Көмеш кыңгырау

Әби кем­гә рәх­мәт­ле?

Башкортостан язучысы Фа­тый­ма Гыйль­мет­ди­но­ва хи­кәясе.

Без­нең класс Рус­лан­ны бе­лә­сез ми­кән? Бик үт­кер, бер­кай­чан да юга­лып кал­мый, ди­ләр аның ха­кын­да. Без­нең ке­бек тү­гел ин­де: “а­вы­зы­на чәй­нәп кап­тыр­ган­ны да йо­та ал­мый­ча утыр­мый”. Укы­ту­чы­лар аны без­гә үр­нәк итеп ку­я­лар. Ә мин үзем Ис­лам бе­лән дус­мын ин­де. Ике­без авыл­ның ике очын­да тор­сак та, оч­ра­шыр­га жай та­бып кы­на то­ра­быз. Көн дә тү­бән оч Бә­дәр әби­ләр­гә ба­ра­быз. Ка­рын кө­рәп, утын, су кер­теп, та­гын үзе куш­кан вак-тө­як йо­мыш­ла­рын эш­ләп кай­та­быз. Эш бет­кәч әбе­кәй­нең бак­ча ар­тын­да­гы тау­да шу­ып рә­хәт­лә­нә­без!

Бү­ген класс жи­тәк­че­без әби-ба­бай­лар­га бу­лы­шу­ы­быз ха­кын­да сүз куз­гат­ты. Аның кә­е­фе кү­тә­рен­ке иде. Өс­тәл­гә бер зур өем чәк-чәк куй­ды.

- Мо­ны Рус­лан ар­тын­нан (күр­ше­се бит) без­нең класс шеф­лык ит­кән Бә­дәр әби жи­бәр­гән,- ди­де апа класс­ка бик мәгъ­нә­ле күз үташ­лап, - ме­нә шу­лай, бер ке­ше эш­лә­гән эш өчен әби ба­ры­быз­ны да сый­лар­га те­ли, рәх­мәт бел­де­рә. Сез мон­нан үзе­гез нә­ти­жә яса­гыз.

 Без Ис­лам бе­лән бер-бе­ре­без­гә ка­ра­шып ал­дык. Апа­ның мак­та­ган­на­рын ту­лы­сын­ча үзе­без­гә сең­де­реп ке­нә утыр­дык. Шун­дый дус­тым бул­га­ны өчен та­гын бер сө­е­неп куй­дым. Ис­лам да шун­дый ук хис­ләр ки­че­реп утыр­ды бул­са ки­рәк. Без­гә рә­хәт иде.

Апа шу­лай мак­та­ды-мак­та­ды да, пап­ка­сын­нан бер төр­гәк фо­то­сү­рәт алып, бе­рәм-бе­рәм без­гә күр­сә­тә баш­ла­ды. Мин тел­сез кал­дым. Ис­лам да шул хәл­дә иде бу­гай. Фо­то­лар­да Рус­лан иде. Ул кө­рәк то­тып та, чи­ләк кү­тә­реп тә, утын өе­ме яны­на ба­сып та, Бә­дәр әби яны­на уты­рып та төш­кән. Фо­то­лар бик ачык, ма­тур чык­кан­нар, тик Бә­дәр әби ге­нә ни­чек­тер уңай­сыз­ла­ныб­рак уты­ра төс­ле то­ел­ды ми­ңа. Ис­лам­га да шу­лай то­ел­ды ми­кән?


Фа­тый­ма Гыйль­мет­ди­но­ва

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: