Бөркет ич мин!
Күземне ачсам, зур тәрәзәле, биек түшәмле, таныш булмаган яп-якты бүлмәдә ятам. Бүлмәдә башына ак калфак, өстенә ак халат кигән шәфкать туташы басып тора.
Менә ул минем уянганымны күреп алды да, шатланып:
— Аңына килде, — диде.
Табиб — тазарак кына, урта яшьләрдәге ир кеше. Өстенә зәңгәрсу халат, башына шундый ук төстәге калфак кигән. Ул, шәфкать туташының тавышын ишетүгә, рентген төшермә ләрен караудан аерылып:
— Йә, батыр егет, — диде, мыек астыннан елмаеп, һәм, кулымнан тотып, пульсны саный башлады. — Син кайсы «фронтлардан» болай?
— Мин, ни... Нурияне ничек кенә үземә каратырга дип йөри идем дә... Малайлар, шаяртып, өй кыегыннан сикерергә киңәш бирделәр. Имеш, Нурия минем батырлыкны ишетә дә башкаларга әйләнеп тә карамый... Менә шул...
— Әлбәттә, әлбәттә, Нурия синеке, — диде ул, эчкерсез көлеп. — Бу «батырлык»ны ишетми калырга мөмкинме соң?!
Безнең әңгәмәне ишетеп торган шәфкать туташы да көлемсерәп куйды. Табиб, сөйләнә-сөйләнә, аягымны үзенең нык куллары белән ипле генә тоткалый башлады. Ә аяк үзәккә үтеп сызлый. Хәтта маңгаемнан салкын тир бәреп чыкты. Тырнакларым кулыма батып кергәнче йодрыкны кыстым. Түзәм, малай. Шулчак шәфкать туташы:
— Түз, егет, сикерә белгәнсең, инде түзә дә бел! — ди-ди, беләгемә укол ясады, сизми дә калдым. Бераздан аякның авыртканы да кими башлады. Мин, табибның күзенә карап, түзмичә, ачыклар өчен сорап куйдым:
— Абый, минем аякка ни булган? Ник авырта, ник сызлый ул?
Табиб, миңа бераз карап торгач:
— Егет кеше, кызганычка каршы, аягың сынган. Җитмәсә, уңайсыз җиреннән сынган.
Мин, куркып:
— Аягымны нишләтәсез, кисәсезме әллә?! — дим. Ул, елмаеп:
— Курыкма, егет, аягыңны кисмибез, тик хәзер гипс салабыз, — диде дә эшкә кереште.
Бу табиблар, шәфкать туташлары тылсымлы кешеләр дә инде. Күз ачып йомганчы минем авырткан аягымны гипска төреп тә куйдылар, бармакларым гына күренеп калды. Баш бармагымны селкетеп карадым, селкенә. Үлмәгәч, терелергә өмет бар, малай...
Гипс салгач, мине башка авырулар ята торган якты, ике тәрәзәле зур палатага кертеп салдылар. Анда күңелле, ичмасам, кешеләр бар. Бүлмәсе дә уңайлы, матур. Стенадагы яшел кәрзин-савытларда үрмә гөлләр үсә. Ак түшәмендә матур плафон. Тимер койкаларда аяк-куллары, муеннары гипсланган абыйлар ята. Болар бар да минем кебек тиле булдылар микән? Табиб бер керүендә, тамагын кырып:
— Сиңа, егет, шифаханәдә озак ятарга туры киләчәк. Тик борчылма, терелерсең, — диде.
Миңа, малай кешегә, матур яз көнендә палатада ятаргамы?! Юк. Булмый. Хәзер үк сикереп торам да өйгә кайтып китәм. Минем озаклап ятарга вакытым да, теләгем дә юк, дип әйтергә җыенып селкенүем булды, күземнән утлар күренде. Хәлсезләнеп, кире караватка яттым.
Шифаханәдә ничек кенә әйбәт булмасын, күңел гел өйдә. Урыннан сикереп торып биисе, көләсе, шукланасы килә. Эх, элек, әниләр кушып та, иренеп кенә эшләгән эшләрне эшлисе иде хәзер рәхәтләнеп.
...Көннәрнең берендә, табибны аптырата торгач, мине, ниһаять, кайтарып җибәрергә булдылар.
Табиб, озатканда, артымнан:
— Егет кеше, нык бул, төшенкелеккә бирелмә. Ышанам, терелерсең, — дип калды.
Әйтергә онытып торам. Шифаханәдә ятканда, минем янга Нурия еш килде. Ул кызыклы китаплар, әнисе пешереп биргән тәмле-тәмле күчтәнәчләр китерә, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра торган иде. Ә менә өйгә кайтканнан бирле аның бер дә күренгәне юк. Мин җәйге матур көннәрне тәрәзә төбендә китап укып үткәрә башладым. Кайчак бер көн бер ел булып тоела, малай. Еш кына дус егетләр керә. Алар белән гөрләшеп утырабыз, шахмат уйныйбыз. Шахматны аеруча яратабыз инде. Кем Карпов та кем Каспаров. Бер мизгелгә булса да, авыруымны онытып, үземне таза-сау итеп тоям. Әмма Нурияне искә төшерүгә, аяк тагын авырта башлый. Нурия турында, алдан сөйләшеп куйгандай, ни мин, ни алар бер сүз дә әйтми. Бәлки, ул шулай кирәктер дә. Нигә күңелне кузгатырга?!
Аягымдагы гипсны алдылар. Әмма аяк үз хәленә кайтырга ашыкмый. Аскы урамдагы аяксыз сугыш инвалиды Гариф бабай кебек, таякка таянып, әкрен генә йөрим.
Күңелдәге кара болыт кебек авыр хисләрне куар өчен, китапны ыргытып, зәңгәр майка белән өр-яңа кызыл шортымны киеп, аксый-туксый, бакчага су сибәргә чыгам.
Бакчада ямьле. Хуш исле чәчәкләр үсеп утыра, алмагачлар. Күктә кояш кыздыра. Озын колгадагы ояда сыерчык балалары, көнләп-сәгатьләп, күзгә күренеп үсәләр, чырылдый-чырылдый очарга талпыналар. Аларны күзәтә башласаң, бөтен дөньяңны онытасың. Соры томшыкларын ачып, әтиләренең җим алып кайтканын көтәләр. Сыерчык күзәткән булып, Нурияләр бакчасына да еш кына күз аткалыйм. Күңелдә өмет чаткысы сүнми. Тик Нурия бер дә күренми шул. Әллә, мин әйтәм, үзен аждаһа тау-таш артларына урлап китте микән. Терелгәч тә, әкияттәге сәмруг кошка атланып, эзләргә китәрмен, ахры...
Уйларымның чиге юк... Утыра торгач, капканың шыгырдап ачылганын, Нуриянең, яныма килеп басканын да сизми калганмын.
Кинәт аның:
— Риф, — дип дәшкән тавышын ишетеп сискәнеп куйдым.
Бу ни бу?! Борылып карарга иде дә, Нурия булмаса, төшенкелеккә бирелермен дип куркам.
— Риф, нигә борылып та карамыйсың? Әллә үпкәләдеңме? Бар да көтмәгәндә килеп чыкты, киткәндә яныңа керә алмадым.
— Нурия, сиңа үпкәли аламмы соң?!
— Кунактан кайтышлый, хәлеңне белергә, күчтәнәчләр кертергә дип, шифаханәгә кергән идем, син анда юк. Кайтып китте, диләр...
Шул көннән соң тормышым бөтенләй үзгәрде. Көн дә сынган аякны хәрәкәтләндерәм, массаж ясыйм... Урамга чыгып йөргәлим. Күңел күтәренке, йөрәк дулкынланып тибә.
— Риф, синме соң бу?! — диләр дуслар да. — Суга чумган тавык чебеше кебек йөри идең, ә хәзер — бөркет!
...Нурия белән түбән урамга йөгереп төшеп барганда, үземне дәвалаган табибны бәреп ега яздым бит, әй! Ул мине эләктереп алды да:
— Риф, син түгелме соң бу? Йөгереп йөрисең ләбаса! Син әле таякка таянып кына йөрергә тиеш идең бит, егет кеше. Ә син инде очасың!
— Очмаска, минем канатларым бар ич, абый! Оныттыгызмы әллә?! Бөркет ич мин!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев