Реклама
Гыйбрәтле кыйсса.
Бер карында ятучы ике игезәк бала сөйләшә икән. Берсе икенчесенә:
- Беләсеңме, минемчә, туганнан соң гаҗәеп һәм матур тормыш булачак. Ә без монда вакытлыча гына. Алдагы тормышыбызга көч җыйнар өчен генә.
- Бу - көлке. Туганнан соң тормыш юктыр ул. Синеңчә, ул нинди булырга мөмкин?
- Төгәл генә белмимен, әмма уйлавымча, анда бик якты һәм без аякларыбыз белән йөри алачакбыз һәм ризыкны кулыбызга тотып ашый алачакбыз.
- Моның булуы мөмкин түгел. Безнең бөтен тормышыбыз кендеккә береккән. Без беркайчан да үз аякларыбызга басып йөри алмаячакбыз. Ул дөньядан әле беркемнең дә кайтканы юк. Туу - тормышыбыз бетү дигән сүз.
- Юк. Әлбәттә, мин киләсе тормыш ничек буласын белмим. Әмма бик гүзәл булыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, без әниебезне күрә алачакбыз.
- Әнине?! Без аны беркайчан да күрмәдек. Димәк, ул юк. Әгәр син бик акыллы икәнсең, алайса әйт, кая соң ул әни?!
- Сиңа нәрсә әйтергә дә белмим. Әмма мин аның кайгыртуын тоеп торам! Мин ышанам, безнең чын тормышыбыз туганнан соң гына башланачак.
«Гаилә һәм мәктәп календарен»нан, 2015.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз