Беренчелекне алды
Марат абый физкультура дәресләрен кызыклы итеп үткәрә. Ниләр генә уйлап чыгармый ул дәрестә.
Майның җылы бер көне иде. Яз ае гына булса да, урамда чып-чын җәй. Бөтен агачлар ямь-яшел. Кошлар сайрый. Кояш кыздыра. Озакламый каникуллар — шуны уйлау да рәхәтлек бирә! Физкультура дәресләре хәзер урамда үтә. Мәктәп ишек алдында зур спорт мәйданы бар. Шунда малайлар белән туп тибәргә яратабыз.
Марат абый физкультура дәресләрен кызыклы итеп үткәрә. Ниләр генә уйлап чыгармый ул дәрестә. Безне сикертү, йөгертү өчен ниди генә ярышлар, турнирлар үткәрми. Хәрәкәттә бәрәкәт — абыйның яраткан девизы.
Бүген дәрестә малайлар белән футбол уйнадык. Барыбыз да бик тәэсирләндек, ярсыдык. Бигрәк тә без — җиңүче команда, тиз генә тынычлана алмадык. Дәрес өчен безнең команда малайларына укытучы «5» леләр дә куйгач, күңелләр күтәрелеп китте.
Ярсуны бетерергә кирәк бит инде. Мәктәпкә керергә ашыкмадык. Маяк безне мәктәп артындагы иң аулак урынга алып китте. Класста ике Камил бар. Шуларның берсе — Маяк — класста иң чая малай. Мәктәп артына җиткәч, Маяк кесәсеннән чыгарып барыбызга да «Ява» сигареты өләште.
— Тартып карагыз, тынычландыра ул, — диде, тәмәкесен кабызып.
Аңа охшарга тырышып без дә тәмәкеләрне кабыздык. Самат тәмәкесен бер-ике суыруга, төтенгә тончыгып ютәлли башлады.
— Миңа ярамый, бронхит, — диде ул, үртәлеп.
Без, калганнарыбыз, ярыша-ярыша тәмәке төтене йота башладык. Минем әле малайлар белән беренче генә тарту иде. Көлкегә калмасам ярый инде дип бик борчылдым. Шуңа да төтенне ашыкмый гына, аз-азлап кына суырдым.
Маяк тәмәкесен тартып бетерде дә:
— Әйдәгез, киттек, дәрескә соңга калмыйк, — диде. — Сер бирмәдегез, молодцы, ә шулай да Әмиргә берегез дә җитә алмый! — дигән булды.
Дәрескә соңга калмасак та, безнең җыелышып тәмәке тартуны кемдер күргән булып чыкты. Бу хәбәр класс җитәкчебезгә яшен тизлегендә барып җиткән. Чыбыксыз телефон яхшы эшли шул бездә. Дәрес тәмам булуга безне директор бүлмәсенә чакырдылар. Без үзебезне җинаять эшләгән кебек хис иттек. Класс җитәкчебез Әминә апа да шунда. Ә менә никтер Әмир безнең арада юк иде.
Директордан кем генә курыкмый икән? Ул бит бик таләпчән, кырыс. Без аны коридорда гына күрергә күнеккән. Бик хөрмәт итеп Наил Маратович дип кенә йөртәбез.
— Үсеп җиткәнсез, егет булгансыз икән, ышандырдыгыз, — диде Наил абый. — Үзегезне кызганмыйсыз, агуларга да тотынгансыз. Иртәгә тартуның зыяны турында лекция тыңларсыз. Гомумән, мәктәп территориясендә тәмәке тарткан кеше штрафка тартылырга тиеш. Бу безнең мәктәп кагыйдәләрендә бар. Ә сез аны укымагансыз, — диде ул. — Әти-әниләренә хәбәр итегез. Бу — ЧП. Болай гына калдырырга ярамый, — диде ул Әминә апага.
— Гафу итегез, Наил Маратович, без беркайчан да болай эшләмәбез, — диде Самат.
— Гафу итә алмыйм: гаебегез зур, — диде директор.
Маяк дәшми каламы соң?! Ул бит, дөреслек эзләмәсә, лидер да булмый. Суга батканда саламга ябышкандай:
— Кая соң безнең Әмир? — дигән булды, аптыраган кыяфәт белән.
Молодец, Камил! Шөкер, Әмир генә котылдыра инде безне. Әти-әнигә дә әйтмәсләр, штраф белән дә куркытмаслар дип уйлап куйдым мин. Чөнки бит Әмир — Наил Маратовичның үз малае. Шулай булса да, мәктәптә Әмир дә аңа «әти» дип түгел, Наил Маратович дип кенә дәшә.
— Әмир дә сезнең белән тәмәке тарттымы? — дип сорады Наил абый.
Ул мизгелдә аның күзләре география бүлмәсендәге глобус хәтле булгандыр.
—Әйе, ул беренчелекне алды, — диде Камил, масаеп.
— Чакырыгыз әле үзен монда, — диде Наил Маратович, кызарынып-бүртенеп.
Ул минутларда мин үземне түгел, Әмирне кызгандым. Колак яфракларым ут яна, гүя аларны кайнар учакта өтәләр. Әбинең тагын бер мәкале искә төште: «Балыкның ауга эләккәч акылы башына килә»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев