Көмеш кыңгырау

Чәчәк

Булган, ди, бер Чәчәк.

Сабагында утырган-утырган да әйтеп куйган бу:
— Җил мине төрле якка селкетә, кояш кыздыра, ул кыздырганда, күләгәгә дә кереп яшеренеп булмый, туйдым бу сабакта гына утырудан,— дигән.
Бүтәннәр аның белән бәхәсләшмәгәннәр. Аларга сабакта утыру да, җил искәндә чайкалу да, кояшта кызыну да, кичке җиләс һавада, таҗларны йомып, йокыга талу да бик рәхәт булган.
Шул арада болынга бер кыз йөгереп килгән дә әлеге Чәчәкне, өзеп, түшенә кадаган. Чәчәк куанычыннан нишләргә дә белмәгән.
— Күрдегезме, мин хәзер барыгыздан да өстәрәк, биектәрәк! Мин кояшка да, җилгә дә якынрак, хәзер мин аларның үзләренең кирәген бирәм! — дигән.
Тик Чәчәк җилне туктата, кояшны суыта алмаган, үзе генә сулган. Кызның түшеннән чүп үләннәре арасына төшеп калгач, җил аны очыртып алып киткән дә кире болынга илтеп ташлаган.
Чәчәкнең күзләреннән яшьләр тамган. Сабагына кире кайтып утырыр иде дә, соң булган шул. Бүтән гөлләр аңа:
— Кояш һәм җил белән кем көрәшә соң? — дигәннәр.— Кояш белән җил булмаса, без беребез дә үсмәс идек. Җил безнең орлыкларны тирә-якка тарата, кояш безнең таҗларыбызны кирәк чагында ачтыра, кирәк чагында йомдыра.
Кояш та, җил дә Чәчәкне ачуланмаганнар. Җир аны үз кочагына алган, җил яңгыр чакырган. Яңгыр явып үткәч, бу урында бер генә түгел, әллә ничаклы чәчәкләр үсеп чыккан. Әлеге Чәчәкнең орлыкларыннан үсеп чыкканнар алар.
Сәмига Сәүбанова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: