Көмеш кыңгырау

Булышты

Инсаф кайтып кергәндә абыйсы түр як өстәлдә акча санап утыра иде. «Тагын шуның кадәр кирәк», – дип, күңелсез генә әйтеп куйды.

Әллә энесенә әйтте, әллә болай гына сөйләнде.

 – Нәрсәгә кирәк ул сиңа, абыем? – дип гаҗәпләнде Инсаф. Вилдан аңа сәерсенеп карады.

 – Ничек нәрсәгә? Компьютерга акча җыям дип әйттем ич!

 – Әтидән сора, ул алып бирер!

 – Сорамыйм. Аның машина аласы бар.

Инсаф уйланып алды. Абыйсының мәктәптән кайтышлый кайда йөргәнен белә ул  – карап торганы бар. Өй каршыларындагы автозаправкада машина юа. Бик авыр эш! Ишек алдындагы эскәмия артларыннан буш шешәләр җыйганын да күргәне бар. Аларын Инсаф белән икәү илтеп кайталар – абыйсы үзе генә ояла. Подъезддагы почта әрҗәләренә гәзитләр кыстырып йөргәнен дә белә. Арып бетә, бик жәлли абыйсын Инсаф. Булышасы килә дә, тик ничек итеп? Машина юарга алмаслар бит аны, укырга да кермәгән әле ул!

Инсаф әнисенә дөресен әйтте:

 – Әни, ун сум бир әле. Абыема компьютер алырга җыешам, диде. Әнисе көлде, алай да ун сумны чыгарып бирде. Аннары әтисенә дә шул сүзләрне әйтте, анысы да төпченеп тормады, бирде. Һи, бик җайлы икән ич! Сөенеченнән күршеләрендә генә яшәүче әбисе белән бабасы янына йөгерде. Аларның күпме биргәнен санап та тормады, акчаларны кесәсенә тутырды да чыгып йөгерде.

Тагын кая барырга? Әнә, катыргы кәгазьне астына салып утырган да, кибет ишек төбендәге калкулыкта Инсаф яшендәге бер кап-кара малай хәер сораша. Учын алга сузган, кешеләр аңа вак акча салып узалар. Инсаф та малай янына килеп чүмәште. Аның учына салучылар да булды. Моны күреп, теге малай торып басты да нидер кычкырынырга тотынды. Инсаф дәшмәгәч, куллары белән дә айкана башлады. Инсаф, куркып, торып басты, ачык ишектән кибеткә кереп шылды. Азык-төлек сата торганы икән. Йөри торгач, төрле тәм-томга юлыкты малай. Кесәсендәге акчага өч сникерс шоколады, биш пирожный тиде. Бер сагызга да җитте әле.

Пирожныйның икесен Инсаф кайтышлый ук ашап бетерде. Баскычларыннан күтәрелгәндә бер шоколадның да «башына җитте». Калган «тәмнүшкәләр»ен куртка кесәләренә яшерде.

Бүлмәсенә кереп утыргач, теге пирожныйлар кабат күңелен кытыклый башлады. Башына «абыема калдырасы иде» дигән уй кереп чыкты үзе. Шулай да бер башлагач, пирожныйларның да, шоколадларның да кәгазьләре генә аунап калды. Инде сагызга чират җитте дигәндә, борып-борып эче авырта башлады, күңеле болганды. «Әни-и!» дип кычкырып, бүлмәдән атылып чыкканын сизми дә калды.

...Хәзер Инсаф компьютерга дип акча җыймый инде. Кулына акча керүдән курка. Кибеткә керсә дә, «тәмнүшкәләр» бүлегенә җиткәндә күңеле болгана башлый. Хәер, тегендә-монда сугылып йөрергә бик вакыты юк аның хәзер – абыйсы машина юганда чүпрәкләрен сыгышып тора. Вилдан аны: «Болай булгач, компьютер уртак була инде», – дип үсендерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: