Көмеш кыңгырау

Безнең бакча

Язын ярсып, ярларыннан ургып, ташып, ындыр артында гына боргаланып аккан Урсала елгасы ярында әтием бәрәңге бакчасын корды.

Аның бер гүзәл почмагында яфракларын усаң дөньяның иң тәмле әфлисуныннан да татлырак ис таратучы юаш, серсез кара карлыган куаклары урын алды. Бакча уртасында кытай алмасы гөрләп утыра. (Бакчада бер биш төп алмагач үсә.)

Аның соңгы алмасын гадәттә үзем өзеп ашарга ярата идем. Бу хәл беренче кар төшкәч яисә көзләрен көннәр суыта башлагач була иде. Ул сары алтын төсле алмаларны кулыңа алып, саран гына бер күренеп болыт артына качучы кояшка карасаң, алар үтә күренмәле була торганнар иде.

Ул чорда авылыбызда алма агачын тагын берәрсе үстерде микән дигән сорау туа. Бүтән беркемнең дә алмагач үстергәне хәтеремдә калмаган. Бабам химик, биолог булгангадыр инде, әтием безне дә табигатькә ниндидер илаһига, изге җанга караган төсле, баш иеп карау дигән хис белән тәрбияләде.
 

Бер елны шул алтын кытай алмаларын урлаучылар бакчабызга төшә башлады. Әтием, билгеле, моны сизеп алып, чарасын күрергә булган. Ул аучы иде, өйдә мылтыгын кайда саклагандыр, әмма аучы мылтыгы бар иде. Бер төнне әтием мылтыгын алган да, мунчада каракларның килүен көтеп ята икән. Караклар гадәтләнгәнчә килгәннәр. Ә әтием кем икәннәрен күрмәгән, билгеле, ләкин мылтыгыннан күккә аткан. Соңрак ул караклар үзләре килеп, кем икәннәрен белдерделәр, чөнки авылда яшәү дәверендә безгә каракларның кем булуы мәгълүм булмады. Еллар үткәч, әнием сөйләве буенча, ул көзен һәр алмагачка Урсалы елгабыздан кырыгар чиләк су ташыган булган.
 

Ә юкә йортыбыз каршысында тагын бер җыйнак кына бакча. Аны кызыл кура җиләге, яшел крыжовник, кара карлыган куаклары, чияләр били иде. Ул шәфкатьле елларда помидорлар куагында кызара иде, җир шундый эчкерсез саф, яшелчәләр бернинди чиргә дә бирешми, ямь-яшел сусыл кыярлар түтәлдә тәгәрәшеп ята. Әти сортын, җаен белеп гел шалкан утыртыр иде. Ул шалкан да сап-сары, татлы, сусыл була торган иде.
Рушания Гыйләҗеваның «Чигү чигәм әле» китабыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 6 август 2019 - 15:59
    Комеш Кынгырау
    Менә монда куйган идек инде. http://chelny-rt.ru/news/%D3%99d%D3%99bi-s%D3%99hif%D3%99/it-ashau-turynda
  • 6 август 2019 - 15:26
    Без имени
    Рушания ханымның берничә хикәясен укып беләм. Минемчә, бик оста итеп бизәкләп, матур татар телендә язылган алар. Ул хикәяләрне укыган чакта, балачак хатирәләре яңарып, язганнары күз алдына килеп баса. "Көмеш кыңгырау" газетасына рәхмәтемне белдереп, Раушания ханымның яңа язмалары белән таныштырыр дигән өмет белән, Уфадан Әлфия Яушева.
  • 25 июль 2019 - 16:22
    Без имени
    "Көмеш кыңгарау" газетасының бер битендә минем язмам дә урын алган икән, рәхмәтем чиксез. Киләчәк буынга армый-талмый хезмәт куеп, телебез сагында торып, яшәешен дәвам итүче саф күңел чыганагы икәнлегенә көннән-көн инанам.Рушания Гыйләҗева.
  • 25 июль 2019 - 16:15
    Без имени
    "Көмеш кыңгырау" газетасы-балачагымның кыңгыраудай чыңлап торган хатирәләрен яңартучы, түкми-чәчми нәни укучыларыбызга җиткерүче кабатланмас хазинә ул.