәчәкләр арасындагы чикерткәләрнең көен берни белән дә алмаштырып булмый. Озынча үлән сабагына менеп утыра да бертуктаусыз үзенең көен суза. Ярты төнгә чаклы черли ул.

Менә шул чикерткә комга ябышып калган да, очалмыйча, ярдәм итегез миңа дигәндәй, тавыш чыгарып ята. Әй тырыша үзе, әй тырыша комнан аерылып китәргә, булдыралмый, мескен... Шунда бака да күреп алды моны, сикерергә әзерләнеп тора.

Ничек инде мин балачакта тыңлап, уйнап, күзәтеп йөргән җырчы затны бакадан аулатыйм, ди. Чикерткәне кулыма алдым. Шундый нәфис, нечкә үзе, куе яшькелт төстә. Күзләре матур, башы кечкенә генә. Аяклары озынча, нечкә. Биле өзелеп тора. Никтер канатларын җилпи алмый, кагалмый.

Дикъкать белән карасам, нәфис канатларына юеш ком ябышкан икән. Шул очарга ирек бирми. Канатындагы ком- нарын бик әйбәт итеп чистарттым. Сулышым белән өреп киптердем. Чикерткәне сул кулымның сыртына куйдым. Ул шунда ук җиңел генә очып та китте.

Мин дә кайтыр юлга чыктым. Чикерткә җыры мине юл буена озата кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев