Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әбием ни исемле?

Самат үзе болай начар укучы түгел. Җәен әбисе янында ял итеп килгәннән бирле, татар теленнән дә билгеләре рәтләнеп китте аның.

Көндәлегендә хәзер гел дүртле һәм бишлеләр генә тезелешеп тора.
Татар теле дәресен ул бу юлы да борчылмый гына көтеп алды.
—  Бүген без сезнең әби һәм дәү әниләрегез турында сөйләшербез, — диде Хәлимә апалары аларга. — Әбиегез ни исемле? Кайда яши? Сез аның турында ниләр беләсез? Ягез, кемнән башлыйбыз?
Класс гөж килде. Балалар «мин!» дә «мин!» дип шаулашып та алдылар.
Такта янына иң беренче булып Дамира чыкты:
— Минем әбием Зифа исемле. Ул Арчада яши... Китте тезеп, китте тезеп. Автоматтан аттырамыни? Кинәт Саматның эче жу-у-у итеп китте: «Ә менә минем әбием ни исемле соң?» Малай тегеләй дә, болай да итеп уйлап карады, тик әбисенең исемен искә төшерә алмый җәфаланды. «Туктале, нәрсә соң бу? Ул әбисенең исемен белми икән бит! Кем дип дәшәләр иде соң авылда әбисенә? Күршедәге нәни кыз Алмапай дип әйтә иде сымак. Ал-ма-пай... Тик Алмапай — исем түгел бугай. Әбисенең хәлен белергә дип килгән дус әбисе ничек атады соң үзен? Менә бит, исенә дә төште!»
Самат шатланып куйды. «Ахирәтем!» — диде лә! Димәк, әбисе Ахирәт исемле аның. Юк ла... Әбисе үзе дә дустына Ахирәтем дип дәште түгелме соң? Әллә алар икесе дә Ахирәт исемле микән? Малайның башы буталды. «Кара инде аны, үзең өченче класста укып йөр, ә үзең әбинең исемен дә белмә инде!»
Саматка оят булып китте. Әгәр шунда башкалар да сизеп алса? Әбисенең исемен дә белми, дип мыскыллый башласа?
Ул як-ягына каранып алды. Ә-ә-әй, юк ла, Саматта берәүнең дә эше юк. Барысы да, исләре китеп, Дамирага төбәлгән. И-и-и, кыланчык! Синдә генә булган әби, диярсең!
Саматның да әбисе бар! Авылга кайткач, Самат: «Әби-ка!» — дип кочаклап алды үзен. Әбисенә никтер ошап бетмәде бу:
—  Мин «әби-ка» түгел! Миңа әбием дип дәшәрсең, — диде. Их, шунда исемен дә әйткән булса!
Дамира сөйләп бетерүгә, такта буена Алсу килеп басты. Бытылдый гына, туктатырмын да димә үзен:
— Ә минем әбием төзелештә кранчы булып эшләгән. Егерме катлы университет бинасын күргәнегез бармы? Аны төзүдә минем әбием дә катнашкан. Ул чакта университет Казандагы иң биек йорт булган...
Самат тагын да ныграк каушады. Ә минем әбием кайда эшләде икән? Авылда чакта нәрсәдер сөйләгән иде дә сымак. Ник бер сүзе хәтердә калсын! Телефонда кызыклы уен уйнап, тыңлаганга салышып утырган иде Самат ул чакта. Кызык та кеше инде аның әбисе! Самат русча сөйләшә башласа: «Мин паруски низнай бит, улым! Татарча сөйләш!» — дип, хәзер бүлдерә. Ә үзе телевизорны да, радионы да аңлый, русча газета та укый әле. Тик менә исеме генә... Әбием ни исемле соң?
— Әбием турында сөйли башласам, Зариф бабам турында да әйтми кала алмыйм... Ул гомер буе шофер булып эшләгән, ә үзе бер тапкыр да авария ясамаган...
И-и-и, мактанчык та инде шушы Айгөл! Мактан инде, әйдә, мактана бир. Синдә генә инде бабай булган... Шунда Самат җиңел сулап куйды: «Ярый әле, минем бабам юк! Укытучы апасы бабай исемен дә сорап куйса — бетте баш!» Кинәт малайга бик тә читен булып китте. Авылда чакта аны әбисе зиратка алып барган иде шул.
— Бу — бабаң кабере. Онытма! Ул — әтиеңнең әтисе... Унҗиде яшендә сугышка киткән ул... Шунда бер аягын да калдырып кайткан... — дигән иде.
Өйгә кайткач, әбисе бабайның Кызыл Йолдызын да күрсәтте әле. Орден! Батырлык өчен биргәннәр, ди. Ә медальләре — әллә ничә!
Ә бабамның исеме ничек соң? Самат уйга батты: «Ә-ә-ә, менә болай бит! Аның әтисен Харис Әнвәрович дип йөртәләр... Әнвәрович... Димәк, бабайның исеме Әнвәр булган... Әнвәр бабай! Кабер ташына да исеме шулай язылган иде...» Аңа рәхәт булып китте. Юк ла, барысын да онытып бетермәгән икән лә ул! Әбисенең исеме генә менә... Оят, билләһи, оят! Телефоннан шылтыратып, «әби, син ни исемле?» дип сорамассың бит инде.
Самат, күренмәскә тырышып, партага ята төште.
Ә балалар, әле берсе, әле икенчесе әби-бабайла-ры турында сөйләп, Хәлимә апаны шаккатырды. Бәхете — Саматка ул көнне чират җитмәде.
Бишлеләр эләкмәсә дә, шатланып кайтып керде ул өенә. Кайтты да:
— Әйдәгез, ял көнне авылга, әби янына барабыз, — дип, барысын да аптыратып бетерде.
Кайтачак Самат авылга, тагын кайтачак әле. Кайтмый ни! Әбисенә бирәчәк сораулары да бик күп бит әле аның.
Кадерле укучым! Ә син әбиеңнең исемен беләсеңме? Бабаң ни атлы синең?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәя