Көмеш кыңгырау

Бияләй

Мамыклы җылы кар яуганда туган матур хисләр турында хикәя.

Нишләп усал икән бу Сөмбел? Хәер, усал­га охшамаган да үзе. Шагыйрь әйтмешли: «Үзе усал, үзе сөйкемле». Тик әллә нигә бер генә елмая. Анда да ирен чите белән генә. Дәрәҗәсен белә, каһәр. Усал булу үзенә ки­лешә дә тагын. Шулай да елмайганда матур­рак инде. Күзләреннән очкыннар сибелә. Чия кебек түгәрәк калын иреннәре сизелер-си-зелмәс юкара төшә. Битендә пәйда булган чокырлар бөтен йөзен балкытып торган нур ноктасына әвереләләр.

Тик менә Озын Муен Гаптеригә генә ел­мая ул. Аныкы төсле камыл кебек тырпаеп торган киребеткән чәч миндә дә бар югыйсә. Авыз гына зуррак минем, шайтан алгыры. Чамасын белми елмайганда да колакка җитә. Бөтен эшне шул харап итә. Су капкандай йөрергә тырышам тырышуын. Тик файдасын ташка үлчим.

Гаптеринең үзен дә әйтер идем инде, чәчәк тирәсендә безелдәп очып йөргән бал корты сыман, гел Сөмбел янында бөтерелә. Чана шуганда да аның белән шаяра. Бүген дә Сөмбелне тау итәгендә көтеп торды да теге­нең чанасын төшкән шәпкә почмагыннан эләктереп борып җибәргән булды. Тимер чана табаны астыннан мул гына кар комы сибеп әйләнде һәм тагын юлын дәвам иттер­де. Ә Сөмбел елмая, балкый.

Икенче төшкәндә матур кызны тау ас­тында мин каршы алдым. Бу юлы миңа ел­маячак ул. Әнә выжылдап төшеп тә килә. Чанасын зырылдатып борып җибәрүем бул­ды — Сөмбел багана төбендәге көрткә чум­ды. Мин елмаю көтеп аңа төбәлдем. «Ка­тышлы», — диде ул, әрнүле тавыш белән һәм каш астыннан гына сөзеп карап куйды. Ча­масызрак кыландым. Аскы иренемне теш­ләгән хәлдә басып калудан башка чара юк иде.

Бераздан карыйм: Гаптери тагын Сөмбел янында чуала. Карале син аны, бер уч кар алды да тегеңә аткан булды. Ә Сөмбел елмаеп кына калмады, көлеп тә җибәрде. Үзе дә нәфис бармаклары очына элеп кар сипте. Тәнем кымырҗып куйды. Сизмәстән бер йо­марлам кар алдым һәм аны тирләгән учымда кыса-кыса тыгызладым. Бәлки, миңа бу юлы елмаер Сөмбел.

—  Һоп! Ай!..

Карым чәп итеп аның күзенә килеп тиде. Ике кулы белән күзен каплап җиргә иелде ул. Бу шаяруым да тозсызрак килеп чыкты, ахрысы. Шулай да Сөмбелнең елмаюына өмет өзелмәгән иде әле. Әмма башын күтәреп тә күзеннән кулын алмавын күргәч, бөтен өмет-хыялларым шул бер йомарлам кар кебек чәлпәрәмә килде.

—  Ни ачуың бар миндә? — Сөмбел каш өстенә кунып калган карларны бармак очы белән генә сыпырып төшерде дә карашы белән мине чәнчеп алды.

— Ялгыш кына, — дидем мин. Шунда күз төбенең кызарып чыкканын күреп алдым һәм башымны аска идем. Юк, моннан соң аның белән шаяраммы соң. Шаяра белми шаяр­ганнан шайтан тайган, ди. Минем кебек ча­бата авызга хан сарае бүләк итсәң дә елмай­мый инде ул. Шаяру түгел, борылып та кара­мыйм. Әкрәмчик, синең белән дуслашасым килә, дисен — карамыйм. Әкрәмчик, акыллым, матурым, дисен — карамыйм.

Таудан җилдәй төшеп киләм. Ул чанасын өстерәп менеп бара. Аның турыннан үткәндә башны юри икенче якка бордым. Ул төшеп, мин менеп килгәндә дә шулай иттем. Муен гына чыдасын. Уңга-сулга борам башны.

Бермәлне тау башында үзе эндәшмәсенме:

—  Әкрәм! Җавап бирмәдем.

— Әкрәм! Әкрәм, дим...

Тагын ишетмәгәнгә салыштым. Башта ча­намны бер ун-егерме метр чамасы мәтәлә-кадала этеп бардым да тизлек алган шәпкә өстенә сузылып яттым. Кар диңгезендә чур­тан кебек йөзәм. Агач чанам ак дулкыннар өстеннән тирбәлә-тирбәлә алга чаба. Битем­не тау җиле иркәли. Үзем Сөмбел турында гына уйлыйм: «Ни әйтергә теләде икән бая? Тагын эндәшерме? Миңа нигә кылтаерга иде инде, Әкрәм диюгә борылырга иде. Бәлки, ул миңа бик матур сүз әйтергә теләгәндер. Бәлки, үзенең дә минем белән дуслашасы киләдер.

Их, юләр дә инде мин. Байкот, имеш. Бүтән эндәшмәсә нишләргә? Бая ни әйтергә теләгән идең, дип каршына килеп басаргамы? Мөгаен, шулай итәргәдер. Юк! Үзеңне-үзең тоттыру була бу. Егетләрчә түгел. Нишләргә соң? Ме­нә гаеш, үзең кыланганга үзең үкен инде хәзер».

Тау итәгендә чанамның бавын бер чишеп, бер бәйләгән булып утырам. Юри шулай эшлим. Тегенең төшкәнен көтәм.

Төште.

— Колагыңа мамык тутырмагансыңдыр бит. Эндәшәм — ишетмисең. — Аның тавы­шыннан баш әйләнеп китте. Тау сыртында­гы кара-кучкыл урман, карга төренеп утыр­ган өйләр кулга-кул тотышып бииләрмени. Хәзер Сөмбел миңа шундый сүз әйтәчәк, аны ишетергә күптән зар-интизар булып йөрим, ул миңа бик тансык. Матур кыз исә көттерә. Кесәләрен актарган була. Сизеп торам, юри газаплый. — Мә, ал, ташлап йөрмә!

Карыйм... кулында минем сыңар бияләй.

Әйлән-бәйлән өзелде. Гүя карлы урман түгәрәктән чыгып өстемә ауды, авыл өйләре асты өскә килеп өелде. Шушы мәлдә, шушы хәлдә бияләй кирәкме миңа?! Зәмһәрир суык­ларда да яланкул йөрергә ризамын. Ә Сөмбел сөендердем дип уйлагандыр әле. Юк, аның миңа төшеп калган бияләйне тапканы өчен генә эндәшүе кирәкми иде. Авызымның Сөмбел табып биргән бияләй кадәр зур бу­луына тагын ачуым килеп чанама утырдым. Эш югында эш тапкан булып, итек кунычына тулган карны кагам. Ашыкмый гына, җайлап кагам. Сөмбел исә һаман каршымда басып тора.

—  Әдәпле булсаң, рәхмәт әйтер идең, — диде ул, үпкәләгән сыман.

Мин аңа күтәрелеп караган мәлдә, үзенең дә кулыннан бияләе төшеп китте. Иелеп алырга өлгерә алмады, куян мамыгыннан бәйләнгән ак йомшак «йомгак»ны мин эләк­тердем һәм аңа суздым.

—  Рәхмәт! — мин әйтәм. Ул да:

—  Рәхмәт! — ди.

Берьюлы яңгыраган ике «рәхмәт»тән ике­без дә көлеп җибәрдек. Ул көлә, мин көләм. Кинәт Сөмбел туктап калды.

—  Көлүеңне күптән күргән юк иде. Гел ачулы йөргән көнең. Нинди чебен булып теш­ләгәнмендер, мине күргәч бигрәк турсаясың. Ә елмаю килешә үзеңә.

Менә сиңа мә! Турсаеп йөрү түгел инде ул. Авыз кечерәк күренсен дип тырышу. Елмаю килешә сиңа, ди бит. Чынмы икән? Баярак көлеп җибәрүемне сизми дә калган идем. Хәзер юри елмаям. Ә Сөмбел... Сөмбел елмаюыма елмаю белән җавап бирде.

Бу вакытта без чана шуа торган ак тауга мамыклы җылы кар ява иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: