Көмеш кыңгырау

Чикерткә, ата каз һәм Шамил

Шамил идәннән алып түшәмгә кадәр сикерә ала! Чынлап та!

Дәү әнисе Сания апа да шулай ди бит: түшәмгә чаклы сикермәсәң! ‒ дип әрли. ‒ Нәкь чикерткә кебек! ‒ дип тә өсти. «Мин чикерткә  түгел! Мин чикерткәдән яхшырак сикерәм!» ‒ ди аңа каршы Шамил киреләнеп.

‒ Ышанмасаң, чикерткәнең үзеннән сора!

Чикерткәләр исә алма бакчасында гына сайрый.

‒ Әй,чикерткә, син миннән дә яхшырак сикерәсеңмени? ‒ дип сорады Шамил бакча башындагы үләндә сикереп йөргән яшел чикерткәдән. Чикерткә җавап бирмәде. Сикереп китеп барды. Моңа Шамилнең ачуы килде инде.

– Әй, чикерткә! Туктале! Мин синнән катырак йөгерәм! Әйдә, узышабыз! ‒ диде ул аңа. Шамил белән чикерткә бер сызыкка тигез итеп бастылар Шамил ишегалдында таптанып торган ата казга: ‒ Ата каз! Син өчкә хәтле сана, яме! ‒ диде. Ата каз, ризалык белдергәндәй, «как» дип куйды.

‒Как! Как! Как! – Бер! Ике! Өч!

Китте болар чабышып. Бакчаның аргы коймасы янына чаклы иң беренче булып Шамил килеп җитте һәм, хәле бетеп, чирәмгә утырды. «Чикерткәне әллә кайда калдырдым,» ‒ дип сөенде малай. Тик ни гаҗәп: яшел чикерткә койма яннындагы үләндә берни булмагандай тик сикереп йөри! Менә сиңа мә! ‒ дип уйлады Шамил күңелсезләнеп. ‒ Ярый әле, кеше күрмәде! Көләрләр иде! Бигрәк тә, дәү әтисе Дамир да күрмәде, Роза дәү әнисе дә якын-тирәдә генә түгел иде. Иң куанычлысы Айдар абыйсы өйдә юк чак. Ул күргән булсаменә!!! Хурлыгыңнан түшәмгә чакалы гына түгел, болытларга чаклы сикер идең аннан соң!..

Бәхеткә, чикерткәнең Шамилне узып киткәнен ата каз да күрмәде.

‒ Мин барыбер чикерткәдән яхшырак сикерәм! ‒ дип, Шамил сикерә-сикерә ишегалдына таба китте. Ата каз һаман бәбкәләре янында тыпырдап биеп тора иде. Дәү әнисе Сания апа ата казның биегәнен күреп: «Мөгаен, безнең казыбыз биюче булып китәр!» ‒ дип көлә торган иде. Ата каз Шамилнең күңелсезләнгәнен тоеп, сүз кушты: «Әйдә, мин сине биергә өйрәтәм! Барыбер сикерергә бик яратасың! ‒ диде ул каңгылдап. ‒ Менә карап тор!» Ата каз янә тыпырдап биергә кереште...

‒ Ә мин синнән дә шәбрәк биим! ‒ диде Шамил, ата казга ачуы чыгып һәм бии башлады. ‒ Как! Как! ‒ диде ата каз.

‒ Шамил чынлап та шәп бии, бу дөрес, бухак диюе иде бугай. Чөнки ата казлар бераз сакау булаинде, алар «хак» дигән сүзне үзләренчә «как» дип әйтәләр, ‒ диде Шамилнең Америкада укып кайткан Айдар абыйсы.

Икенче көнне  дәү әнисе Роза апа Шамилне бию түгәрәгенә алып китте. Бәлкем, ул биюче булыр әле...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: