Бер Җәйдә... алтмыш рәхмәт
Вакыйф Нуриевның шаян хикәясе.
(Нотык)
– Тимурчылар отрядының бу елдагы егерме җиденче җыелышын ачык дип белдерәм. Эһем... эһем... Беренче сүз — командирга, ягъни үземә. Начар эшләмәдек, дуслар. Әйбәт эшләдек! Ай-яй шәп эшләдек тә инде үткән уку елында!!! Әби-бабайларга кибеттән туксан биш тапкыр сөт алып кайтып бирергә тиеш идек. Туксан җиде мәртәбә алып кайттык! Аптекадан дару ташу планын ике тапкырга арттырып үтәдек. Инде килеп, таеп егылган өч әбине кулыннан өстерәп торгызу дисеңме... Бер бабай белән биш әбине урам аша чыгарып атумы... У-у-у, саный китсәң, күп инде алар — без эшләгән эшләр. (Кул чабулар.)
Дөрес, таеп егылган әби-бабайларны тартып торгызу планы үтәлеп җитмәде. Әмма безнең монда тырнак очы кадәр дә гаебебез юк. Чат башына басып, кайсы әбинең кайчан таеп егылуын көтеп торып булмый лабаса?! Аяз күктән яңгыр көтү белән бер бу. Ярый, егылсын да ди әбиең. Син кулыңны сузып килеп җиткәнче аның җәһәт кенә сикереп торып шылуы да ихтимал ич әле. Егылса да зыян юк. Чиләк-чиләк комны егылырга йомшак булсын дип сиптек ләса.
Шулай да, шулай да... Эһем... эһем... эһем... Борын чөяргә ашыкмыйк. Бу айда көймәбез комга терәлергә тора. План өзелә. Сөтне генә алыйк. Кемгә ташырбыз без аны хәзер? Их, Камалия әбиебез!.. Китеп барды бит, эһ... эһ... эһем... эһем... Ташкентка, улы янына кунакка. Бу айда кайтмавы да ихтимал. Мәчтүрәттәй дә савыгып урыныннан торган, ди. Хәзер дару ни дә, башка ни аңа.
Эш харап! Нишлибез соң? Сентябрьдә отчет каерачаклар бездән. Эһ-эһ... Кул кушырып тик торыйкмы? Тик торучы тимурчы булмый бит инде. Хәер, ник булмасын?! Тик торучы түгел, тик утыручы тимурчы да була әле. Әнә Әкрәм! Төнәген кичкырын трамвайда бара икән. Киерелеп утырган, ди. Күзе — тәрәзәдә. Шәһәр. Манзара. Төсле утлар: «Обувь», «Аяк киеме», «Пәри... махерская», «Шапки», «Бүре...ләр», «Мороженое»... Әкрәм телен йотардай булып сикереп торган. Ишеккә ташланыйм дисә, трамвайда энә төртерлек тә урын юк икән. Төшеп тормаган, шап итеп кире урынына утырган да борынын тагын тәрәзәгә төрткән. Бераз баргач, беләсезме нишләгән? Янында көч-хәл белән басып баручы ике әбигә үзенең урынын тәкъдим иткән. Дөрес, әбиләрнең берсе дә утырырга кыймаган. Ник дисәң, трамвай соңгы тукталышка килеп җиткән булган. Аның каравы әбиләрнең икесе дә Әкрәмгә рәхмәт әйтеп төшеп киткән.
О-о-о! Бу җәйдә ике «рәхмәт» эшләгәнбез бит инде. Моны рапорт дәфтәренә төртеп куярга кирәк. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Тәк-тәк. Без — утыз тимурчы, һәркем Әкрәм кебек ике «рәхмәт» ишетсәме?.. Алтмыш «рәхмәт» була. Бик хуп! Тышына «җәйгә план» дип язылган кенәгәнең беренче битенә кызыл белән сырлап куям мин бу алтмышны.
Үтәп булырмы? Була, әлбәттә. Әйе, ярты айда ук үтибез без аны. Ун көндә дә була. Шулай! Дөрес әйтәсез. Биш көндә дә була. Әйе! Өч көндә дә. Була, әлбәттә! Хәтта бер көндә дә үтәргә була моны. Бүген үк. Менә хәзер, Каравайга барып, барыбыз да буш трамвайга утырабыз да кичкә кадәр дыңгыр-дың-гыр йөрибез. Вагонга алтмышынчы әби кереп, беребез аңа торып урын биргәч кенә бушатабыз трамвайны.
Эһем... эһем... Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: без, яулаган үрләребез, бихисап уңышларыбыз белән рухланган хәлдә, җәйге каникулда да яңа калкулыкларга менәргә тиешбез. Эһем... Әби-бабайларга күптин-күп шатлыклар китерер өчен, алтмыш «рәхмәт» ишетер өчен — алга! Каравайга! (Көчле кул чабулар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев