Көмеш кыңгырау

Бозым

Гамбәрия апаның капка төбенә бозыклык салганнар.

Хәзер ул башын да күтәрми чирләп ята, ди. Авыл им-томчыларының гына көченнән килмәгән, бозымын чыгарырга ерак районнардагы сихерче-тылсымчыларга йөртәләр икән аны. Файдасы гына юк, хәле көннән-көн начарлана бара, ди.

Сәриягә бу турыда, мәктәптән кайтканда, классташы Алинә сөйләде. Гамбәрия апа авыл Советында эшли, түбән оч Бибинурга тиешле кәгазьләрен эшләп бирергә булышмаган. Кычкырышуга хәтле барып җиткәннәр. Бибинуры: «Болай гына калдырмыйм мин сине!» — дип янап чыгып киткән, имеш. Аның күрше мари авылында сихер-михер белән эш итүче белешләре бар дип сөйлиләр. Гамбәрия апа Бибинурдан гына күрә икән авыруын, шул гына харап итте, дип әйтә икән.

Сәрия менә ничә көн инде Алинә сөйләгәннәр тәэсирендә яши. Бик куркыныч нәрсә икән бит ул бозым дигәннәре. Чүпрәккә кадалган энә, кат-кат төйнәлеп ташланган бау кисәге рәвешендә дә булырга мөмкин, ди. Балалар кызыгып алсын дип, уенчык формасында да эшлиләр икән.

Шул уйлар белән шомланып йөри торгач, төшләренә дә әллә ниләр кереп йөдәтте Сәрияне ул төнне. Куркып уянды. Әниләре күрше авылга — дәү әниләренең хәлен белергә куна киткән иде. Өйдә ялгызы гына булгач, тагын да ныграк хәвефләнде кызый. Иртән мәктәпкә барырга дип капканы ачуга, башта аяк астын ныклап тикшерде. Анда-монда чәчелеп яткан йомычка кисәкләре дә күзенә хәшәрәт җанварлар кебек күренде.

Мәктәптә Алинә аңа тагын яңа хәбәр җиткерде:

— Ярдәм итә алмаганнар Гамбәрия апага, хастаханәгә алып киткәннәр. Бозымны врачлар ала алмый да алмый инде аны...

Ә беркөнне...

Әниләре күршеләренә кунакка кереп киткәч, кичләтеп кенә дәрес хәзерләргә утырган иде Сәрия. Китап-дәфтәрләренәияреп, портфеленнән... кәгазь башлы, салам чәчле, аяк-куллары чырадан әмәлләнгән курчак килеп төште. Кычкырып җибәрмәкче иде кызый, тавышы чыкмады. Төймә күзләрен чекрәитеп үзенә карап каткан теге нәрсәкәйдән карашын ала алмый күпме утыргандыр.

Аяк-куллары мамыкка әйләнгән иде, торып баса алмады. Башы томаланды, акрынлап күзләре дә күрмәс булды. Ничек кирәк алай сөйрәлеп барып, диванга авып төшкәнен анык кына хәтерләми дә. Өйдә шау-шу купкач кына, һушына килгәндәй булды. Әнисе бигрәк өзгәләнә, әтисенә врач чакырырга куша. Үзе Сәрия өстенә иелгән, салкын су бөрки-бөрки:

—  Кызым, алтыным, ни булды, ачсана күзеңне! — дип өтәләнә.

Сәриянең, керфекләрен чак кыймылдатып:

— Әни, үләм инде мин, — дип пышылдавы булды, бөтенләй үк коелып төште, үкси-үкси еларга ук тотынды. Үзе ашыга-кабалана кызының аяк-кулларын ышкый, үзе:

—  Берәр ярамаган әйбер ашадыңмы? Әллә бәрелеп имгәндеңме? Башың авыртамы, эчеңме? — дип, сорау арты сорау яудыра.

Сәрия, бар көчен җыеп:

—  Бозыклык салганнар миңа... — дип пышылдады да кабат күзләрен йомды.

Әнисе:

—  Кайда? Нәрсә? Кем? — дип, урыныннан ук торып басты.

—  Курчак... — дип пышылдады Сәрия, көч-хәл белән телен әйләндереп. Шунда гына әнисе идәндә аунап яткан нәрсәне күреп алды.

—  И кызым, — диде ул гаепле тавыш белән, кабат Сәрия янына килеп утырып. — Сине куркытырмын дип уйламаган идем бит! Дәү әниең мин уйнап үскән уенчыкларны ташламаган булган. Теге көнне кунакка баргач, шуларны актарып утырдым. Бу курчакны дәү әтиең белән бергәләп ясаган идек. Матур килеп чыккан булган, әйе бит? Кибеттәгеләр моңа җитми инде... Мин аны портфелеңә үзем салып куйдым, күреп, куансын әле дигән идем. Булмады...

Сәрия акрын гына торып утырды. Аның инде башы да әйләнми, күңеле дә болганмый иде. Аяк-куллары да үз урынына кайтты. Шомлы уйлары да эреп юкка чыкты.

- Гамбәрия апаның... хәле ничек икән? — дип, урынсыз сорау биргәнен үзе дә чамаламый калды.

— Йөрәге начарланып киткән булган аның, — диде әнисе, бу сорауны көтеп кенә торган шикелле. — Им-томчыларга йөреп, вакыт уздырганнар... Ярар, врачлар кулына эләккәч, терелтми чыгармаслар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: