Чүкеч
Бакый кадак кагарга ярата. Кулына чүкеч-кадак эләктеме, коймага да кага, өй стенасына да, сарай почмагына да кага.
Тик шунысы яман: кадак урынына чүкеч еш кына малайның үз бармагына китереп суга. Үзәге өзелеп авыртса да, еламый Бакый. Тешен кысып түзә.
— Тырнагың тагын кара көеп чыккан бит, малай актыгы, — дип битәрли әтисе. — Тотынма, дип, ничә әйттем. Кадак җене кагылган, ахрысы, сиңа.
— Мин түгел, чүкеч... — дип акланмакчы Бакый, — чүкеч әшәке минем. Синеке әнә ничек туры суга. Миңа да шундые кирәк...
— Ә-ә, юкәдә икән чикләвек! — ди әтисе. — Алайса, әнә сиңа такта башлары, менә бу тартмада кадак. Шуны кагып бетерсәң, кулга сукмый торган әйбәт чүкеч алып кайтып бирермен.
Һәй рәхәтләнде Бакый! Иртән дә кага, көндез дә кага, карыны ачса, аяк өсте генә капкалап чыга да янәдән — шакы-шокы, шакы-шокы, шакы-шокы...
Кырыкмаса кырык тапкыр кулына сукты, хәтта тырнак төбеннән кан бәреп чыкты.
Ул кадәрлесенә түзмәс тә иде әллә, тик яңа чүкеч кызыктыра аны. Әтисенеке кебек, кадак башына туп-туры суга торган әйбәт чүкеч кызыктыра.
Тырыша торгач, тартмадагы кадак шактый кимеде. Кадак бетә барган саен, чүкеч кулга сирәгрәк суга башлады.
Өч көн узды дигәндә, әтисе килеп аның эшен тикшерде.
— Йә, ничек, беттеме? Булган бу, минемчә. Әйдә, яңа чүкеч алырга кибеткә барабыз. Барышлый, бусын чүплеккә ташлап китәрбез.
Бакый чүкечен бер алды, бер куйды, әйләндереп-әйләндереп карады, кизәнеп-кизәнеп, кадак башына сукты.
Әйбәт суга иде чүкеч. Искиткеч шәп суга иде. Ул хәзер Бакыйга бик кадерле, бик кызганыч тоелды.
— Юк, әти, ташламыйк без аны, — диде малай. Әтисе мыек астыннан гына көлеп куйды:
— Нишләп тагын? Үзең яңаны сораган идең бит.
— Бусы... Бу чүкеч өйрәнеп җитте инде хәзер, — диде Бакый. — Кулга да сукмый, кадакны да кәкрәйтми. Миңа башкасы кирәк түгел.
— Шулай дисеңме? Алайса, син хәзер келәшчәне өйрәтә башла инде. Кадакны юкка әрәм итәргә ярамый, кеше хезмәте ул. Келәшчәне өйрәтеп җиткергәч, пычкыны өйрәтә башларсың.
— Аннары балтаны! — дип дәртләнеп китте Бакый.
— Әйе, балтаны, аннары өтергене. Бераз үскәч, тракторларны иген игәргә өйрәтерсең.
— Әти! Әти! Аннары комбайнны, аннары машиналарны...
— Аннан соң самолетларны, — диде әтисе, зәңгәр күккә карап.
— Диңгездәге корабларны! — дип өстәде Бакый.
Ата белән бала, кояшлы аяз күккә карап, алдагы гомер юлына планнар корганда, әлеге чүкеч — өйләр сала торган, сыерчык оялары, гөл савытлары, трактор, самолет, ракеталар ясый торган гап-гади чүкеч — кадак тартмасында тыныч кына ята иде.
1986
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
1.Малай нишлэргэ ярата? 2.Этисе аны ни очен ачулана? Шуннан соң малай кадак какмый башлыймы?
0
0