Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ба­тыр егет

Фа­зыл үзе дә та­за гәү­дә­ле, гай­рәт­ле ир-егет икән лә­ба­са, янә­шә­дә­ге агач­ка сө­яп ку­ел­ган ял­ты­ра­вык­лы кы­лы­чын ал­ды да, аж­да­һа­ны ша­пы-шо­пы чап­ка­лар­га то­тын­ды...

Фа­зыл­ның кө­не те­ле­ви­зор­дан баш­ла­на, компь­ю­тер бе­лән тө­гәл­лә­нә. Бер­сен­нән-бер­се шык­сыз хә­шә­рәт­ләр­не эһ ди­гән­че бо­тар­лап ату­чы кыю зат­лар ту­рын­да­гы муль­тик­лар­ны ае­ру­ча яра­тып ка­рый ул. Кай­чак эк­ран­га ке­реп үк ки­тә, ан­да­гы ба­тыр егет­не үзе итеп кү­рә, имеш­тер, те­ге хә­шә­рәт­ләр­не нәкъ ме­нә ул шу­лай уң­га-сул­га бәр­гә­ләп йө­ри. Компь­ю­тер ар­ты­на утыр­са, мон­дый уй­ла­ры та­гын да ку­әт­лә­нә тө­шә. Ан­да­гы уен­нар­да да юан бе­ләк­ле, кул­ла­рын­да ут уй­на­та тор­ган су­гыш­чы­лар­ның дош­ман­нар­ны кы­рып-се­бе­реп ба­ру­ын күр­гән­дә йө­рә­ге җил­ке­нә, су­луы ка­ба, күз­лә­ре оч­кын­ла­на. Мон­дый чак­лар­да әни­се аны урын­ды­гын­нан көч­кә ку­ба­рып алып ки­тә. Йок­лар­га ят­кач та тө­шен­дә явыз көч­ләр бе­лән су­гы­шып йө­ри Фа­зыл. Бил­ге­ле ин­де, гел ул җи­ңә, аңа кар­шы­лар­ны уң­га-сул­га чө­еп ке­нә ыр­гы­та.

Бү­ген Фа­зыл­ны әни­се мәҗ­бү­ри­ләп шә­һәр чи­тен­дә­ге бак­ча­ла­ры­на алып кит­те. Кө­не-тө­не өй­дә бик­лә­неп ята­сың, ич­ма­сам, бе­раз саф һа­ва су­лар­сың, дөнья кү­рер­сең, ди­де. Ияр­сә дә ияр­де, ияр­мә­сә дә ияр­де ма­лай аңа. Бак­ча­да нин­ди дөнья кү­реп бу­ла ди ин­де! Ул бит те­ле­ви­зор да, компь­ю­тер да тү­гел!

Ба­рып җи­тү бе­лән әни­се аңа кеч­ке­нә кө­рәк тот­тыр­ды. Ме­нә шу­шын­нан ка­зый баш­ла, бе­ләк­лә­ре­ңә ит ку­нар бе­раз, ди­де. Ниш­лә­сен ин­де Фа­зыл, ка­зы­мый кая бар­сын. Бер-ике тап­кыр гы­на тал­пын­ган иде, туф­рак ас­тын­нан бик си­мез бер су­ал­чан баш кал­кыт­ты. Ан­на­ры туп-ту­ры Фа­зыл­га та­ба кит­те. Ма­лай чү­гә­ләп утыр­ды да аны игъ­ти­бар бе­лән кү­зә­тә баш­ла­ды. Тө­бә­леп ка­рый тор­гач, су­ал­чан әк­рен­ләп зу­рая, юа­ная баш­ла­ган ке­бек то­ел­ды. Баш­та ул кө­меш­сы­ман ти­ре бе­лән кап­лан­ган елан кы­я­фә­те­нә кер­де, ан­на­ры ба­шы­на ял­ты­ра­вык­лы таҗ ки­гән, авы­зын­нан ут­лар чә­чеп тор­ган аж­да­һа­га әве­рел­де. Фа­зыл үзе дә та­за гәү­дә­ле, гай­рәт­ле ир-егет икән лә­ба­са, янә­шә­дә­ге агач­ка сө­яп ку­ел­ган ял­ты­ра­вык­лы кы­лы­чын ал­ды да, аж­да­һа­ны ша­пы-шо­пы чап­ка­лар­га то­тын­ды. Аж­да­һа тиз ге­нә би­реш­мә­де, ут­лы те­ле бе­лән аны ялап-ялап ал­ды, ан­на­ры әк­рен­ләп чи­ге­нә, чи­ген­гән са­ен ке­че­рәя бар­ды .

Әй, улым, улым, ни го­мер бер урын­нан ки­тә ал­мый­сың, бар эшең шу­шы­мы?!

Әни­се­нең та­вы­шын ишет­кәч, Фа­зыл сис­кә­неп куй­ды. Тиз ге­нә ку­лын­да­гы “кы­лыч­”ын – чы­ра ки­сә­ген атып бәр­де. Те­ге су­ал­чан да ки­ре оя­сы­на ке­реп чум­ды. Ма­лай­га кү­ңел­сез бу­лып кит­те. Әни­се аны иң кы­зык җи­рен­дә бүл­дер­де бит! Кө­рә­ге бе­лән бер-ике тап­кыр гы­на сел­тән­де дә бол­дыр бас­кы­чы­на ба­рып утыр­ды. Бас­кыч янын­да гы­на, күз­лә­рен ял­ты­ра­тып, со­ры төс­тә­ге пе­си ба­ла­сы уты­ра иде. Фа­зыл аның ба­шын­нан, ко­лак­ла­рын­нан сый­па­ган­да, ир­кә­лә­неп, мыр-мыр ки­леп утыр­ды, тик сыр­тын­нан кү­тә­реп ал­мак­чы бул­ган­да ул мыр-мыр­ы ырыл­дау­га күч­те. Авы­зын зур ачып, Фа­зыл­ны теш­лә­мәк­че дә бул­ды хәт­та. Нәкъ шул ча­гын­да ма­лай үзе­нең кар­шын­да пе­си тү­гел, ә теш­лә­рен ыр­жайт­кан ко­точ­кыч зур юл­ба­рыс ба­сып то­ру­ын күр­де. Бер муль­тик­та­гы ке­бек ук-җә­я­лә­рен ал­ды да, аңа кар­шы кө­рәш­кә чык­ты. Үзе­нең ба­шын­да ал­лы-гөл­ле кау­рый­лар бе­лән би­зәл­гән таҗ, му­е­нын­да кыйм­мәт­ле таш­лар те­зел­гән му­ен­са, би­лен­дә чу­ар чүп­рәк­ләр асыл­ган бил­дә­мә икән. Джунг­ли ур­ман­на­ры эчен­дә Фа­зыл юл­ба­рыс бе­лән озак ку­ы­шып йөр­де, аның ар­тын­нан агач­тан-агач­ка си­кер­де. Ку­ып то­тып, ар­ка­сы­на ме­неп ат­лан­ды, куе ур­ман өс­тен­нән алар шу­лай очып кы­на чык­ты­лар да зур диң­гез яры­на ки­леп утыр­ды­лар...

– ­Ти­мә пе­си­гә, нәр­сә дип җә­фа­лый­сың син аны, ә?!

Әни­се аны та­гын әки­ят дөнь­я­сын­нан бак­ча­ла­ры­на алып тө­шеп “у­тырт­ты”.

 – Ка­зый­сың кил­мә­сә, бар, чиш­мә­дән су алып кил, чәй ку­еп
­җи­бә­рер­без, – дип, улы­на кеч­ке­нә чи­ләк тот­тыр­ды.

Фа­зыл, сыз­гы­ра-сыз­гы­ра, ал­лея буй­лап кит­те. Шул­чак куе ку­ак ара­сын­нан нә­ни ге­нә бер кош очып чы­гып, аңа ияр­де. Үзе тук­тау­сыз чыр­кыл­дый, ма­лай­га чиш­мә юлын күр­сәт­мәк­че бу­ла, ах­ры. Тик чиш­мә­гә ба­рып җи­тә ал­ма­ды­лар, ка­нат­ла­рын җил­пи-җил­пи оча тор­гач, ул кош ала­га­ем зур бөр­кет­кә әве­рел­де. Ан­на­ры та­гын да зу­рай­ды, бө­тен күк­не кап­лап ал­ган ке­бек бул­ды хәт­та. Фа­зыл да ап­ты­рап кал­ма­ды, бер ге­нә си­кер­де дә, бөр­кет­нең юан тә­пи­лә­рен­нән эләк­те­реп ал­ды. Ан­на­ры ип­ләп ке­нә җил­кә­се­нә үк ме­неп ат­лан­ды. Кы­зыл бил­ба­вын чи­шеп алып, бөр­кет­нең му­е­ны­на бәй­лә­де дә үзе шу­ңа ябыш­ты. Ба­шын­да­гы чи­гү­ле тү­бә­тә­ен са­лып, аны да кош ба­шы­на ки­дер­де. Бөр­кет ияр­лә­гән ба­тыр егет­не кү­реп, ас­та ха­лык җы­ел­ды, алар шау­ла­ша, Фа­зыл­га бәй­ләм-бәй­ләм чә­чәк­ләр ыр­гы­та баш­ла­ды­лар. Ул ара­да бөр­кет ча­пыл­дап су­га тө­шеп утыр­ды, Фа­зыл­ның аяк­ла­ры­на су тул­ды. Ул ин­де чиш­мә яны­на ки­леп җит­кән, уй­ла­на-уй­ла­на су эче­нә үк ке­реп кит­кән икән. Тиз ге­нә чи­лә­ге­нә су чу­мы­рып ал­ды да сук­мак буй­лап ки­ре кит­те. Әни­се озак йө­ри­сең дип тир­гә­мә­гәе.

Ин­де үз тык­рык­ла­ры­на бо­рыл­ган иде, бак­ча кап­ка­ла­ры­на да якын­лаш­кан иде, нәкъ шул ча­гын­да кар­шы­сы­на бә­лә­кәй ге­нә кө­чек чәң­гел­дәп ки­леп чык­ты. Үзе әл­лә ни якын да кил­ми, гай­рәт чә­чеп тик то­ра. Фа­зыл аңа ка­ра­ды да кат­ты. Ме­нә-ме­нә зуп-зур ов­чар­ка­га әй­лә­нер дә аны бо­тар­лап атыр бит ул...

 – Әни-и-и!

Әни­се йө­ге­реп чык­кан­да суы тү­гел­гән чи­ләк чи­рәм­дә ау­нап ята, ма­лай үзе рә­шәт­кә кы­ры­ен­да­гы кы­чыт­кан ара­сы­на ке­реп чум­ган һәм: “Ә­ни, кот­кар, әни, кот­кар”, – дип ка­бат­лый иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев