Көмеш кыңгырау

Бәбкәләр, сәпид һәм мин

Ватылган сәпитемне күтәреп, суелып, канап чыккан терсәкләремә, тезләремә өрә-өрә, өйгә кайтып барам.

Әгәр шулчакта яныма мине кызганырлык берәр кеше килеп чыкса, үкереп елап җибәргән булыр идем. Ә болай тешне кысып атлыйм да атлыйм. Аяк-кулларым авыртудан бигрәк, сәпитнең ватылуы кызганыч. Матур иде ул, шәп иде. Әтиләр орышыр инде... Орышмыйча соң, ике-өч атна да йөри алмадым бит. Күз тиде бугай сәпиткә. Урамнан үткәндә, бөтен малайлар кызыгып карап калалар иде. Кыңгыравының тавышы да чыңлап тора. Кичә Солтан: «Мин дә йөреп карыйм әле, урамны бер генә әйләнермен», - дип сорагач бирмәгән идем, бирәсе калган икән... Әнә бит, барыбер ватылды. Бу сәпитне миңа әтиләр каз бәбкәләрен карап үстергән өчен алып биргәннәр иде.
Быел бәбкәләр күп булды. Ак каз ундүрт, ала каз уналты бәбкә чыгарды.
-  Бу бәбкәләрне үстерү сиңа инде, улым, -диде әни.
-  Берсен дә югалтмыйча, карга, тилгәннән саклап үстерсәң, өр-яңа велосипед алып бирербез үзеңә, - диде әти.
Велосипед дигәч, күңелләр үсеп китте. Саклыйм, әлбәттә, саклыйм.
Бәбкәләр, казлар таң ату белән уяналар да каңгылдаша башлыйлар. Алар уянгач, әтиләр мине дә уяталар. Башка малайлар кебек рәхәтләнеп йоклыйсы гына югыйсә... Юк, яңа сәпит исемә төшә дә сикереп торам. Бәбкәләрне тезеп, инеш буена алып төшеп китәм. Мин көнозын шунда ятам инде. Бер суга кереп, бер ярга чыгып үлән чемченеп йөргән бәбкәләрдән күземне алмаска тырышам.
Саклый торгач, бәбкәләр мине тәмам үз иттеләр. Ашарга да, эчәргә дә миннән сорыйлар хәзер. Әнкә казның канаты астына сыймаганнары ял итәргә дә минем янга килеп елыша. Беренче карашка барысы да бер төсле тоелган бәбкәләрнең мин инде һәрберсен аера алам. Исемнәр дә кушып бетердем үзләренә.
Бәбкәләр үсеп, инде карга, тилгән алмаслык булгач, әти, ниһаять, беркөнне шәһәр кибетеннән шушы сәпитне күтәреп кайтты.
Хезмәтем бушка китмәгән икән. Сәпите чынлап та шәп иде. Хәтта мин көткәннән дә матуррак, яхшырак. Мин каз саклаганда, рәхәтләнеп йоклап яткан малайлар хәзер, урам әйләнгәндә, сәпитемә кызыгып карап калалар.
...Ватык сәпитне күтәреп ишегалдына кайтып кергәндә, әти эштән кайтып юынып тора иде. «Хәзер эләгә инде миңа» дип уйлаудан эчем жу-у итеп китте. Юк, бөтенләй ачуланмады мине әти. Бары: «Менә хәзер велосипед төзәтергә өйрәнәсең була инде», - дип көлемсерәп куйды. Әти биргән киңәшләрдән соң ике атна азаплансам азапландым, тик сәпитне барыбер төзәттем. Бәбкәләр дә минем тирәдә йөрделәр, ярдәм итәргә теләделәр бугай. Шулай булмыйча, без инде күптән якын дусларга әйләндек бит.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: