Көмеш кыңгырау

Бездә бүген...

Менә шул, кызларым, тормышта әллә нин­ди сынаулар аша үтәсегез бар әле. Айсылу Имамиева хикәясе.

Безгә бүген кунакка әниемнең әнисе — Димескәй әбиебез килде. Димескәй әби бездән ерактарак яши шул. Җәй көне без аның янына кайтабыз, ә менә көзге йә язгы каникулларда әби үзе безнең янга килә. Ул килгән көнне сеңлем белән мин очып кына йөрибез. Икебез ике ягына утырып, быты-быты сөйли башлый­быз. Әбинең колаклары ничек түзәдер?!

Без күбрәк мәктәп, андагы хәлләр турында сөйлә­шәбез. Мин бит быел мәктәпне тәмамлыйм. «Бишле»ләргә генә! Тик барыбер алтын ме­даль бирмиләр. Көмеш кенә эләгәчәк. Без чит телләрне өйрәнмәдек, шуңа да бу зур минус булып исәпләнә икән. Өйрәтсәләр, мин чит телне дә тырышып укыр идем.

Ә әти белән әни миңа: «Иң мөһиме билге түгел, белем», — диләр. Шулаен шулай да, тик менә белемем әйбәт булып та, алтынны бирмиләр бит әле. Димескәй әбигә шулай дип сөйләгән идем, рәхәтләнеп көлде. «Без әнә җиде классны тәмамладык та көн-төн эштә булдык, шайтан белгән ул медальләр­не», — ди. Сеңлем белән безгә шул җитә, Ди­мескәй әбидән яшь чаклары турында сөйләвен үтенәбез. Әйтерсең әби безгә чын әкият сөйли.

«Кыз балалар бит сез. Сезнең өчен иң мөһиме — акыллы, иманлы, уңган булу. Белемле булуыгыз иш янына куш булыр. Хәзер заманы шундый, ансыз да булмый. Менә безнең кар­шы як күршедә Галимә исемле бер кыз яшәде. Әтисе ягыннан нәселләренең кушаматы Салмак иде. Галимә үзе суга барса да, кер чайкаса да, юри йөргән кебек, әкрен кылана. Без беләбез инде:  юри түгел,  холкы шундый аның.  Үзе бик акыллы, әти-әнисенең сөенече инде менә. Ә авыл башында Утлы Шәйдуллалар нәселе яши. Аларның кызу холыклы, баскан җирендә ут чыгара торган Хәрраслары бервакыт Гали­мәгә гашыйк булып куйды бит. Югыйсә Галимә кичке уеннар вакытында әллә ни күзгә чалын­мый, биергә дә чыкмый иде. Ә Хәррас бар ке­шене сокландырырлык итеп бии дә белә.

Шуннан бер кичне егет өенә кайта да әтисе Шәйдуллага өстәл сугып әйтә:

—  Мин Галимәгә өйләнәм! — ди.

—  Ичмасам, нәселләре нәсел түгел, Салмак­лар, имеш... — дип пошына әтисе.

Тик нишләсен, улына каршы барырлык түгел. Менә дигән итеп туй итәләр дә, Галимә Хәррасларда яши башлый.

— Бигрәк әкрен йөри бу бала, кулыннан бер эш тә килмидер әле, — дип сукранып йөри Шәйдулла абзый.

Шуннан ишегалдына чыга да бу матур итеп тезелгән утыннарны чәчеп ата. Өйгә кергәч, яшь киленгә утын алып керергә куша. Үзе, челтәр читен күтәреп, тәрәзә аша карап тора. Салмак Галимәбез чыга, башта теге чәчелгән утыннарны яңадан матурлап өеп куя, аннары гына берничәсен өйгә алып керә.

— Менә сиңа мә! — дип тел шартлатып сөйләде соңыннан Шәйдулла абзый. — Эч пошуларымны юып алдылармыни, — дип кеткелдәп тә куйды.

Менә шул, кызларым, тормышта әллә нин­ди сынаулар аша үтәсегез бар әле. Юк-бар уй уйлап йөргәнче, әнә әниегезгә кер чайка­шыгыз», — дип сүзен тәмамлады Димескәй әбиебез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: