Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чоңгыл

Булган хәл.

Галия көтүдәге улына әбәткә ризыклар илтеп кайткач, бәрәңге бакчасына чыкты.

“И, имансызлар, пешкән кура җиләкләремени? – дип, колорадо кортларын сүгә-сүгә бәрәңге кәтмәнләргә кереште. Җире йомшак, эшләргә дә рәхәт. Аллага шөкер, балалар да үсте, кул арасына керә башладылар. Әнә улы ничә ел инде җәйләрен авыл көтүен көтә. Кара әле, кызы суган, кишер түтәлләрен ялт итеп утап куйган. Ире Таһир да хатынына “Җаным!” дип кенә тора. Тормышлары түгәрәк, булганына шөкер итеп кенә яшисе. Беркөнне генә эче пошып уянды. Начар төш күрде ул. Өйләрендә идән астына кечкенә генә чокыр казыды. “Хәерлегә булсын”,- дип, юатты Галия үзен.

Шулчак тирә-юньне яңыгыратып ат кешнәде. Койма янында басып торган атны күреп Галия ни уйларга да белмәде: “Абыең кая?- диде ул тыныч кына. Аттан пар бөркелә, ялларыннан су тама.

- Балам,- гына диде дә, Галия баскан урынында каккан казык кебек катып калды. Шулчак Нива машинасын үкертеп, авыл җирлеге башлыгы үтеп китте, бер көтү бала-чага чыр-чу килеп елга буена йөгерде. Урамда кешеләр шаулаша башлады.

- Галия, Галия дим, нишләп торасың, әйдә улыңны чоңгыл алып кереп киткән. Галия, әйдә.

Галия исәр кеше кебек, башкаларга дәшәләрдер дип, тирә-ягыннан кеше эзләде. Башын әле уңга, әле сулга борды. Күрше хатыны Кәримә кулларыннан тотып җилтерәткәч кенә, айнып китте. Ләкин аякларын атламый, аларга поты белән таш бәйләгән кебек, ни алга, ни артка чигенә алмады.

- Галия, дим, син мине ишетәсеңме, юкмы? Әйдә, улыңны су төбеннән эзлиләр, әйдә тизрәк.

Галия шунда гына ушына килеп, елга буена йөгерде.



...Артур кечкенәдән атлар яратты. Бабасы гомере буена ат караучы булып эшләде.

Колхозлар таралып, атларның кайсын кая җибәрә башлагач, сиксәнне куып килүче карт, кайгысыннан урын өстенә егылды. Кечкенә оныгы Артурны үзеннән калдырмыйча, ат карау серләренә өйрәтергә өлгергән иде ул. Үзләренең алмачуар бияләре колын алып кайткач: “Улым, иярләрбез, үзеңә булыр, истәлегем итеп тәзрбияләрсең. Ат яратканны ярата, ягымлы бул, беркайчан да ямьсез итеп карама, сукма, орышма,” – дип, вәсыятен әйтеп калдырды. Озак яши алмады бабай, ат абзарына кереп, атының муеныннан кочкан хәлдә үлеп китте. Артур исә, бабасы өйрәткәннәрнең өтерен дә калдырмыйча, атларны тәрбияли башлады. Ул аларны күзләреннән аңлады.

Ул көнне Елгыры иртән үк кәефсез иде. Абзардан да атлар-атламас кына чыкты. Моңсу күзләре белән Артурга тутырып карап торды да, хуҗасына иярде. Иртән сыерларны җәйләүгә алып чыккач, тамак ялгап алдылар. Артур әнисе җибәргән ипинең бер кисәген үзе капты, икенчесен дустына бирде. Ә Елгыр муенын сузып, өске иреннәрен хуҗасының учына тигереп, ипи кисәген эләктереп алды да, тәмләп кенә йотып җибәрде. Җайлап кына пошкырып куйды.

- Рәхмәтеңә рәхмәт, - диде Артур, - Көн кызу булырга ошый, су коенырбыз әле яме.

“Юк, су керәсем килми минем” дигән кебек, ат башын читкә икенче якка борды.

Әнисе китергән кайнар пәрәмәчләрне ашагач, сыерлар сулауда чакта су коенып чыгыйк дип, Артур атын инеш буена әйдәде. Атның бер дә барасы килмәде, шулай да хуҗага буйсынмыйча булмый, салмак адымнар белән Артурга иярде. Авыл читеннән агучы инешнең суы уртача күләмдә иде. Язын ярларына сыеша алмыйча, тирә-юньне иңләп акса, кышын исә бала-чагага тимераякта шуарга бер дигән бозлык булып хезмәт итте ул. Ә җәйләрен сыер көтүе елга буенда сулауга туктады. Һәр нәрсәнең уң ягы булган кебек, сул ягы да була шул. Елганың да бер уңайсыз урыны бар иде. Биек таш өстеннән агып төшкән урынында агымсу чоңгыл ясап ага. Җир куеннынан чыккан челтер чишмәләрдән хасил булган инеш суы тешләрне сындырырлык салкын иде. Бары тик җәелеп аккан урынннарда гына су бераз сына, җылырак була. Җәй буена бала-чага шунда су коена, уйный. Бүген исә Артурның аяклары үзләреннән үзләре шул чоңгыл янына атлады. Өстән агып төшкән су ташкынында коенасы килде аның. Ул башта Елгырны юындырды, ә аннан соң ат өстендә килеш, шарлавык астына кереп басты. Шул чак шома таш өстеннән атның аяклары таеп китте дә, алар чоңгылга чумдылар. Артур Елгырның ялларына никадәр генә нык итеп тотынырга тырышса да, салкын су бөтен тәнен өтеп алды. Берникадәр вакыттан соң ул үзенең тәненә ниндидер җылылык йөгергәнен сизде һәм изрәп кулларын ычкындырды. Ә ат ничек кирәк алай талпынып яр буена йөзә башлады. Бик озак тыпырчына торгач, бичара ат үзенең җанын саклап калды, ә дустын юк. Ат артына борылып караганда чоңгыл Артурны йоткан иде инде.

Галия килеп җиткәндә Артурны әле су төбеннән тапмаганнар иде. Ул бөтерчекләнеп торган чоңгыл уртасына карап, менә, менә могҗиза булыр да, чоңгыл аның улын күтәреп күккә чөяр. Шулчак Галия аны кулларына тотып алып, кочаклар, үбә-үбә сөяр, яратыр кебек тоелды. Ләкин.... ләкин могҗиза булмады. Аның улының үле гәүдәсен судан авыл башлыгы Зөфәр алып чыкты.

Ана баласының үлүенә әле дә ышанмый: “Улым, улым, - дип, битләреннән үбә, кочаклый башлады, - улым, әни диген, мин исән диген, мин сине яратам, әнием, диген.”

...Галия күзләрен ачканда ап-ак стеналы кечкенә генә бүлмәдә ята иде.

- Доктор, ул уянды, - диде ак халат кигән шәфкать туташы.

- Ай-яй, куркыттың бит, сабыр булырга кирәк сезгә ханым, үзең генә түгел бит, карыныңда кечкенә бәбчегең дә бар.

Галия сискәнеп китте, ул булган хәлләрне хәтерендә яңартты да, киредән күзләрен йомды: “Улым, Артурым! - дип пышылдады. Шулчак бүлмәгә ире Таһир килеп керде. Аның күзләре моңсу иде. Улын югалту кайгысы, хатынының ай буена ушсыз ятуы аны ярыйсы гына телгәләгән иде шул.

- Яшәргә кирәк, яшәргә, туачак кечкенә балабыз хакына яшәргә, - дип, Таһир Галиянең кулларын тотып, бәләкәчләре яткан хатынының карынына куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев