Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чәперчек (хикәя)

Сак кына, әкренләп кош янына килергә булдым. Менә өч, ике, бер адым... Очып китми бит!

Җыйнак бакчабызны ямьләтеп үскән алмагач, чия һәм карлыган куакларына төрле кошлар ияләште: тынгысыз чыпчыклар, йортчыл песнәкләр, әдәпле, ышанучан чәперчекләр (трясогузка). Аларның очып килгәнен мин түземсезлек белән көтеп алам. Бигрәк кызык инде ул кошларны күзәтү.

Кайчак бакчада казынганда, кошлар якында гына түтәл арасында атлап йөриләр, әйтерсең, бар чүпне утадыммы, юкмы? Менә бит алар минем эшләвемне тикешерәләр. Яфрак асларына исләре китеп, карап торалар: анда берәр суалчан-корт, яисә әкәм-төкәм яшеренмәгәнме?

Беркөнне әнием белән кып-кызыл, тулышып пешкән кура җиләген җыярга булдык. Инде соңгы рәткә җиттек дигәндә, якында гына шомлы кош тавышы ишетелде. Тирә-якка карасам, коймага кунган сап-сары чәперчеккә тап булдым: үзе очып та китми, ә нәни канатларын кага-кага зарлануын дәвам итә иде. 

Сак кына, әкренләп кош янына килергә булдым. Менә өч, ике, бер адым... Очып китми бит!
Кошчыгыма үрелдем дә, учларыма сыендырдым. Карасам, аның аякларына озын яшел җеп чуалган икән. Бәләкәчем-кошчыгым дер-дер калтырый, кечкенә йөрәге очып чыгып китәрдәй дөп-дөп тибә. 

Җепләрен сүттем дә, учларымны ачып җибәрдем. Ул канатлары азат булса да, очып китмәде әле! Бер мизгелгә кошчыгым тынып, утырып торды, аннан соң канатларын җәеп, очып та китте. Һавага күтәрелгәндә аның ниндидер якты, матур авазы яңгырады. 

– Шулай рәхмәт әйтте булса кирәк, — диеп, әнием гаҗәпләнүен белдерде. — Күпме яшим, мондый могҗизаны беренче тапкыр күрүем!

Быел да җылы яктан кошлар кайтуын сагынып көтәм. Бәлки алар арасында мин бәладән коткарган чәперчегем дә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев