Көмеш кыңгырау

Чәчәк нигә боекты?

— Җир уянган, кызым, чәчәкләр утыртырга вакыт, — диде Әлфиянең әнисе.

Әлфия аптырап калды:

—  Кайчан йоклый соң ул, әни?

— Кыш көне, мамык юрганын ябынып, кыш буена из­рәп йоклый да яз җиткәч уяна. Әнә ничек тирән сулап ята! Орлык салганны гына көтә инде ул хәзер.

Һәм әнисе җиргә чәчәк орлыклары утырта башлады.

—  Әни, минем дә җиргә орлык бирәсем килә, — диде Әлфия.

Әнисе аның учына бер бөртек кашкарый орлыгы салды.

Әлфия, нәкъ әнисе кебек итеп, җирне йомшартты, бар­мак очы белән оя ясап, чәчәк орлыгын шунда утыртты.

Озакламый аның чәчәге тишелеп чыкты, күзгә күренеп үсә башлады.

Көннәрдән бер көнне, иртән торып чыкса, сап-сары чәчәк аткан иде Кашкарые. Нәкъ кояш нурлары кебек алтын-сары.

Әлфия шатланып көлде:

— Минем чәчәгемне шундый матур итеп үстергән өчен рәхмәт сиңа, җылы җир! — диде.

Караса, чәчәгенә бал корты килеп сарылган. Әлфия куркуга калды. Узган ел аның маңгаен корт чаккан иде. Шундый авыртты, шундый сызлады!.. Менә хәзер Каш­карыен чагарга килгән.

Әлфия, баскыч янында яткан камыш себеркене алып, бал кортын куып җибәрде.

Икенче көнне иртән торып чыкса, чәчәге нишләптер боегып калган иде. Башын түбән игән, керфекләрендә яшь бөртеге.

— Ни булды сиңа, Кашкарыем, ник елыйсың? — диде Әлфия.

Чәчәк озак кына дәшми торды да нәзек кенә тавыш белән:

—  Син бал кортларын куасың, алар килмәгәч, мин серкәләнә алмыйм. Серкәләнмәгәч, көзгә орлыкларым булмас инде, — диде.

-  Ә нигә кирәк соң ул орлыклар? - дип сорады Әл­фия.

- Орлыклар - минем балаларым, - дип җавап бирде Кашкарый. - Алдагы елда мин булмам, минем урынга алар чәчәк атар иде. Болай булгач, җирдә нәселем өзе­ләчәк...

Кашкарыйны кызганып, тәмам кайгыга калды Әлфия, үзенең дә керфекләренә яшь бөртекләре кунды. Тиз генә өйгә кереп, кайгысын әнисенә сөйләде.

-  Без аңа бал суы сибик, әни, бал кортлары яңадан килсен, — диде.

-  Кирәкми, кызым, син аңа саф су гына сип, - диде әнисе. - Шулай итсәң, чәчәгеңнең һәр күзәнәгенә бал җыелыр. Ә кортларга тимә, алар чәчәкләргә бик зур фай­да китерәләр.

Әлфия шунда ук бакчага чыгып йөгерде, кечкенә чи­ләге белән су алып килеп, чәчәккә сипте.

- Рәхмәт сиңа, сусавымны бастың, — диде Кашкарый.

Шунда ук, без-без безелдәп, бал кортлары килеп җит­теләр, чәчәкнең сары керфекләренә кундылар. Кашка­рый, башын күтәреп, кояшка бакты һәм шатлыктан көлеп җибәрде.

Аңа карап Әлфия дә куанып көлә иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: