Көмеш кыңгырау

Чикләвек (Фаил Шәфигуллин)

Фазыл Ясминә апа­сы сөйләгән сүзләрне рәтләп тыңламый да. Кесә төбендә унбиш чикләвек яткангадыр, ахрысы, тактага язылган саннарның һәркайсы унбиш булып күренә аңа...

Кая карама яфрак та яфрак. Ник бер генә чикләвек калсын. Пәрәвезләр сырышкан куакларны карашың тал­ганчы күзләсәң дә күренми чикләвек, яшеле уңа башла­ган ябалдашларны тотып-тотып селкесәң дә коелмый.

Шуңа күрә Фазыл, куак очларына карап яки ябалдаш­ларны селкетеп, вакыт әрәм итеп йөрмәде. Бормалы сук­мак буенча әрәмәлекнең аргы ягына чыкты да, басу читен­дәге кыска куаклар арасына кереп, чалкан сузылып ятты.

Әйе, җыярга теләсәң, бары тик шулай гына җыярга мөмкин сентябрь азагында чикләвекне. Әнә бит берсе, үләннәргә орыныр-орынмас, сары күзен җемелдәтеп то­ра. Фазыл аксыл кишәнкәгә орыну белән, гәрәбәдәй сап-сары чикләвек аның учына тәгәрәп төште. Тәмам өлге­реп җиткән инде хәзер. Фазыл өзеп алмаса, тагын берни­чә көннән төше кабыгын ватып чыккан булыр иде, мөга­ен. «Гали-баба һәм кырык карак» әкиятендәге май чүл­мәгеннән ким түгел бер дә.

Озак та үтмәде, ике чикләвекле кишәнкә тапты Фа­зыл. Аннары янә икелене, аннары берьюлы дүрт чиклә­векле кишәнкәгә юлыкты.

Куак асларыннан авыл ягындагы тау буена шуып ба­рып җиткәндә, кесәсе сизелерлек кабарган иде инде аның. Тау буена чыгып утыргач, Фазыл чикләвекләрен кепкасы­на бушатып санарга кереште. Вагы-төяге белән утыз җиде чикләвек җыелган иде. Парсыз булса, берсен ашармын дигән иде Фазыл — сүзендә торды. Нәкъ бая үзе уйла­ганча, симез һәм утырган балдай каты иде чикләвек тө­ше. Тәмен хәтерендә калдырырга теләгәндәй, бик озаклап, әнкәсе әйтмешли, җанына яткызып чәйнәде аны Фазыл...

Әнисенә бирсә алтысын, каладыр утыз. Сеңлесе Гө­ләндәмгә бирсә дүртесен, каладыр... каладыр егерме ал­ты. Күрше кызы Мәдинәгә дүртесе... Юк, бик күпкә китә ич әле бу болай. Мәдинәгә биргәч, Ибрайны да калдырып булмый. Ибрайга биргәч, Шәриф нәрсә әйтер аннары? Әнисенә өлеш чыгарса, шул җиткән инде. Калганнары үзләре менеп җыйсыннар. Чур, яңабаштан... Әнисенә ал­тысын бирсә, каладыр утыз. Утызны икегә бүлгәч, унби­шәр чыга. Менә шулай, унбишен үзе ашый Фазыл, ә унбишен Ясминә апасына бирә. Бик әйбәт бит Фазыл­ларның Ясминә апалары. Фазылга дүртле белән бишледән гайре билге куйганы да юк. Хәер, билге куйганы өчен бирми аңа Фазыл чикләвекне. Болай, хөрмәт иткән­гә, яратканга, бирәсе килгәнгә бирә.

Фазыл, уйларыннан аерылып, карт өянкеләр арасын­нан кызарып күренгән мәктәп түбәсенә, аннары шактый биек күтәрелергә өлгергән сентябрь кояшына күз таш­лап алды да көндезге аш вакыты җитүен чамалады һәм, өермәдәй бөтерелеп, тау астына төшеп китте.

Әнисе чикләвекләрне, кирәкмәс иде, улым, үзең ашар идең, дигән булып, ялындырып кына алды. Бәхеткә кар­шы, Гөләндәм өйдә юк иде. Өйдә булып, кесәңдә чикләвек барын сизсә, тынгылык бирмәс иде абыйсына, берне генә, тагын берне генә, дип, теңкәсен корытып бетерер иде...

Әнисе өстәлгә китереп тезгән ризыкларны ашаганда да, ашап-эчкәч, аркасына сумкасын асканда да, мәктәп юлында да, шаулы класска барып кергәч тә бер уй, бер сорау борчыды Фазылны. Ничек итеп ялгызын гына ту­ры китерер дә Ясминә апасын, ничек итеп тапшырыр чик­ләвекләрне?..

Беренче дәрес тә, икенчесе дә үтеп китте, әмма һич кенә дә чикләвек бирергә җай чыкмый иде.

Озын тәнәфестә Фазыл Ясминә апасын укытучылар бүлмәсенә кадәр озата килде. Тик ялгызы гына түгел иде шул Ясминә апасы. Гадәттәгечә, бер төркем чыркылдык кызлар уратып алган иде аны. Сөйләп сүзләре бетәсе юк һич тә шул тел бистәләренең. Тәнәфестә дә укытучылар­га тынгылык бирмиләр.

Ул да түгел, Фазылның башына тагын бер борчулы уй килде. Кесәсез ак кофта гына кигән икән бүген Ясминә апасы. Кая куяр икән инде ул Фазыл биргән чикләвек­ләрне?..

Тагын бер генә дәрес калып бара бит инде. Ә чиклә­векләрне бирергә җай чыкмый да чыкмый. Әгәр дә кайт­канын саклап торсаң...

Басмадан төшкәч, Фазыл мәктәп ихатасы буенда тор­ган мотоциклны күреп алды. Менә бәла. Җәяү кайтмый бит әле аларның Ясминә апалары өенә дә. Аны һәр көнне физкультура укытучысы Галимҗан мотоциклына утыр­тып кайта.

Бүген дә шулай булыр инде. Фазыл мотоцикл янына килеп бармагы белән тәгәрмәчләренә баскалап карады. Бәлки, ватыктыр ул бүген? Бәлки, тәгәрмәчләренең тыны чыккандыр? Юк, тәгәрмәчләре таш кебек. Ватылган уры­ны да күренми. Бөтен җире көзге кебек ялтырап тора.

Дәрескә чакырып кыңгырау чылтырады. Шау-шулы чуар төркемне мәктәп ишеге минуты-секунды белән эчкә суырып алды.

Соңгы дәрес бит инде, соңгы дәрес. Фазыл Ясминә апа­сы сөйләгән сүзләрне рәтләп тыңламый да. Кесә төбендә унбиш чикләвек яткангадыр, ахрысы, тактага язылган саннарның һәркайсы унбиш булып күренә аңа.

—  Фазыл, ә син нигә язмыйсың? Фазыл сискәнеп каләменә ябышты.

—  Язам мин, апа.

—  Йә, Фазыл, әйтеп кара әле, ике сигезең ничә була?

—  Унбиш, апа.

Тирә-якта көлү тавышлары ишетелде.

—  Дәрестә болай игътибарсыз утыра башласаң, икеле куярмын, кара аны, Закиров, — дип, шәмәхә-зәңгәр күз­ләрен җемелдәтеп алды укытучы.

«Икеле» сүзе башта хәтерен калдырган иде Фазыл­ның. Аннары аның башында, азагы ни белән тәмамлана­сын әле үзе дә чамалап бетерми торган, үзенә калса кы­зыклы гына бер уй кыймылдап куйды.

Дөрес җавап бирмәгән укучыларны дәрестән соң алып кала торган гадәте бар лабаса Ясминә апасының. Ә бүген дөрес җавап бирмәгән укучы юк бугай әле. Димәк, Фа­зыл беренчесе була. Димәк, тагын бер тапкыр «ялгыш­са», Фазылның берүзен генә алып калачак Ясминә апасы.

Шул чагында укытучы, Фазылның уйларын сизгән­дәй, аны такта янына чакырды.

—  Нәрсә, Закиров, әллә сорауны ишетмәдеңме?

—  Юк, — диде Фазыл, астыртын гына көлемсерәп.

—  Илдус исемле малай өч дустына сигезәр чикләвек бүлеп биргән. Барысы ничә чикләвек биргән була инде Илдус дусларына?

—  Егерме биш, — дип ялганлады Фазыл, күзен дә йоммыйча.

Арткы партадагы кызлар, прых-прых килеп, авызла­рын учлары белән томаладылар.

— Ничек егерме биш? Яле, йә, Фазыл, хисаплап күр­сәт — диде укытучы, тавышын күтәрмичә генә.

Фазыл, чынлап та берни белмәгән сыман, башын аска иебрәк, баскан урынында баганадай катып тора бирде.

— Нишләдең син, Закиров, — диде укытучы, шәмәхә-зәңгәр күзләрен зур ачып. — Утыр, бар. Икеле. Иртәгә әзерләнеп кил дәрескә.

Фазыл урынына барып утырды һәм, башын аска игән килеш, түземсезлек белән дәрес беткәнен көтәргә кереште.

Ниһаять, зарыгып көтелгән кыңгырау чылтырады... Тик нәрсә була соң әле бу? Ясминә апасы ни өчендер дә­рестән соң калырга кушмады Фазылга.

Ишектән чыгып киткәнче ничек тә туктатырга кирәк иде аны. Фазыл җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да, әле класстан чыгып бетмәгән укучыларның игътиба­рын җәлеп итмәскә тырышып:

—  Апа, — дип пышылдады. Укытучы әйләнеп карады.

—  Апа, мин икеле алдым ич.

— Алсаң соң, — диде Ясминә апасы, бер дә исе китми­чә. — Икенче укып килергә яхшы булыр.

— Апа, чикләвек... — диде дә Фазыл тотлыгып калды.

— Йә, ничә? — диде укытучы, Фазылны уңайсыз хәл­дән чыгарырга теләгәндәй, йомшак кына итеп.

Фазыл, кесәсенә кулын тыгып, чикләвекләрне йомар­лап алды.

— Унбиш, апа.

—  Әллә нишләдең әле син, Закиров, бүген, — диде Ясминә апасы, бөтенләй кәефе кырылган тавыш белән. — Ике җирдә сигезең уналты, ә өч җирдә сигезең егерме дүрт була, Закиров. Онытма. Колагыңа киртләп куй.

Укытучы, ишекне җилле генә ябып, класстан чыгып китте.

Коридорда биек үкчәле туфли тавышлары ераклаш­ты. Бераздан урамда мотоцикл тавышы ишетелде. Ә Фа­зыл исә, кесәсендәге чикләвекләрен бармак араларында әвәли-әвәли, баскан урынында торды да торды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: