Көмеш кыңгырау

Чыпчык (нәсер)

Мәхәббәт кешеләрдә генә була дип, кыланышып йөргән булалар тагын. Булыр сиңа! Әнә,төссез чырайлары белән бер ноктага багып,тораташтай катып басып торалар. Баштарак чыпчык та, әллә һәйкәлме болар, дип, аяк араларыннан чыланып диярлек очып үткәләде.

Тукталышта аларга игътибар итүче юк. Гамьсез кешеләр арасында үзе генә белгән хисләреннән рәхәтләнеп чыркылдады чыпчык. Мәхәббәт кешеләрдә генә була дип, кыланышып йөргән булалар тагын. Булыр сиңа! Әнә,төссез чырайлары белән бер ноктага багып,тораташтай катып басып торалар. Баштарак чыпчык та, әллә һәйкәлме болар, дип, аяк араларыннан чыланып диярлек очып үткәләде. Җаннары эчтә бар ахрысы, әмма кабыклары ни белән тышлангандыр, анда бер генә хиснең дә үтеп керерлеге юк. Хәтта күңелләрендә берәр яшәеш тойгысы ярала калса да, асфальт астында калган нәзберек үләннәр кебек үлеп бетәсе. Булсалар да булырлар икән роботлар көтүе!
Ә чыпчыкның болар турында уйлап, баш катырырга вакыты юк. Әнә, янәшәсендә канатларын күпертеп бичәсе чыркылдап йөри. Тавыш дисәң дә тавыш! Шыбыр-шыбыр симәнке сибәләрмени! Чыпчыкның шуны ишеткән саен гайрәте арта, җирдән берәр җим эзләп табып, сөйгәне томшыгына үрелә. Чырык-чырык... Авыздан алган ипи валчыгыннан да тәмле нәрсә ашаганым юк дип, тегесе дә канатларын матуррак, купшырак кабарта төшә. Менә халык арасында бер җанланыш барлыкка килде - уймак кадәр генә бер малай мәхәббәттән дөнья матурлыгына чумган чыпчыкларны күреп алды, әвеш-тәвеш итенеп яннарына ук килеп басты. Юк, кошчыкларны тотып карау түгел иде аның уенда. Чыпчыклар уеныннан тәм табып, сабый  да чыркылдарга, кулларын чәбәк-чәбәк итәргә кереште. Аннан кисәк кенә тукталыш эскәмиясенә кунаклаган әти-әнисенә таба йөгерде.Әле берсенең,  әле икенчесенең кулыннан тартып, эчкерсез карашы күреп алган матурлык белән уртаклашырга чакырды. Их, тәпи китсә дә, теле ачылмаган иде шул  әле. «Тик кенә тор! - диде аңа әнисенең яшькә төренгән күзләре. - Кая китеп йөрисең, әнә әтиеңне дә алып кайтасы бар. Булдыгыз башыма җәфа!» Малай аны аңламады, никтер кәефе юк, дип кенә фаразлады. Әтисенең үз хәле хәл, авызыннан тәмсез ис килә, ә үзе черек багана кебек авам-авам дип селкенеп тора. «Мә, улым, мәммә аша!» - дип, кабымлыгын тоткан учын гьша сузды. Нәни куллары белән үрелеп алган печеньены тотып янәдән чыпчыклар янына ашыкты малай. Кулы белән ваклап-ваклап сипте ул ризыкны. Ә чыпчыкның дөньясы түгәрәк - чыркылдый-чыркылдый бичәсенә     каптырудан тәм таба. Әйтерсең лә ул каршысында торган сабыйның күңел дәфтәренә ничек яшәргә кирәклеген дә сеңдерә, төшендерә.
Гөлүсә Закирова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: