Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Биш «и­ке»­ле

Ай-һай, уңыш­сыз көн бул­ды бү­ген Азат өчен — биш фән­нән биш «и­ке»­ле ал­ды!

Би­о­ло­гия укы­ту­чы­сы Са­бир абый, соң­гы­сын куй­ган­да:

— Мә, тот, энем, көн­дә­ле­гең­не! Буш кал­ган соң­гы гра­фа­сын да ту­тыр­дым, — ди­гәч, үзен кыз­га­ну­дан кү­зе­нә яшь­ләр кил­де ма­лай­ның. «Ли­ней­ка... көн­дә­лек­кә әти­нең кул ку­я­сы бар...» ке­бек шом­лы уй­лар аның ба­шын­нан яшен тиз­ле­ге­дәй йө­ге­реп үт­те.

...Ба­ры­сы да ир­тән соң­га ка­лып ки­лү­дән баш­лан­ды. Та­тар те­ле укы­ту­чы­сы, ишек­тән Азат кү­ре­нү­гә:

—  Яле, йо­кы чүл­мә­ге, та­тар те­лен­дә­ге ки­леш­ләр­не са­нап күр­сәт! — ди­де. Ки­леш­нең нәр­сә икә­нен исе­нә тө­ше­рә ал­ма­ды Азат, өмет ту­лы күз­лә­рен

Ра­ни­я­гә тө­бә­де. Кыз ба­шы­на төр­теп күр­сәт­кәч:

—  Баш э... э... ки­леш... э... э... э... — дип мы­гыр­дан­ды.

—  Әйе, әйе, дә­вам ит. Икен­че­сен­дә Ра­ния ия­ген тот­ты.

—  Э... э... Ияк ки­леш, — дип әйт­кә­нен сиз­ми дә кал­ды Азат.

— Нәр­сә?! Му­ен ки­ле­ше тү­гел­ме та­гын? Син, җи­ден­че класс­ка җи­теп, икен¬­че класс­тан бир­ле һәр ел ка­бат­лан­ган ал­ты ки­леш­не әй­тә ал­мый то­ра­сың! Ки¬­тер көн­дә­ле­гең­не! — ди­де укы­ту­чы, пыр ту­зып.

Их, шун­да көн­дә­лек өй­дә кал­ган ди­я­се ге­нә иде бит... Юк шул, укы­ту­чы­га үз кул­ла­ры бе­лән ил­теп бир­де...

Икен­че дә­рес ге­о­мет­рия иде. Бы­ел гы­на ке­рә баш­ла­ган фән­не баш­тан ук өнәп бе­тер­мә­де ма­лай. Тә­нә­фес­тә Ра­ни­я­дән ашык-по­шык кы­на өй эшен кү­че­реп ал­ды ул.

Кың­гы­рау шыл­ты­ра­ды. Бер ми­нут­ны да әрәм үт­кәр­мәү­че Хә­лим абый­ның ишек­тән пе­ләш ба­шы ял­ты­рап кү­рен­де:

—  Тәк, ба­ла­лар, үт­кән дә­рес ма­те­ри­а­лын ка­бат­лый­быз. Кем так­та яны­на чы­гам ди?

Бер­ни­чә кул берь­ю­лы кү­тә­рел­де. Азат җи­ңел су­лап куй­ды.

—  һа­ман бер үк ке­ше­ләр, — ди­де укы­ту­чы, йө­зен чы­тып. — Ме­нә йок­лап уты­ру­чы­лар­дан со­рыйк әле.

Аның ка­ра­шы пар­та­лар өс­тен­нән йө­ге­реп уз­ды һәм Азат­та тук­тап кал­ды... Чай­ка­ла-чай­ка­ла, ма­лай так­та яны­на чы­гып бас­ты һәм ку­лы­на ак­бур ал­ды.

—  Ашык­ма, язар­га өл­ге­рер­сең. Баш­та тел­дән со­рыйм. Нәр­сә ул ги­по­те¬­ну­за?

— Э... э... э... — Азат­ның бер­нәр­сә дә аң­лат­ма­ган то­нык күз­лә­ре ал­гы пар­та­да уты­ру­чы Ра­ни­я­не эз­ләп тап­ты. Әм­ма кыз­ның кул­ла­рын бу­тап ни­дер аң­ла­ту­ы­на бө­тен­ләй тө­ше­нә ал­ма­ды.

Шу­лай да ур­та рәт­ләр­нең бер­сен­дә уты­ру­чы «Ял­ган­чы» ку­ша­мат­лы Ма­рат­ның, пы­шыл­дап: «Ги­по­те­ну­за — га­лим ул!» — ди­гә­нен ишет­те. Әле­ге бик тан­сык сүз­ләр аңа көч бир­де. Үз-үзе­нә ыша­нып сөй­ләр­гә то­тын­ды:

—  Ги­по­те­ну­за ул — бө­ек га­лим. Аның хез­мәт­лә­ре... — Класс­ның егы­ла-егы-ла кө­лү­ен­нән тук­тап ка­лып, Азат Хә­лим абый­сы­на ка­ра­ды. Укы­ту­чы, «и­ке»­ле ди­гән­не аң­ла­тып, ике бар­ма­гын күр­сә­теп то­ра иде.

Өчен­че дә­рес­кә кер­мәс­кә иде аңа! Ба­ры­бер укы­ма­ды ич ул Пуш­кин ши­гырь­лә­рен! Уз­ган дә­рес­тә ге­нә «и­ке»­ле куй­ган иде Рә­си­мә апа­ла­ры. Мо-ны­сын­да мин­нән со­ра­мас дип өмет­лән­де. Әм­ма ял­гыш­ты Азат. Рус әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы:

—  Ме­нә Азат­ның «и­ке»­ле­сен тө­зә­тә­се бар икән. Әй­дә, сән­гать­ле итеп укып күр­сәт әле ши­гырь­не, — ди­гәч, ка­ба­ла­на-ка­ба­ла­на, ки­тап­ны ач­ты да укып кит¬­те. Тик ши­гырь­ләр Пуш­кин­ны­кы тү­гел, Лер­мон­тов­ны­кы бу­лып чык­ты...

Ге­ог­ра­фия дә­ре­се­нә те­лә­сә дә, те­лә­мә­сә дә бар­ды ма­лай. Нур­ла­ры сүн­гән күз­лә­рен тә­рә­зә­гә те­кәп, дөнь­я­сын­нан ваз кич­кән Азат­ны укы­ту­чы Ил­шат абый­ла­ры тиз шәй­ләп ал­ды:

—  Җә­ли­лов, кар­та яны­на!

Азат үзе­нә дәш­кә­нен ишет­мә­де дә. Күр­ше­се Ра­мил кат-кат төрт­кәч ке­нә, ал­пан-тил­пән ат­лап, так­та яны­на чык­ты. Күр­сәт­кеч та­як­ны ку­лы­на ал­ды.

—  Иң җи­ңел со­рау­дан баш­лыйм, — ди­де укы­ту­чы. — Рос­си­я­не тап! «Җи­ңел, имеш! Иң авыр со­рау бу! Кая пос­ты икән ин­де ул Рос­си­я­се?» Ра­ни­я­нең ку­лын уң­га та­ба сел­кү­ен кү­реп, та­я­гын шун­да төрт­те. Тик юк­ка!

Баш­та Көнь­як Аме­ри­ка ма­те­ри­гын­да «йөр­гән» Азат бу юлы Аф­ри­ка­да иде.

—  Син нәр­сә, энем, негр мәл­лә? — дип пыр туз­ды укы­ту­чы. — Кар­та­ның зур өле­шен алып тор­ган Рос­си­я­гә ял­гыш кы­на бул­са да та­як очы элә­гер иде бе­рәү­нең. Ә бу, авы­зын ерып, Аф­ри­ка­да «у­ты­ра»! Кая көн­дә­ле­гең?..

...Са­бир абый­сы­ның, так­та яны­на чы­га­рып, бер кү­зә­нәк­ле хай­ван­нар, әл­лә нин­ди аме­ба­лар ту­рын­да со­ра­вы төш ке­бек ке­нә иде. Ма­лай­ның сә­ер итеп ел­ма­еп, җа­вап бир­ми то­ру­ы­на ачуы чык­кан укы­ту­чы ку­лы бе­лән көн­дә­лек­кә күр­сәт­те...

Бү­ген дүрт укы­ту­чы­ның ка­ты ба­сып «и­ке»­ле кую­ын ки­чер­гән би­ча­ра көн­дә­лек, ша­пыл­дап, Са­бир абый ал­ды­на ки­леп төш­те...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев