Бәләкәч
— Исәнме, бәләкәч! Син кемне көтәсең?
Рузил лифт ишеге каршында утырып торган сап-сары көчеккә дәште. Кечкенә эт баласы, колакларын салындырган көе, башын иеп, лифтка керде дә ишек янындагы бер почмакка сыенды. Кап-кара күзләре белән малайга тутырып карады. Рузилнең әтисе көчек белән малайга күз төшереп елмайды, аннары лифт төймәсенә басты. Ишекләр шыгырдап ябылдылар, һәм лифт кузгалып китте.
Рузил бу көчекне әле беренче мәртәбә күрә иде. Ул игътибар белән эт баласының кара борынына, ак койрыгына, сары тәпиләренә карады.
— Тәпиеңне аксаткансың бит, бәләкәч. Ташка бәрдеңме? Авырткандыр инде, иеме?
Бәләкәч тәпиен ялап куйды.
— Мин дә, кичә йөгергәндә, аякны авырттырдым. Әнием аягыма массаж ясады, аяк төзәлде. Сиңа да массаж ясатырга кирәк. Бик рәхәт була ул, — дип, сүзен дәвам итте Рузил.
Эт баласы, башын күтәреп, Рузилгә карап алды.
— Минем әнием — табибә. Ул кичен генә кайта шул. Син безгә кунакка килсәң, әнием тәпиеңә массаж да ясар иде, аны бәйләп тә куяр иде.
Көчек төчкереп җибәрде. Рузилнең әтисе:
— Әле син суык та тидергәнсең икән, — дип, эт баласы янына килеп чүгәләде һәм башыннан сыйпады.
Бәләкәч, алсу телен чыгарып, олы абыйның кулын ялап алды.
Рузил дә, әтисе кебек, көчек янына килеп чүгәләде.
— Аңа кайнар сөт эчәргә кирәк. Сөт эчеп, юрган астына кереп ятсаң тирлисең дә тереләсең, — диде һәм эт баласын сыйпый башлады.
Әтисе үз урынына китеп басса да, Рузил көчек янында калды.
— Син нигә шундый моңсу, бәләкәч? Бер сер әйтимме? Минем дә кәефем юк шул. Бик яхшы дустым чит шәһәргә күчеп китте. Туп белән уйнарга бер иптәшем дә калмады. Ә син туп белән уйный беләсеңме? Белмәсәң, мин өйрәтәм. Менә тәпиең төзәлер дә, без бергәләп уйнарбыз.
Лифт туктады, ишекләр ачылды. Алар унберенче катка менеп җиткәннәр иде. Көчек белән малай— караңгы лифттан якты коридорга чыктылар.
Рузилнең әтисе, малайның җилкәсеннән сөеп:
— Бу — уникенче катта яшәүче Илдар исемле малайның көчеге. Алар безнең йортка күптән түгел генә күченделәр, — диде.
Рузил эт баласына карады һәм:
— Без, бәләкәч, бүген синең янга килербез. Әни синең тәпиеңә массаж ясар. Аннары ишегалдында уйнарбыз, яме? — диде.
Көчек сөенеченнән, ахры, коридорны яңгыратып өреп алды да, койрыгын болгый-болгый, баскыч буйлап уникенче катка йөгерде. Ул аксамый иде инде.
Рузил, яңа дус табуына сөенеп, әтисе белән бергә үз фатирларына юнәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев