Көмеш кыңгырау

Әбиләргә кунакка

Шәһәр малае мин, шәһәрдә туып-үскән... Моңарчы авыл­да бөтенләй булганым да юк иде. Ә бу җәйдә авылда яшә­дем.

Дөресен әйткәндә, башта бер дә авылга барасы кил­мәгән иде. Ни өчен дигәндә, җәй көне шәһәрдә дә бик кү­ңелле була безнең. Мәктәпкә барасы юк, дәрес карыйсы юк. Иртәдән кичкә хәтле ишегалдында рәхәтләнеп футбол тибәбез.

Ишегалды әйбәт безнең. Малайлар күп, кызлары да җитәрлек. Төрлесеннән, эресе-вагы. Футбол типкәндә яшь­кә карап тору юк, буйга карыйлар. Ә буй ярыйсы минем. Буйга карап, мин үземне тугызда түгел, унда дип тә йөри алыр идем, тик Айсылу исемле апа тиешле кешем бар. Аңа ун яшь. Үзенең буе минеке хәтле генә, үзе ябык, чандыр. Кап-кара. Карачкы инде. Шуның аркасында мин яшемне зурайтып йөри алмыйм. Әнә башка малайлар! Апалары булмагач, сигездә булса, тугызда дип, тугызда булса, ун­да дип йөриләр. Айсылу үзе дә тел бистәсе безнең. Бертук­таусыз та.. та... та... Бәхәсләшеп җиңәрмен димә. Шуңа күрә без аның белән бәләкәй чактан ук сүз көрәштереп мәшәкатьләнмибез. Кем көчле, шул җиңә. Сез аны сугыша белә дип уйлый күрмәгез тагы. Кая аңа чын-чынлап сугы­шу! Йә чәчкә үрелә, йә битне тырный, тешләшә. Шунысы яхшы: үтергәнче тукмасаң да гомер әнигә әләкләмәс. Хәер, без алай гел сугышып кына да тормыйбыз. Күп вакыт тату яшибез. Малайлар алдында мине хур итеп «үскәнем Рәшит» дип эндәшмәсә, тагы да татурак яшәр идек әле. Юк, әйткәнне аңламый. Кеше алды булдымы, юри «үскә­нем, үскәнем» ди. Хурланмый нишлисең! Үзе бот буе кеше сине «үскәнем» дип торсын әле. Апа, имеш. Нинди апа ул миңа?! Әнә күрше Кольканың апасы апа, ичмасам. Ту­гызынчыга күчте. Озын чәчләрен үрмичә генә тузгытып сала, аягында платформа туфлилар. Тырнаклары буяган. Ишегалдыннан узганда ул безгә хәтта күзен сирпеп тә ка­рамый. Менә апа, ичмасам. Күрше йортның футболчы Игорь гел аның артыннан йөри. Игорь «Рубин» команда­сында уйный. Футбол матчлары булганда, Коляны да ста­дионга бушлай кертә. Коляның апасын безнең Айсылу бе­лән чагыштыра торган да түгел. Менә шундый апаң бу­лып, ул «үскәнем» дисә дә, хурланмас идең. Хәер, мәсьәлә анда түгел. Яше зуррак булгач, буе бәләкәй булса да, апа апа инде ул. Мәсьәлә шунда, мин сезгә быел җәй баштан узган кызыклы хәлләр турында сөйләмәкче булам.

Җәйге каникул башланган гына көннәр иде. Әти эштән төш вакытында ук елмаеп кайтып керде.

—  Я, әнисе, бу командага сәфәр чыгуыбыз турында әйтикме инде? — диде ул. Әтинең шулай эштән иртә кай­туыннан ук бер-бер хәл булганын сизенеп, колакларымны торгызган идем. Әтинең сүзен ишетүгә:

—  Нинди сәфәр? — дип сорадым.

Айсылу да укый торган китабын ябып, әтигә карады.

—  Сәфәр, бик ерак сәфәр, — диде әти бик канәгать кыяфәттә идән буйлап йөри-йөри. — Әбиегез янына авылга кайтабыз. Үземнең кайткан юкка да  ун ел тулды инде. Бабагыз үлгәч, аны күмәргә кайткан идек әниегез белән. Сезнең дә төп йортыгызны күргәнегез юк.

Минем күз алдына әби килеп басты. Яратам мин аны. Ул ел саен безгә, үзе әйтмешли, утырмага килә. Килгән саен каклаган каз, тәмле корт, пычак белән кисеп алыр­лык каймак, как, варенье, тагы әллә нинди тәмле әйбер­ләр алып килә.

Әби бездә чакта миңа бик рәхәт була. Тегеләй ит тә, болай ит дип эш кушучы да, ачуланучы да юк. Сүз әйтә баш­ласалар, әби шундук мине яклый:                        

—  Я, җитәр инде, бала мәктәптән арып кайткан, ял итсен бераз, —ди. Миңа шул гына кирәк тә. Йөземә ары­ган, боеккан кыяфәт чыгарам да тиз генә урамга таю ягын карыйм. Уйнаганда арыган булсаң да ярый ул, йомыш куш­салар гына арыган булсаң ярамый.

Әби белән рәхәт, билгеле. Тик яңа гына башланган ка­никулны ташлап, әллә кая китәсем юк. Иртәгә күрше ише­галды малайлары белән футбол ярышы оештырырга то­рабыз. Аннары Идел аръягына, урманга барырга сөйләш­тек.

—  Юк, мин бармыйм, әнә Айсылу барсын! — дип кырт кистем.

Әти гаҗәпләнеп миңа карады.

—  Ничек  бармыйсың?

Аның йөзеннән елмаю әкрен генә юкка чыкты, һәр көн­не күреп өйрәнгән кырыс кыяфәтле әтигә әйләнде дә куйды.

—  Миңа монда да әйбәт!

—  Бармасын соң, үзебез генә барырбыз әбиләргә. Аны ияртеп йөрергә әле, бәла ясап. Аның самолетта да очканы юк бит. Я куркыр!

Айсылу бу сүзләрне шундый ачу китерерлек итеп әйт­те. Әйтерсең лә, мин аңа ияреп барырга тиешле!

—  Курка?! Кем курка? —дип ныграк каруландым. Әти белән әни булмаса, күрсәтә идем мин аңа кемнең курык­канын.  Ярый инде, бәхете.

—  Нишләтәбез соң? Әллә чынлап та калсынмы мон­да? — диде әти дә, әнигә карап. — Габдрахман абыйсы язган иде, энекәш кайтуына бик шәп бер эт баласы алып куйдым, дигән иде. Ярый алайса, Айсылуга булыр эт ба­ласы,  шулай  бит,  кызым?

Айсылу кулларын ук чәбәкли башлады. Мин кабаланып сорадым:

—  Эт баласы? Нинди? Овчаркамы?

—  Тәгаен әйтә алмыйм, һәрхәлдә, Габдрахман абыең юк белән маташа торган егет түгел ул.

Бу дөньяда минем өчен эттән дә кадерлерәк нәрсә бул­ганы юк  әле.  Шуңадырмы:

—  Акылың алтын икән! Сиңа булмыйчарак торсын әле! Үзем барам! — дип кычкырганымны сизми дә калдым.

Әти белән әни бердән көлеп җибәрделәр.

—  Күптән шулай кирәк иде, — диде әни.

* * *

Менә без шул мин аны, ул мине яраткан әбиләргә ку­накка барабыз. Дөресрәге, әти анда кунакка түгел, эш бе­лән бара. Колхозларның урып-җыюга әзерлеген тикшерер­гә. Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгәч, аңа гел авыл­ларда булырга, колхозларның эшен тикшерергә туры килә. Без әтигә ияреп барабыз. Әнине дә алып барасы иде дә, аның вакыты юк. Ул һаман, мин белгәннән бирле, диссер­тация яза. Әти гел әйтә тора, әниегезгә тынычлык кирәк, ул бик зур эш башкара, ди. Медицина фәненә ачыш ясый, ди. Болай караганда, әни минем кечкенә генә инде, әтинең иңбашыннан гына. Эше бик зур, тау хәтле, ди.

Әни безне аэропортка хәтле озата килде. Самолетка утырыр алдыннан Айсылу белән икебезгә дә кисәтеп әйтте:

—  Сез анда дус яшәгез. Берегез — олы, икенчегез кече була белсен. Апалы-энеле сугышып кеше көлдермәгез та­гы, — диде.

Айсылу: «Ишеттеңме?» — диптер инде, минем аркага төртеп куйды. Ул олы, янәсе. Мин аңа игътибар итеп тор­мадым. Әнинең берүзен калдырасым килмәде.

—  Әни, син берүзең каласың бит, әйдә син дә безнең белән, — дип аңа сарылдым. Әни, елмаеп, башымнан сый­пады.

—    Әтиең тиз кайта, борчылма, улым, — диде.

Шулаен шулайдыр да. Тик әнинең берүзен калдыру барыбер кызганыч. Без өчәү, ул берүзе. Әмма самолетка кереп утыргач, барысы да онытылды. Дөньяда тугыз ел яшәп, беренче тапкыр самолетка утыру ла минем.

—  Рәшит, кара әле! — Айсылу самолетның түгәрәк тә­рәзәсенә иелгән дә шаккаткан. Миңа да күрсәтә. Ул әле тәрәзәнең иллюминатор дип аталганын да белмидер, мин беләм. Әйтерсең мин бернәрсә күрмим. Күрәм, бик яхшы күрәм. Әнә, йортлар бәп-бәләкәй булып кына күренәләр, Айсылуның курчак өйләре кебек кенә. Өстән караганда, җир төрле-төрле шакмакларга бүленгән кебек күренә ди­ләр иде, дөрес икән. Бер шакмак ямь-яшел, икенчесе кап-кара, өченчесе ачык сары төсле. Әй, кая килеп кердек әле без? Җир бөтенләй күренмәс булды. Безнең аста өем-өем булып, ап-ак болыт таулары калыкты. Юынган чакта ваннага «Бодрость»ны күбрәк салсаң, нәкъ шулай күбек өелә. Күбекне суккалап өясең-өясең дә ул сине күмеп ки­тә. Өрсәң, бөтен ваннаны тутырып оча.

Болытлар өстеннән атлап китсәң кызык булыр иде, әй! Бу болытлар мине күтәрер микән? Мин Айсылуның ко­лагына иелдем:

—  Самолеттан сикерсәң, бу болытлар мине күтәрер микән?

—  Күтәрә ди сиңа, бар! — Айсылу мине мыскыллап бо­рынын җыерып куйды.

—  Күтәрмәс сиңа! — Мин Айсылуга җавап бирергә өлгермәдем, самолет, кар тауларын кырт кисеп, зәп-зәңгәр яктылыкка килеп чыкты. Иллюминаторга көлтәсе белән кояш нурлары төште. Мин күземне кулым белән кап­лап, утыргычка сөялдем. Зәңгәр форма кигән апа (әти аны стюардесса диде) салонга чыкты.

—  Самолет җиргә якынлаша. Каешларыгызны капты­рыгыз, — диде ул ягымлы тавыш белән. Үзе миңа карап елмаеп куйды.

И, бигрәк тиз булды бит бу. Һавага күтәрелдек кенә бит әле. Күбек кебек болытлар өстеннән әз генә очтык та, бер болытлы тауны кисеп чыктык, шуның белән бетте-кит­те.

—  Әти, нигә бик тиз килеп тә җиттекмени?

—  Ник тиз булсын, нәкъ бер сәгать очтык, — диде әти укый торган газетасын бөкләп кесәсенә салды.

Айсылу, яхшы атлы булып:

—  Әйбәт әйбер күп булмый ул, әйе бит, әти, — диде. Әти аңа карап елмайды. Айсылу гел шулай ул, миңа кар­шы сөйли.


Роза Хафизованың «Без әле кайтырбыз» повестыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: